Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Әгерҗедән Фәйрүзә Коснырева: “Ярый әле улымны тапканмын“

Әгерҗедә яшәүче КОСНЫРЕВлар гаиләсе беренче балалары дөньяга килүен зур түземсезлек белән көтә. Әмма бала гына якты дөньяга бик авырлык белән туа. Табиблар да сабыйны кулга алгач яшь әнине котларга ашыкмыйлар... ЯШӘҮ БЕЛӘН ҮЛЕМ АРАСЫНДА - Табиблар авызыннан сабыемның гарип тууы турындагы сүзләрне ишеткәч ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Ирем Саша...

Әгерҗедә яшәүче КОСНЫРЕВлар гаиләсе беренче балалары дөньяга килүен зур түземсезлек белән көтә. Әмма бала гына якты дөньяга бик авырлык белән туа. Табиблар да сабыйны кулга алгач яшь әнине котларга ашыкмыйлар...

ЯШӘҮ БЕЛӘН ҮЛЕМ АРАСЫНДА

- Табиблар авызыннан сабыемның гарип тууы турындагы сүзләрне ишеткәч ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Ирем Саша белән өч ел буе көткән идек бит балабыз булуын. Церебраль паралич диагнозын куйгач тынсыз-өнсез калдым, балам гомер буе йөрмәс инде дип нык борчылдым, - ди Фәйрүзә ханым.

Тугыз көн кислород астында ята нарасый. "Бүгеннән дә калмый сабыегыз үлә" дип әледән-әле ана йөрәгенә тоз салып торалар.

- Шул сүзләрне ишетәм дә кача-поса балам яткан палатага керәм һәм бисмилла әйтеп аның тәнен сыпырам, ә күземнән бертуктамый яшь ага. "Юк, минем улым яшәргә тиеш!" димен, "баламны алма", дип Ходайга ялварам, - ди Фәйрүзә апа.

Русланның өйгә кайткач та яшәү белән үлем арасында яткан көннәре күп була әле. Әмма әти-әнисенең бертуктамый аны табибларга йөртүләре, әбиләренең бик нык тәрбияләүләре аркасында бала тәпи китә.

- Кайларда гына дәваланмадык! Казан, Харьковта еллар буе хастаханәдә ята иде Руслан. Мин улым янына барам, табиблар "сезне күргәч аңа авыр булачак" дип янына кертмиләр. Күчтәнәчләрне тапшырам да күз яшьләренә буылып кире кайтып китәм, - ди Фәйрүзә ханым.

"Ярый әле, Русланны кечкенә чагында үҗәтлегем, тырышлыгым белән хастаханәгә йөрткәнбез", дип сөенә ул бүген. Ә аның хастаханәдән чыгаруларын дүрт күзләп көтә якыннары. Бәлки шул чакларда баланы жәлләп өйдә генә тоткан булсалар, ул урын өстендә ятуга да калган булыр иде, бәлки. Руслан үзе дә бик үҗәт була: бакчага да йөри, яшьтәшләре белән коррекцион мәктәптә дә укый. Сул кулы гарип, сөйләшүе авырдан булса да, бу якты күңелле, бик тә мөлаем, мәрхәмәтле егетне М.Горький урамындагы 13 йортта хөрмәт итмәгән кеше бармы икән?! Ул беркемне рәнҗетми, авыру, карт кешеләрне кызгана, үзенчә ярдәм итәргә тырыша, бик аралашучан. Бүген ул - әнисенең, сеңлесе һәм энесенең, күрше әбиләренең ярдәмчесе дә әле.

ЯРАТКАН АБЫЙ УЛ

Русланны шәһәр үзәгендәге һәр кибеттә, банкларда беләләр. Ул өлкән яшьтәге күршеләре Сания, Лиза, Вәсимә апаларга азык-төлек, дарулар ташый. Фатир, телефон өчен түләүләрне китерү белән банкка йөгерә.

- Русланны бик яратабыз, - ди Сания апа. - Ярый әле, ул бар дип сөенәбез. Балалар - эш кешеләре, алар көн саен килеп йөри алмыйлар. Ә Руслан кирәк икән палас та кага, кибеткә дә йөгерә, "Әгерҗе хәбәрләре" газетасын да редакциядән иртәнге сәгатьтә үк алып кайтып бирә. Без аңа бик рәхмәтле.

Әнисе белән бергәләп җәй буе бакчада казыналар, көзен базарда тәмле алмалар сата Руслан. Велосипедта җилдерергә, стадиондагы тренажерда шөгыльләнергә ярата.

- Иң мөһиме, ул - безнең яраткан абыебыз. Кечкенә балаларыбыз өчен "үлеп" тора. Маратның өч улын карашырга булыша, Илнарны мәктәпкә илтә, каршы ала. Минем кызлар да Руслан абыйларының алдыннан төшмиләр. Алар белән рәхәтләнеп уйный, урамда саф һавада йөртә, - ди Диана.

Телевизордан ишеткән яңалыкларны иң беренче әнисенә җиткерүче дә Руслан. Әле соңгы вакытта компьютерда да бик рәхәтләнеп "казына" башлаган. Бер тик торганын күрмәссең, барысына да өлгерә Руслан.

- Ирем яшьли вафат булгач, өч баланы ничек аякка бастырырмын дип уйлаган идем. Әмма балалар үсте, икесе гаиләле инде. Ә минем янымда терәгем Русланым бар, - ди Фәйрүзә апа сөенеп.

Соңгы вакытта Фәйрүзә апаның сәламәтлеге какшап китеп еш кына хастаханәләрдә дәваланырга туры килә. Руслан әнисе югында бөтенләй кәефсез, моңсу йөри.

- Әни өйдә юкта мин бит ашарга үзем әзерлим. Ботка да, аш та әниемнеке кебек тәмле була, - ди Руслан.

Әнисен кадерләп, саклап кына тора, аны бер дә борчымаска тырыша ул. Әле алай гына да түгел, Руслан ике еллап урын өстендә яткан әтисенең әнисе Һәдия әбисен тәрбияли. Кыш көне миченә яга, әбисен кашыктан ашата. Хәзер дә күрше әбиләре, якыннары авырып китсә, шунда ук ярдәмгә ашыга ул. Красный борга тернәкләндерү үзәгенә ял итәргә киткәч тә барысын да сагынып кайта.

- Ярый әле, вакытында өч бала тапканмын дип сөенәм хәзер. Яшь чакта балалар үстергәндә авыр булгандыр. Әмма аларның бер-берсе өчен өзелеп торуларын күрү - әни өчен иң зур бәхеттер. Маратым белән Дианам беркайчан да абыйлары Русланны ташламаслар, аны ялгыз итмәсләр дип ышанам, - Фәйрүзә ханым.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев