Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Әгерҗенең финанс системасы ветераны юбилеен билгеләп үтә

"Кеше кайда гына эшләсә дә, ул эштән киткәч, "ярый әле китте, котылдык", дип артыңнан төкереп калмаслык итеп эшләргә кирәк. Шул чагында гына сине пенсиягә чыккач та сагынып искә алырлар". Туфан ага Миңннулинның бик тә гыйбрәтле бу сүзләре студент елларымнан ук хәтергә кереп калган. Күркәм юбилеена килеп җиткәндә бөтен гомерен районның...

"Кеше кайда гына эшләсә дә, ул эштән киткәч, "ярый әле китте, котылдык", дип артыңнан төкереп калмаслык итеп эшләргә кирәк. Шул чагында гына сине пенсиягә чыккач та сагынып искә алырлар". Туфан ага Миңннулинның бик тә гыйбрәтле бу сүзләре студент елларымнан ук хәтергә кереп калган.
Күркәм юбилеена килеп җиткәндә бөтен гомерен районның финанс тармагына багышлаган хезмәт ветераны Адилә ханым УРАЗГИЛДӘЕВА турында хезмәттәшләре иң җылы рәхмәт сүзләрен җиткерүебезне үтенгәч тә Туфан аганың бу сүзләре искә төште. Әйе, Адилә ханымны коллективында әле дә сагыналар, бер генә бәйрәмнән дә калдырмыйлар. Әнә, юбилеенда да ТР Финанс министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.
Альфред Бадахшин - финанс-бюджет палатасы начальнигы:
- Адилә Фаатовна - финанс тармагының легендасы ул. Яшермим, мине җитәкче итеп билгеләгәч тә күп нәрсәгә аннан өйрәндем. Ул беркайчан да лаеклы ялга китмәс кебек тоела иде. Әмма "җитте, егетләр-кызлар, эштән туктарга кирәк", дигәч тә "телсез" калдым. Ләкин ул бүген дә коллективны онытмый. Кайчан гына теге яки бу сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, барысын да тәфсилләп аңлата. Отчет вакытларында ярдәм итеп китә. Без аны әле дә үзебезнең сафларда кебек итеп хис итәбез.
Юбиляр үзе дә яраткан коллективы, эше турында сәгатьләр буе сөйли ала.
- Финанс тармагына мин вагон депосында бухгалтер булып эшләүче әнием Әминә тәкъдиме белән кереп киттем. Югыйсә, мәктәп елларында башта геолог, аннан тарихчы булу турында хыялланган идем. Әти-әни сүзе безнең өчен закон иде. Райфодан Канаш финанс-икътисад техникумына юллама бирделәр. Райфоның ул чактагы җитәкчесе Андрей Коробейников практикам төгәлләнү белән, кулыма диплом алганчы ук 1969 елның 31 декабрендә бюджет буенча инспектор итеп эшкә кабул итте. Бер айдан өлкән инспектор итеп куйдылар. Менә шуннан башланган эш 45 елга сузылды.
- 45 ел бер сукмактан йөрү туйдырмадымы?
- Мин беренче көннәрдән үк эшемә шулхәтле кереп киттем. Беркайчан да китү, башка эш эзләү дигән уй башыма да кермәде. Миңа өч җитәкче - Андрей Коробейников, Энгель Мусин һәм Альфред Бадахшин белән эшләргә туры килде. Беркайчан да җитәкчеләр белән телгә килгәнем булмады, әллә нинди катлаулы хәлләрдә дә уртак тел табып эшләдек. Ә бит район бюджетын сессиядә депутатлар хөкеменә чыгарганчы, нинди катлаулы, авыр эш башкарырга кирәклеген без - финансистлар гына беләбез. Төрле тармак җитәкчеләре, район түрәләре белән дә үзара да бәхәскә кергән чаклар, үз фикереңне дәлилләү өчен шыбыр тиргә батып чыгыш ясаулар да күп булды. Әмма һәрчак уртак фикергә килә белдек. Бездә гомер буе иң тотрыклы, бердәм, дус коллектив булды, бер зур гаилә кебек эшләдек. Бер-береңнән көнләшү, гаеп эзләү, гайбәт сөйләү, кемдер өстеннән шикаять язу дигән нәрсәләр булмады. Шатлыгыбызны да, кайгыбызны да коллегалар белән уртаклашып, иң авыр чакта бер-беребезгә терәк булдык. Менә шундый коллективтан ничек китәсең инде?! Пенсиягә чыккач та мин әле дә күңелем белән алар арасында йөрим. Яшь коллегаларым үзләре дә мине әниләре кебек хөрмәт итәләр бит. Гомумән, җитәкчебез Альфред Нәвитович эшләгән кешенең кадерен белә. Ветераннарыбызны да бик хөрмәтли. Аның белән эшләү бик рәхәт булды миңа.
- Коллегаларыгыз Сездәге иң яхшы сыйфатлар сабырлык, хезмәттәшләрне кирәк урында яклый, тавыш күтәрмичә тыныч кына җитешсезлекне әйтә белүе, диделәр... Шуңа күрә алар Сезне "Просто Мария" Бразилия фильмындагы иң изге күңелле героиняга тиңләп, "Донья Мати" дип йөртәләр икән.
- Әйе, финанс-бюджет палатасында шундый кушаматым бар шул. Юкка гына борынгылар "сабыр төбе - сары алтын" димәгәннәр. Кешене бер сүз белән үтереп тә, терелтеп тә була. Җикеренү, хезмәткәрне кимсетү, авыр сүз әйтү - минем эш стиле түгел. Әмма үз фикеремне, тәкъдимемне җиде кат уйлаганнан соң кемгә, кайда, ничек әйтергә белә идем. Хезмәттәшләр арасында проблемалар килеп чыкканда да үзара чишеп, җитәкчебезгә кадәр җиткермәдем.
- Хезмәттәшләрегез, эшегез турында шундый дәртләнеп сөйлисез, финанс системасына юл күрсәткән әниегезгә рәхмәт кенә укыйсыздыр, мөгаен.
- Әнием юлыннан китүемә беркайчан да үкенгәнем булмады. Тик әниемнең генә гомере кыска булды, 55е тулганда китеп барды ул. Эшемдә дә, гаиләмдә дә бәхетле хатын булдым. Эшемдәге бәхетем 45 елга сузылса, гомерлек яр итеп сайлаган Рәшитем белән 30 ел гына торып калдык. Эшкә киткән җиреннән 53 яшендә үле гәүдәсен генә алып кайтулары җанөшеткеч фаҗига булды. Вафатына 13 ел узса да, 13 көнгә дә онытылганы юк. Бик матур яшәгән идек. Әле ярый, ул авыр көннәрдә эшем, хезмәттәшләрем гел янымда булдылар. Рәшитне бик сагынсам да, бүген ике кызым, биш оныгым, һәрчак хәлемне белешеп торучы күпсанлы туганнарым, дусларым булу белән бәхетле саныйм үземне.
- Тукайның "яшьлегеңдә бик тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел, каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел" дигән сүзләре Сезгә бик тә туры килә, Адилә Фаатовна. Гомер китабыгыз әле озак еллар ябылмасын иде.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев