Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедә яшәүче сугыш һәм мәгариф ветераны Сәүбән ага МИҢНЕХУҖИН: “Яшим дип яшим әле“

    Танылып, дан алып хезмәттә, Ирештең лаеклы хөрмәткә. Гомерең заяга үтмәгән, Илеңдә кадерең бетмәгән... Бу җыр юллары - Әгерҗедә яшәүче сугыш һәм мәгариф ветераны Сәүбән ага МИҢНЕХУҖИНга 90 яшьлек юбилее уңаеннан табиб улы Ленарның Актаныш төбәгендәге дусларыннан махсус язылган бүләк. Ветеранның олуг юбилеена Актаныштан махсус килгән, көй авторы Мирзанур Фәрукшин (танылган...

    Танылып, дан алып хезмәттә,
    Ирештең лаеклы хөрмәткә.
    Гомерең заяга үтмәгән,
    Илеңдә кадерең бетмәгән...
    Бу җыр юллары - Әгерҗедә яшәүче сугыш һәм мәгариф ветераны Сәүбән ага МИҢНЕХУҖИНга 90 яшьлек юбилее уңаеннан табиб улы Ленарның Актаныш төбәгендәге дусларыннан махсус язылган бүләк. Ветеранның олуг юбилеена Актаныштан махсус килгән, көй авторы Мирзанур Фәрукшин (танылган артист Газинур Фәрукшинның абыйсы) баянда уйнап әлеге җырны беренче тапкыр башкарганда юбилярның да, кызы Лидия ханым белән улы Ленарның да күңелләре тулды.
    Сәүбән ага:
    -Их, карчыгым гына күрмәде бу бәхетле көннәрне. Кем уйлаган туксан яшемдә миңа багышлап җыр иҗат итәрләр дип. Өстәвенә, Путин үзе дә котлау җибәргән бит, - дип сөенде район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев аңа Президент һәм район башлыгы Валерий Макаровның тәбрикләүләрен тапшыргач.
    - Әтиебез "Әгерҗе хәбәрләре"ндә Шаршады мәктәбендә укыткан укучыларының котлауларын күргәч тә бик сөенде. "Укытучы бәхете менә шул инде, ничә елдан соң да укучыларың онытмыйча сине котласыннар әле... Димәк, начар укытучы булмаганмын", ди. Туксан яшендә булса да әтиебез күп кенә укучыларын үзе дә исемләп хәтерли әле, - дип кызы Лидия апа да әңгәмәгә кушылды.
    Без юбилярның рус телендә бик матур итеп нотык тотуына, тел байлыгына, туксан еллык гомер юлының һәр чоры турында тәфсилләп сөйләвенә дә сокландык.
    Югыйсә, Сәүбән аганың да гомер юлы башка яшьтәшләренеке кебек җиңел булмаган. ...Көчек авылы егете Иж-Бубыйда урта мәктәпне дә тәмамлый алмаган, 17 яшендә аны сугышка алганнар. Өч тапкыр яраланган. Җиңү көнен Орджоникидзе шәһәрендә каршылаган. Аннан соң да якташыбызга туган якларга кайту насыйп булмый. Японнар белән сугыш чорында хәрби санитар поездда яралыларны озатып йөргән. Батырлыклары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
    Егеттә уку теләге көчле була. Сугыштан кайткач урта мәктәпне тәмамлый. Алабуга укытучылар институтына укырга керә. Дипломлы белгечне Шаршады мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Соңыннан читтән торып Казан педагогика институтының тарих факультетын тәмамлый. Пенсиягә чыкканчы Яңавыл мәктәбендә укыткан ветеран мөгаллим мәгарифкә багышланган елларын сәгатьләр буе сөйли ала. Сәүбән ага әле күптән түгел генә автобиографиясен балаларына һәм оныкларына бөртекләп язып калдырган. Ә оныклары бабаларын бик хөрмәт итәләр. Әнә, табиб улы Ленарның эшен дәвам итүче яшь доктор оныгы Элина, бик тиздән дипломлы табиб булачак ... бабалары исән чакта аның сөйләгәннәрен, фотоларын тарихка кертеп калдыру өчен ниләр генә эшләмиләр. Дәү әтиләре турында алар эшләгән аудио-видеоязмалар, фотосурәтләр буыннан-буынга гаилә архивында сакланачак иң кадерле ядкарь бит.
    Юбилярга багышлап язылган җырда
    Картлыгыңның хөрмәттә чагы,
    Янсын Сәүбән учагы! дигән сүзләргә без дә кушылабыз. Якыннарыңның әнә шундый тәрбиясен, хөрмәтен тоеп, яшәргә дә яшәргә әле Сиңа, хөрмәтле ветеран.
    Сәүбән ага үзе дә безнең белән саубуллашканда "Яшим дип яшим әле, туксан бишемә килерсез", дип калды.
    Рәмзия ЗАРИПОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: