Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әгерҗелеләрне “Язылу бүләк ит“ акциясенә кушылырга чакырабыз

    Матур традиция буенча Татарстанда 2018 елга газета-журналларга язылу кампаниясе барышында да #Язылубүләкит акциясе оештырыла. "ТАТМЕДИА" җәмгыяте тәкъдиме белән башланган игелекле акция инде дүртенче тапкыр уздырыла. Узган язылу кампаниясе барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге акция кысаларында картлар һәм инвалидлар йортларына "Татарстан" журналына язылу бүләк иткән иде. Алдагы елларда мәрхәмәтле акциядә...

    Матур традиция буенча Татарстанда 2018 елга газета-журналларга язылу кампаниясе барышында да #Язылубүләкит акциясе оештырыла.

    "ТАТМЕДИА" җәмгыяте тәкъдиме белән башланган игелекле акция инде дүртенче тапкыр уздырыла. Узган язылу кампаниясе барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге акция кысаларында картлар һәм инвалидлар йортларына "Татарстан" журналына язылу бүләк иткән иде. Алдагы елларда мәрхәмәтле акциядә төрле ведомство һәм министрлык вәкилләре, РФ Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатлары, танылган сәнгать әһелләре, спортчылар катнашты.

    Игелекле акциягә һәркем кушыла ала. Әгәр сезнең "ТАТМЕДИА" канаты астында чыгучы газета-журналларга язылу бүләк итеп, кемнедер сөендерәсегез килә икән, безгә 22861, 22962 телефоннары буенча шалтыратыгыз. Сезнең бу игелекле гамәлегез турындагы язма безнең газета битләрендә генә түгел, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы яңалыкларында да урын алачак.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: