Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Әгерҗедән Гөлсем әбине шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе котлады

"Бу тормышта беркемем калмады инде, балам. Туганнарым үлеп бетте, бердәнбер газиз улым Минрахман да 59 яшендә вафат булды. Алдынгы машинист иде ул. Ходай миңа озын гомер бирсә дә, улым кара гүрләргә яткач, күңел һәрчак елый", - ди Әгерҗедә 90 яшьлек олуг юбилеена килеп җиткән Гөлсем әби ХӘБИБРАХМАНОВА. Гомер көзе ялгыз...

"Бу тормышта беркемем калмады инде, балам. Туганнарым үлеп бетте, бердәнбер газиз улым Минрахман да 59 яшендә вафат булды. Алдынгы машинист иде ул. Ходай миңа озын гомер бирсә дә, улым кара гүрләргә яткач, күңел һәрчак елый", - ди Әгерҗедә 90 яшьлек олуг юбилеена килеп җиткән Гөлсем әби ХӘБИБРАХМАНОВА.

Гомер көзе ялгыз узмый әле Гөлсем апаның. Килене Гүзәлия һәм аның кыз туганнары бер генә көнгә дә ялгызын калдырмыйлар. Әнә, гомер бәйрәме көнне дә иртүк килеп котлап табын корганнар. Изге теләкләрен шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров та җиткерде юбилярга.

- Туксанга җиткәнгә һич кенә дә күңел ышанмый. Мин һаман да эшләгән чагымны, улымны ялгызым үстергән елларымны сагынам, - ди Гөлсем апа.

Менделеев районы Камай авылы кызы яшүсмер вакытта колхозда төрле эштә хезмәт куйса да, соңыннан бәхет эзләп Пермь якларына чыгып китә. Бердәнбер түтәсе Кафия Әгерҗедә төпләнгәч, ул да кечкенә баласы Минрахманны алып бирегә килә һәм 40 ел азык комбинатында эшли.

Эшкә нык, сүзгә тапкыр Гөлсем апаны коллективта бик хөрмәт итәләр. Күпләрнең яраткан остазы да була ул.

- Гөлсем апа бик тәмле итеп перәннекләр пешерә иде. Аны пешерү серләренә безне дә өйрәтте, - ди килене Гүзәлиянең бертуганы Фәния Ахунова. - Кырыс та, таләпчән дә булды, төгәллек, пөхтәлекне яратты, - дип тә өсти.

Моңа җавап итеп Гөлсем апа:

- Мин ирләр кебек җир җимертеп дөнья көттем. Ялгызы бала үстергән, көнне-төнгә ялгап эшләгән хатыннарга иркәләнеп ятарга вакыт юк ул, - ди.

Мондый ачы, хәсрәтле язмыш үз башына төшкәннәр генә шулай дип әйтә ала да инде.

- Әле ярый, Гүзәлиям бар, аңа рәхмәтлемен. Оныкларым Азалия белән Аидә дә Казаннан кайткан саен хәл белергә киләләр. Алар булганга сөенеп яшим, - ди Гөлсем әби.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев