Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Гомер атын булмый туктатып

1972 елда район үзәк хастаханәсендә моңарчы күрелмәгән хәл булды: институт тәмамлап җиде яшь табиб берьюлы районга кайтып төште. Алар арасында дулкынлы кара чәчле, тыныч холыклы, ачык йөзле гинеколог Татьяна СЕРЕБРЕННИКОВА да бар иде (кызыксынган кешеләргә: ул танылган эстрада җырчысы Леонид Серебренниковның туганнан туган сеңлесе). Булачак әниләрнең, туачак сабыйларның сәламәтлеге сагында...

1972 елда район үзәк хастаханәсендә моңарчы күрелмәгән хәл булды: институт тәмамлап җиде яшь табиб берьюлы районга кайтып төште. Алар арасында дулкынлы кара чәчле, тыныч холыклы, ачык йөзле гинеколог Татьяна СЕРЕБРЕННИКОВА да бар иде (кызыксынган кешеләргә: ул танылган эстрада җырчысы Леонид Серебренниковның туганнан туган сеңлесе).
Булачак әниләрнең, туачак сабыйларның сәламәтлеге сагында тору кебек бик җаваплы эшкә алына яшь белгеч. Иртән стационарда, өйләдән соң хатын-кызлар консультациясендә эшләү, районга чыгып профилактик караулар үткәрү, төнге дежурлык - барысы да бер чылбыр бүлемнәре. Әниләре эшләгәндә ике кызы да стационарда үсте диярлек. Озак еллар бергә эшләгән баш табиб урынбасары Эльза Ижбулдина: "Татьяна Леонидовнаны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чакырсак та, һич карусыз килеп җитә иде", - дип искә ала. Һәр эшне җаваплылык тоеп, җиренә җиткереп эшләгәнгә коллективта да яраттылар, авырулар да хөрмәт итәләр үзен. Яңа хастаханәгә күченгәч, яңа оешкан гинекология бүлеге мөдире буларак доктор Серебренникова өлкән шәфкать туташы Лидия Шуматова белән дус, бердәм коллектив туплый алды. Хезмәттәшләре Валентина Кривоногова, Хәмдия Хаҗиева, Резеда Ясәвиева һәм хәзерге яшь коллегаларын мактап туялмый ул. Хастаханәнең гинекология һәм бала тудыру бүлеге хәзер бөтен районга, шул исәптән тимерьюлчы хатын-кызларга да хезмәт күрсәтә. Соңгы елларда медицина ярдәменең мөмкинлекләре дә артты. Карындагы баланың авыруларын иртәрәк ачыклау максатыннан йөкле хатыннарга өч тапкыр УЗИ уздырыла. Түбән Камада йогышлы авыруларга бушлай тикшерү үткәрелә. Болар барысы да - ана һәм сабый сәламәт булсын өчен.
Ветеран доктор белән әңгәмә корып утырганда ул соңгы елларда 14 яшьлекләр арасында бәби табу һәм абортлар саны артуына бик тә борчылуын белдерде. Булачак аналарның тәмәке тартуы, спиртлы эчемлекләр куллануы нәтиҗәсендә сабыйларның җитлекмичә һәм зәгыйфь туу очраклары да борчый табибәне.
Бер елны икебез көзге бакчада кыр казларының җылы якларга очып китүен күзәткән идек. Шунда Татьяна Леонидовна:
- Безнең гомер дә шулай узып китә бит, - диде моңсуланып.
- Әйе, гомер атын булмый туктатып, - дидем мин дә.
Әнә шулай, кеше сәламәтлеге сагында, хатын-кыз язмышлары өчен борчылып 41 ел узып та киткән. Иренең үлеменнән соң, ике кызын да үзе генә аякка бастырды ул. Хәзер инде өч оныгы үсеп килә, дүртенчесе туарга тора. Киеренке эш көненнән соң Татьяна Леонидовна табигатьтә ял итәргә ярата, бакчасында гөлчәчәкләр үстерә, шунда җан тынычлыгы таба, ял итә. Балаларын, оныкларын үзе бәйләгән әйберләр белән куандырырга ярата ул. Компьютерны үзләштереп, дөнья киңлекләренә чыгу хыялы белән дә яши ветеран доктор. Менә шулай картаерга вакыты юк әле районыбыз хатын-кызларының яраткан табибәсе татьяна Леонидовна.
Рәмзия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев