Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗедән Нәҗибә Хәлиуллина: “Язмышка үпкәләп яшәдем“

    30 октябрь - илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Тарихта җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Советлар Союзында озак елларга сузылган сәяси репрессия нәтиҗәсендә миллионлаган кешегә "кара тамга" тагыла, меңләгән гаепсезләр юк ителә. Кулга алынганнарның күпчелеге дистәләгән елларга зинданнарга ябыла. Салкын...

    30 октябрь - илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Тарихта җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана.
    Советлар Союзында озак елларга сузылган сәяси репрессия нәтиҗәсендә миллионлаган кешегә "кара тамга" тагыла, меңләгән гаепсезләр юк ителә. Кулга алынганнарның күпчелеге дистәләгән елларга зинданнарга ябыла. Салкын подвалларда, ГУЛАГ лагерьларында илебезнең асыл егетләре һәм кызларының гомерләре өзелә. "Халык дошманы" тамгасы алганнарның туганнары, балалары да әле озак еллар төрле түбәнсетүләргә, кыерсытуларга дучар ителә.
    Безнең районда хәзерге вакытта 18 репрессия корбанының балалары яши. Аларның унысы - шәһәрдә, сигезе - авылларда. Бу көннәрдә алар да уйлары белән авыр, рәхимсез балачакларына кайтып киләләрдер.
    Әгерҗедә яшәүче Нәҗибә апа ХӘЛИУЛЛИНА әтисе Хөппихуҗаны беренче тапкыр 5 яшендә генә күрә. Юллар дистанциясендә бергә эшләгән хезмәттәше "Советлар Союзына каршы җыр җырлады" дип өстеннән шикаять язу аркасында бернинди тикшерү уздырмыйча 1937 елда 37 яшьлек Хөппихуҗаны төрмәгә алып китәләр һәм ун елга утырталар.
    - Әни өзгәләнеп елап кала ул вакытта. Нигә алып киткәнегезне әйтегез дип тезләнеп сораса да, аңа җавап бирүче булмый. Ике баласы да кечкенә, өстәвенә, өченчесе белән авырлы була әни. Ирсез бу тормыш авырлыкларын ничек күтәрермен дип өзгәләнгәндер инде, - ди Нәҗибә апа.
    Соңыннан билгеле була: күршесенең бригадир булып эшләгән Хөппихуҗаның урынын аласы килгән икән.
    Өч сабые белән калган әниләренә "чәче белән җир себерергә" туры килә.
    - Безнең өй К.Маркс урамында элекке почта каршында иде. Тимер юл күренеп тора. Әнкәй бик өзгәләнгән чагында үтеп баручы поездларга карый да "Хуҗам, шул поездларның берсенә утырып кайт инде" дип елап ала иде. Ходайның рәхмәте, көзге караңгы иртәдә ишек шакыган тавышка әни йөгереп чыгып китте. Аннан бер ир-ат белән керде. Аны күрүгә апа юрган астыннан сикереп чыкты да "әти" дип муенына сарылды. Ә минем бит әтине күргән юк, куркуымнан мин юрган астына шудым, - ди Нәҗибә апа.
    Биш елдан кайтаралар Хөппихуҗаны. Бу вакытта илдә сугыш бара. 42 яшьтә генә булса да ул аякларын көчкә генә сөйри, ачлыктан бик нык ябыккан була.
    - Әнинең аны аз-азлап кына бик еш ашатуы истә калган. "Шулкадәр ач яшәдек. Кешеләрнең чыгарып түккән бәрәңге кабыкларына кадәр ашый идек" дип сөйли иде әткәй, - ди Нәҗибә апа.
    Азрак тернәкләнгәч, Хөппихуҗа урман хуҗалыгында агач остасы булып эшли, яңадан бер малайлары туа.
    - Шунысы гаҗәп: мине бервакытта да "халык дошманы кызы" дип кимсеткәннәре булмады. Әмма гомер буе әтинең бер гаепсезгә төрмәгә озатылуына, аннан рәнҗетелгән бер мескен булып кайтуына күңелем белән язмышка үпкәләп яшәдем, - ди Нәҗибә апа.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: