Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җиңел тормыш белән яшәмәдең

    Ямьле җәй башында яраткан, хөрмәт иткән укытучым Розалия ханым КӘРИМОВАның гомер бәйрәме. Аңа әле 55 кенә. Әйе, әйе, нибары 55 яшь кенә. Чөнки ул минем өчен һәрвакыт яшь килеш кала бирә. Әле дә исемдә: Яңавыл мәктәбенең 5 сыйныфында безгә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен Розалия Сәгыйть кызы укыта башлады. Һәм,...

    Ямьле җәй башында яраткан, хөрмәт иткән укытучым Розалия ханым КӘРИМОВАның гомер бәйрәме.
    Аңа әле 55 кенә. Әйе, әйе, нибары 55 яшь кенә. Чөнки ул минем өчен һәрвакыт яшь килеш кала бирә. Әле дә исемдә: Яңавыл мәктәбенең 5 сыйныфында безгә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен Розалия Сәгыйть кызы укыта башлады. Һәм, ни өчендер, мин бу фән белән нәкъ менә шул вакытта ныклап кызыксына башладым. Розалия апаның һәр дәресе кызыклы, әйткән сүзе үтемле, алар йөрәккә барып җитә иде. Бик күп шигырьләрне яттан сөйләве, китапның һәр битендә нәрсә язылганын исендә тотуы минем өчен могҗиза кебек булды. Түземсезлек белән көтеп алсам да, дәресләрнең үткәнен сизми дә идем. Татар әдәбиятына мәхәббәтне укытучым уятты миндә. Мәктәпне тәмамлагач Ижау педагогия училищесының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты булдым. Биредә Розалия апа биргән белемнәрнең дә кирәклеген күп тойдым. Хәтта училищедагы укытучыбыз Вәсилә Харисовна да безгә: "Сез бит - Розалия укучылары", - дия иде. Шул исемгә тап төшермәс өчен күпме тырыштык без. Ә без "Розалия укучылары" анда өчәү идек: Радис Гайнетдинов, Налия Габдрахманова һәм мин.
    Кулга диплом алсам да, мәктәпкә юл бик урау булды. Туган мәктәбемә укытучы булып 2008 елда гына килдем. Беренче эш көнемдә үк мине якты йөз белән тагын укытучым Розалия апа каршы алды. Шул көннән башлап ул хезмәттәшем, киңәшчем, сердәшчем, остазым булды. Ул - бик ярдәмчел, тынгысыз кеше. Кайчан гына аның ишеген шакысаң да, нинди генә йомыш белән керсәң дә, кырык эшен кырык якка ташлап, ярдәмгә ашыга. Аның өеннән кеше өзелеп тормый. Күршеләре белән дус-тату гомер кичерә, туганнарын да бик хөрмәтли. Югыйсә, үзенең дә борчу-мәшәкатьләре, вакыт-вакыт кычкырып елыйсы килгән чаклары буладыр. Инде балалар үсте, оныклар сөяр чак җитә, рәхәтләнеп яшәрбез дигәндә генә пар канаты Фәйзрахман абыйны югалтты ул. Әмма Розалия апа гаҗәеп сабыр, хәсрәтен эчкә йотып алга карап яши белә. Күңеле киң, йөрәге зур шул аның.
    Җиңел тормыш белән яшәмәдең,
    Хәсрәтең дә булды, сагыш та.
    Тезләндерде кебек тоелса да,
    Җиңә белдең син бу алышта.

    Гомерегез заяга узмаган, Укытучым! Һәрвакыт шулай киң күңелле, ярдәмчел булып калыгыз.
    Гөлназ ХАҖИЕВА.
    Яңавыл.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: