Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедән Кирилл машиналы да, телевизорлы да булды

    Әгерҗедә яшәүче 4 яшьлек Кирилл ЧЕРНОВның Яңа ел алдыннан теләгән теләкләре чынга ашуына әнисе дә, әбисе дә, туганнары да бик сөенәләр. Ә үзе ул кош тоткандай шатлана. Уенчыкларын күрсәтеп туялмый, өйдәгеләрне тәм-томнар белән сыйлый. Ходай бөтен кешене дә тигез итеп яратмаган шул. Берәүләр балда-майда йөзгәндә, икенчеләр хәерчелек төпкеленнән чыга алмыйча...

    Әгерҗедә яшәүче 4 яшьлек Кирилл ЧЕРНОВның Яңа ел алдыннан теләгән теләкләре чынга ашуына әнисе дә, әбисе дә, туганнары да бик сөенәләр. Ә үзе ул кош тоткандай шатлана. Уенчыкларын күрсәтеп туялмый, өйдәгеләрне тәм-томнар белән сыйлый.

    Ходай бөтен кешене дә тигез итеп яратмаган шул. Берәүләр балда-майда йөзгәндә, икенчеләр хәерчелек төпкеленнән чыга алмыйча интегәләр. Яңа ел алдыннан редакция почтасына Әгерҗедә яшәүче Резидә Мөхәммәтҗановадан "Яңа ел могҗизасын көтәбез" дигән хат килеп төшкән иде. Анда нәни Кириллның әбисе, әнисе, апасы белән Маяковский урамындагы бернинди уңайлыклары булмаган бүлмәдә яшәүләре, телевизор-суыткычлары да юклыгы, сабыйның уенчык машина турында хыяллануын укып күзгә яшь килде. Әлеге хат бик күп әгерҗелеләрне дә "йокыдан уятты".

    - Хат газетада басылып чыккач телефоныбыз тынып тормады, Кириллыбызга Кыш бабай күчтәнәчләре, кием-салымнар, уенчыклар алып килүчеләр бик күп булды. Бу мәрхәмәтле, олы йөрәкле, бала язмышына битараф булмаган райондашларыбызга тирән рәхмәтебезне белдерәбез, - ди Резидә ханым.

    Кирилл белән без дә очрашып кайттык. Әнә, үзеннән берничә яшькә зуррак малай бүләк иткән машинадан һич аерып булмый үзен.

    - Бу машина нинди зу-у-ур! Хәтта утырып йөрергә дә була, - дип кечкенә генә бүлмәдә кычкырта-кычкырта машинасында йөреп күрсәтте ул.

    Аннан соң әле кичә генә Сарсак-Омга лицее коллективы алып килгән тәм-томнардан авыз итә башлады. Тәмле кәнфитләр белән безне дә сыйларга ашыкты.

    - Бер кызым - балачактан инвалид. Үземнең пенсиям дә ташка үлчим. Кириллның әнисе дә эшсез калды. Очын-очка ялгап яшәгәч, тәм-томнар алып булмый шул. Бу Яңа ел Кириллыбыз өчен, чын мәгънәсендә, могҗизалы бәйрәм булды. Баллы, татлы ризыкларны, җиләк-җимешне туйганчы ашады инде оныгым, - дип сөенә Резидә апа.

    Тагын бер зур хыялы тормышка ашкан Кириллның. Ниһаять, ул яраткан мультиклары "Фиксики", "Маша и Медведь", "Ну, погоди"ны карый ала хәзер. Әнә, мәрхәмәтле бер ир-егет аларга телевизор бүләк иткән.

    - Яңа ел каникулында телевизор яныннан китмәде дә, - ди сөенеп әнисе Светлана.

    Хәзер инде матур киемнәре дә күп малайның, уенчыклар, китаплары да җитәрлек. Шулай да бу гаиләнең бернинди уңайлыклары булмаган кечкенә бүлмәдә дүртәү яшәүләре генә кызганыч.

    - Электр плитәсендә су җылытып менә шушы бүлмәдә тазда юынабыз инде. Бер елга ничә плитә алыштырырга туры килә микән? Ут чыбыклары бик иске, шуңа күрә суыткычыбыз да янып чыкты, плитә дә чыдамый. Бүлмәгә кайчан ремонт ясалганын да хәтерләмибез инде, - ди Резидә ханым зарланып.

    Бу гаиләдән кайткач, төн йокысы качты. Ярый әле, торырга куышыбыз, табын тулы ризыгыбыз, яраткан эшем бар, балам сау-сәламәт дип сөендем. Ходай менә шундый язмышка калдырмасын.

    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: