Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Җиде ятлар туган түгел...

Җырчы Илназ Баһның "Бер күрешү - бер гомер" җырына төшерелгән клибын телевизордан ничә генә карасаң да күзгә яшь тула... Өлкән яшьтәге әби-бабайларның гомер көзләрен газиз балалары, якын туганнары янында түгел, ә менә Картлар йортларында уздырулары бик кызганыч шул. Алар арасында сукырлар да, аяксыз-кулсызлар да, үткән тормышын гына хәтерләп, бүгенгесен бөтенләй...

Җырчы Илназ Баһның "Бер күрешү - бер гомер" җырына төшерелгән клибын телевизордан ничә генә карасаң да күзгә яшь тула... Өлкән яшьтәге әби-бабайларның гомер көзләрен газиз балалары, якын туганнары янында түгел, ә менә Картлар йортларында уздырулары бик кызганыч шул. Алар арасында сукырлар да, аяксыз-кулсызлар да, үткән тормышын гына хәтерләп, бүгенгесен бөтенләй белмәүчеләр дә, үз хаҗәтен үти алмый торганнары да бар. Кызганыч, бик кызганыч алар...
Өлкәннәр ункөнлеге алдыннан "Россия почтасы" "Син - ялгыз түгел" дигән акция игълан иткәч, төрле районнардагы Картлар йортларында тәрбияләнүче якташларыбызның, авылдашларыгызның хәлләрен белеп кайтыгыз дип райондашларга газетабыз аша мөрәҗәгать иткән идек. Бу атнада Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев, аның урынбасары Роза Ханнанова, авылдашыбыз Илсур Галимуллин белән Сарман районы Җәлил бистәсендәге Картлар һәм инвалидлар йортына юл тоттык. Чөнки Балтачтагы Картлар йорты ябылгач, авылдашыбыз Рәшит Галимуллинны бирегә озатканнар иде.
Оҗмахка тиң булса да...
Җәлилдәге Картлар йорты 1979 елдан бирле эшли. Биредә 127 кеше тәрбияләнә, шуларның 96сы - урын өстендә ята торган инвалидлар. Аларны кырындыру-юындыру, өсләрен алыштыру, һавага алып чыгу, ашату-эчертү - хезмәткәрләр карамагында. 26 ел әлеге йорт белән җитәкчелек итүче Зөлфия Сәләхова һәм аның хезмәттәшләре өлкәннәр өчен барысын да эшләргә тырышалар. "Без - биредә яшәүчеләрнең балаларын, туганнарын алыштыручылар бит. Шуңа күрә аларга бик якын булырга тырышабыз. Ялгызлыкны тоймасыннар өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Гозерләренә колак салабыз, бүлмәләре дә өйләрен хәтерләтсен дип җиһазландырабыз", - диләр хезмәткәрләр. Картлар йортында намаз уку бүлмәсе дә бар, ял итү, телевизор карау өчен дә урын булдырганнар. Өлкәннәр бильярд, шахмат-шашка уйныйлар, кул эшләре белән дә шөгыльләнәләр, бәйрәм концертлары да оештыралар икән. Төзекләндерү эшләренең дә ттуктап торганы юк. Әнә, ашханәне бик матур, заманча итеп ремонтлаганнар.
"Ашау-эчү дә бик яхшы. Җиләк-җимеш, яшелчә, тәм-томнардан өзелгән юк", - диләр биредә яшәүчеләр. Аларны көнгә 6 тапкыр ашаталар. Тавыклар, дуңгызлар да асрыйлар икән. "Дуңгыз итен хәләлгә алыштырабыз. Йомыркадан өзгәнебез юк әби-бабайларны", - ди өлкән шәфкать туташы Нурия Рәвгать кызы.
Җәлил - нефтьчеләр поселогы. "Җәлилнефть" компаниясе - Картлар йортының төп иганәчесе. Әлеге компания ел саен ялгызларны Казан, Болгар, Биләргә сәяхәткә алып бару өчен автобус бирә. Бәйрәм булса, күчтәнәчләр төяп киләләр икән. Әле күптән түгел генә бина белән рәттән бик шәп мунча төзеткәннәр. Өлкәннәр атнага 3 тапкыр рәхәтләнеп юына ала хәзер.
Бүлмәләр буйлап йөргәндә бер генә кешедән дә "Картлар йортында начар" дигән сүз ишетмәдек. "Барысы да яхшы, урын-җиребез, өс киемнәребез чиста, бүлмәләр якты, бар уңайлыклар тудырылган, хезмәткәрләр бик ягымлы. Яшәгән урыныбызда шартлар оҗмахка тиң булса да, күңелдә бушлык... Якыннарыбыз, туганнарыбыз хәл белергә дә килми бит. Туган йорт, авыл, күршеләр, кордашлар искә төшә... Үз өемдә тәрәзәгә карап рәхәтләнеп чәй эчәр идем. Бүтән бернәрсә дә кирәк түгел", - диләр биредә яшәүчеләр, күзләрендәге яшь бөртекләрен сөртеп.

Туган яктан кайнар сәлам сезгә!
Балтачтагы Картлар йорты ябылгач, Иж-Бубыйдан Азат Габидуллин, Әгерҗедән Роза Ялалетдинова, Владимир Трусов, Исәнбайдан Рәшит Галимуллинны бирегә китерәләр. Кызганычка каршы, Азат абый вафат икән инде. Ул туган авылын бик сагынып яшәгән. "Их, кайтып күрәсем килә, авыл урамнарын бер генә әйләнер идем", ди торган иде", - диләр биредә эшләүчеләр аны искә алып. Роза апа да 80 яшен тутырган. Башы бөтенләй эшләми мескеннең. "Фатирымда ремонт беткәнен генә көтәм. Аннан өемә кайтам", - ди ул, Әгерҗедәге фатирын сагынып. Ә 58 яшьлек Владимир Ильичны мактап туялмадылар биредә. "Шулкадәр тыныч, тыңлаучан, ачык йөзле, аралашучан ул. Аңа урамга чыгарга да рөхсәт итәбез. Авызыннан өзеп песи-этләрне ашата. Бер сүз белән әйткәндә, бик әйбәт кеше", - диделәр аның турында. Владимир Трусов вагон депосында слесарь булып эшләгән, Маяковский урамында яшәгән, хатыны, ике улы бар. "Әмма якыннарым мине оныттылар шул. Балтачта яшәгәндә Галинам шалтырата иде. Хәзер бер хәбәр дә алган юк, хәтта хат та язмыйлар. Минем оныкларым да бардыр. Шуларны күрәсем килә", - ди Владимир Ильич. "Монда ничек килеп эләктегез соң?" - дип сорыйбыз. "Шул аракы гаепле инде барысына да. Хатыным белән аерылышкан идек. Мин эчүгә сабыштым. Шешәдәшләрем кыйнап ташлаганнар", - диде ул. Хәтерен югалткан Владимирны элеккеге хатыны Галина Анатольевна Картлар йортына урнаштыра. Сарманнан кайткач Галина ханымның телефон номерын табып шалтыраттым. "Сарманга озатканнан соң Владимир белән хәбәрләшкәнебез юк шул. Элемтәләр бөтенләй өзелде. Дөнья мәшәкате басты. Улларыбыз яхшы урында эшлиләр, өч онык үсеп килә. Хәзер үк булмаса да, Владимир янына барып кайтырга уйлап торам", - диде ул. Вакыт юкны сылтау итеп, якыннарыбызны онытмасак иде. Алар сезнең шалтыратуны, килүне өзелеп көтәләр бит. Әгәр Владимирның уллары да телефон номерын җыеп: "Әти, исәнме..." дисәләр, ничек күңелле булыр иде дә бит...
Менә бу бүлмәдә авылдашыбыз Рәшит яши. Ишектән энесе Илсур күренүгә үк күзләреннән мөлдерәп яшь ага башлады аның. Сагынган, мескенкәем... Озак күрешмәгәннәр шул инде. Балтачта яшәгәндә елга бер булса да очрашкан туганнарның күрешмәгәненә 3 елдан артык вакыт узган. Рәшит - урын өстендә, бүлмәдәшләре бөтенләй сөйләшмиләр, үзе дә сүзләрне бик авырлык белән генә әйтә, телевизор карамый, гәзит-җурнал укымый. Көннәр буе түшәмгә карап ятып кара әле!
...Әти-әнисе яшьли генә дөнья куйгач, читтә яшәгән энесе Илсур авылга төп йортка кайтып төпләнә, өйләнә. Торыр җире калмаган Рәшитне ул вакыттагы Исәнбай участок хастаханәсе баш табибы Назиф Ханнанов хастаханәгә урнаштыра, пенсия юллый. "Рәшит ул вакытта оҗмахта яшәде. Барыбыз да аны жәлләп ярдәм итәргә тырыштык", - диләр анда эшләгән апалар. Рәшит үзе дә бик актив: авырулар белән аралаша, аларга ярдәм итә торган була. Хастаханә ябылгач, Рәшитне Картлар йортына озатырга туры килә. Анда аяклары бөтенләй йөрми башлый. Хәзер инде урын өстендә генә. Аңа авылдашлардан, хастаханә хезмәткәрләреннән бик күп сәламнәр әйттек, авылдагы үзгәрешләр, яңалыклар турында сөйләдек. Исәнбай амбулатория хезмәткәрләре, авыл җирлеге Советы, эшмәкәрләр Илдар-Резидә Гыйльфановлар, Раил-Гөлфинә Симаковлар аңа бик күп тәм-томнар, күчтәнәчләр җибәргәннәр иде. Ә биредәге райондашларның өчесенә дә район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаровның күчтәнәчләрен тапшырдык.
Райондашлар белән саубуллашуы бик авыр булды. Әнә, Рәшит кулны ныгытып кыскан да яшь тулы мөлдерәмә күзләрен төбәгән, кычкырып елап җибәрмәс өчен тешләрен кыскан. Гүя ул: "Туган Исәнбаема алып кайтыгыз. Калдырмагыз мине монда", дип әйтергә тели кебек иде.
...Машинабыз алга ыргыла. Һәрберебез үз уена чумган. Күз алдында - Картлар йортындагы якташлар. Ходаем, беребезгә дә мондый язмышка дучар булырга язмасын. Картлар йортында нинди генә уңайлыклар тудырылса да, олыгайган көннәреңдә үз өеңдә, балаларыңның кайгыртуын тоеп яшәүләр насыйп булсын. Казна йортындагы җиде ят кулларга калырга язмасын...
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
×××
Эшмәкәр - Картлар йортында
Әгерҗе эшмәкәре Фәнил Шаһиев: "Әгерҗе хәбәрләре"ндә "Син - ялгыз түгел" дигән язманы хатыным Зөбәрҗәт белән бик тетрәнеп укыдык. Татарстанның төрле төбәкләрендәге Картлар йортларында яшәүче райондашларыбызны бик кызгандык һәм берәр Картлар йортындагы якташларыбызның хәлен белеп кайтырга булдык. Адресларын бирегез әле", - дип редакциягә мөрәҗәгать иткән иде. Шундый теләк белдергән изге күңелле эшмәкәргә Чаллыдагы Картлар һәм инвалидлар йортына барырга тәкъдим иттек. Анда Балтач Картлар йортыннан җибәрелгән ике якташыбыз яши.
Ирле-хатынлы Фәнил-Зөбәрҗәт Шаһиевлар күптән түгел Чаллыда алар янында булып кайттылар. Моңа кадәр бөтенләй аралашмаган, белмәгән чит-ят кешеләрнең бик күп күчтәнәчләр белән Картлар йортына килеп керүе Һаҗәр Фәйзуллина, Галентина Боболева өчен күктән төшкән бәхет була. Шаһиевларның: "Без - Әгерҗедән, туган яктан кайнар сәламнәр алып килдек", - дигән сүзләрен ишетү белән әбиләрнең күңелләре тула. Авылдашлар да, туганнар да, күршеләр дә түгел, туган яктан бөтенләй чит кешеләр Картлар йортына синең хәлеңне белергә килсен әле... Шатлыктан елау гына түгел, телсез калырсың... Озак кына сөйләшеп, гөрләшеп утыралар Шаһиевлар әбиләр белән. "Китәргә кузгалгач та әзрәк утырыгыз инде дип кулларыбыздан тотып еладылар", - дип сөйләде Зөбәрҗәт ханым Әгерҗегә кайткач та Картлар йортында алган тәэсирләреннән аерыла алмыйча һәм әлеге әбиләрнең туган якта аларны белгәннәргә сәламнәрен газета аша җиткерүебезне үтенде.
Олы йөрәкле, мәрхәмәтле Шаһиевларга, газетабыз аша безнең чакыруга кушылып, гомер көзләрен Картлар йортында уздыручы якташларның хәлен белеп кайтканнары өчен мең рәхмәт!
×××
Түбәндәге Картлар йортларында безнең якташларыбыз тәрбияләнә. Үзегезнең авылдашыгызны, танышыгызны белсәгез, барып хәлен белеп кайтыгыз. Аларга күчтәнәч тә, бүләк тә кирәк түгел. Өлкәннәр бары күрешүгә, сөйләшүгә мохтаҗ. Алар сезне күрсәләр аз гына булса да сагынулары басылыр, туган якка кайтып килгәндәй булырлар.
Алабуга Картлар йорты: Дарья Александрова (Варкләд-Бодья).
Чистай: Рәзилә Әхмәтова (Яңа Бәзәкә), Әсгать Галиев, Миңневәсил Нуриманов (Кичкетаң), Владимир Перов, Равис Таҗиев, Равил Әшәрәфҗанов (Әгерҗе), Риза Мусин (Иж-Бубый), Сәгыйрь Тукаев (Яңавыл), Фәгыймә Ягудина (Мордывый).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев