Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗелеләр сугыш башланган көнне искә төшерә

    Бүген, 22 июнь, Бөек Ватан сугышы башланган көн. Туган җиребезгә явыз дошман бәреп кергәннән соң 75 ел узган. Ләкин җанөшеткеч хәбәр таралган бу көн ул чакта бала-чага яки яшүсмер генә булган, хәзер инде үзләре дәү әти, дәү әни булганнарның әле күңелендә. Без кайбер газета укучыларыбызга "Сугыш башланган көн хәтерегездә ничек...

    Бүген, 22 июнь, Бөек Ватан сугышы башланган көн. Туган җиребезгә явыз дошман бәреп кергәннән соң 75 ел узган. Ләкин җанөшеткеч хәбәр таралган бу көн ул чакта бала-чага яки яшүсмер генә булган, хәзер инде үзләре дәү әти, дәү әни булганнарның әле күңелендә. Без кайбер газета укучыларыбызга "Сугыш башланган көн хәтерегездә ничек саклана?" дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.
    Әминә ШАБАЕВА, Кырынды авылы:
    - Тумышым белән мин Лаеш районыннан. Сугыш башланганда миңа 10 яшь тә тулмаган иде әле. Әниемнең көтү куарга барган җирдән бик борчулы кайтып керүе һәм морҗага терәлеп, "и-и, балакайларым, сугыш башланган бит. Әтиегезне дә, абыйларыгызны да сугышка алырлар инде", дип үкси-үкси елаганы бүгенгедәй күз алдымда. Ул чакта мин сугышның бик күп үлем, ачлык, кайгы-хәсрәт алып килүен күзаллый алмаганмындыр әле. Башта укытучы булып эшли генә башлаган 20 яшьлек Галимҗан абыема повестка килде. Август аенда әтиемне дә сугышка алдылар. Китәр алдыннан әтиемнең әнигә карап
    Су буйларына барырсыз,
    Камыштан юл салырсыз.
    Без киткән юлларга карап,
    Сагынып искә алырсыз дип җырлаганы да истә калган. Шул китүдән Галимҗан абыема да, әтиебезгә туган якларга кайту насыйп булмады. Фронтка киткән Хәкимҗан абыемның 1947 елда исән-сау кайтуы гаиләбез өчен иң зур шатлык булды.
    Әтисез үсүнең авырлыкларын белсәгез иде сез... Сугыштан әтиләре исән кайткан яшьтәшләребезгә гомер буе көнләшеп карадым. 12-13 яшемдә олылар белән бергә кул пычкысы белән урман кисәргә йөрүләрем искә төшсә, хәзер дә тәннәрем чымырдап китә. Ябык авыл кызы бу авыр эшкә ничек түзде икән димен. Әниемнең урак өстендә басуда кунып эшләүләре, тамагы ач булса да, соңгы телем икмәкне энем белән икебезгә бүлеп бирүе, җәен, кышын елга буеннан тал ботаклары кисеп утынга ташуларыбыз искә төшсә, әле дә күңелем тула. Күрде инде безнең башлар...
    Зәки ФӘРРАХОВ, Кичкетаң-Биектау районы, Әлдермеш авылы:
    - Сугыш башланганда мин дүрт авылдаш кыз белән педучилищега укырга керергә җыенып йөри идем. Ләкин мине авылдан җибәрмәделәр. Чөнки колхозда ат җигеп эшләрдәй ир-егетләр калмаган иде, барысы да - фронтта. Әгерҗедә мәгариф бүлеге мөдире булып эшләүче Гата абыемны фронтка алдылар. Ул бик каты яраланып, ике тапкыр госпитальгә эләкте. Сугыштан бик какшап кайтты.
    Без - авыл малайлары колхозда төп көч булып калдык. Миңа ике ат бирделәр. Җәй-көз буе мин лобогрейка белән урак урдым. Ә кышын шул ике атым белән Красный борга ашлык ташыдым. Бураннарда юлда адашып калуларым, атларымның ачлыктан хәлсезләнеп егылулары, аларны жәлләп үземнең дә елыйсы килгән чакларым күп булды. Ләкин елау авыл малае эшемени?! Түздек, тылдагы барлык михнәтләргә түздек. Бүген табыннарыбыздагы муллыкка карыйм да, сугыш елларында тамагыбызның кәлҗемәгә дә туймаган чаклары, туйганчы ипи ашау турында хыялланган авыр еллар искә төшә дә тамакка төер тыгыла.
    Әле ярый, картлыгыбыз рәхәттә, муллыкта уза. Җәмәгатем Роза белән гомер иткән Әгерҗебезне, мәгариф тармагында бергә эшләгән элекке хезмәттәшләремне бик сагынам, гел искә алам. Барыгызга да Әлдермеш якларында сезне сагынып яшәүче якташыгыздан сәлам. Ил-көннәребез тыныч булсын!
    Рәсимә МУЛЛАХМӘТОВА, Кичкетаң авылы:
    - Мин - 1941 ел баласы. Әтием Сабир сентябрьдә фронтка киткән, декабрьдә мин туганмын. Мин туганчы 1,5 яшьлек апам үлгән. Әти аның үлемен дә, минем туганны да белми сугышта һәлак булган. Менә шул әтисезлек кара шәл булып гомер буе озата килде. Бәләкәй чакта бигрәк тә кыен иде. Ахирәтләремнең әтиләре эштән кайтканда алар аның каршына йөгерәләр, ә мин елап өйгә кереп, "нигә минем әти юк?" дип аптырата идем. Күктә самолет күрсәм дә, һавага карап "самолет, минем әтине алып кайт" дип озак итеп кычкырганда әнинең дә йөрәге телгәләнгәндер. Мин әти ягыннан әби-бабай белән үстем. Әнием Мәдинә сугыш елларында, аннан соң да колхозда үгез җигеп эшләде. Красный борга ашлык ташыганда таңнан чыгып китеп, төн урталарында гына кайтып кергәндә әнине күрмәгән чакларым да күп булган.
    Әти гомер буе кирәк ул. Иремнең дә әтисе сугышта һәлак булган. Безнең ике кызыбыз да "бабай" сүзен бер тапкыр да әйтә алмый үстеләр. Әле ярый, әтиемнең фотосы калган. 75 яшемдә дә әнә шуңа карасам, күңелем тула.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: