Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Әгерҗедән 90 яшьлек Алмазия әбинең өлкән кызы да җитмешенә якынлаша

Бүген район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов Әгерҗедә гомер кичерүче тыл һәм сугыш ветераны, гомеренең күп өлешен кирпич заводында эшләүгә багышлаган Алмазия әби Баһаветдинованы 90 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа Президент котлавын, район башлыгының открыткасын һәм бүләген тапшырды. Алмазия әби фронтовик ире Бәдретдин белән дүрт кыз һәм бер малайга гомер...

Бүген район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов Әгерҗедә гомер кичерүче тыл һәм сугыш ветераны, гомеренең күп өлешен кирпич заводында эшләүгә багышлаган Алмазия әби Баһаветдинованы 90 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа Президент котлавын, район башлыгының открыткасын һәм бүләген тапшырды. Алмазия әби фронтовик ире Бәдретдин белән дүрт кыз һәм бер малайга гомер бүләк иткән. Балаларының төпчеге генә пенсиядә түгел, калганнары лаеклы ялда инде. Ә өлкәне Рита җитмешенә якынлаша.

- Балаларым, оныкларым бик тәүфыйклы, мине бик хөрмәт итәләр. Шул рәвешле, миңа гомер өстиләр. Мине озын гомерле иткән Ходайга да мең рәхмәт, - диде ул бүгенге тормышына шөкер итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев