Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Хәния Фәрхи турында китап дөнья күрәчәк

    Чаллы драматургы Айгөл Әхмәтгалиева эстрада йолдызы Хәния Фәрхи турында китап язачак, дип хәбәр итә «Челнинские известия». Бу юнәлештә эш башланган инде, китап 2018 елның маенда дөнья күрер дип көтелә. Айгөл Әхмәтгалиева сүзләренчә, Хәния Фәрхи - аның яраткан җырчысы, һәм ул, мәрхүмә артистка турында китап язуда катнашырга тәкъдим иткәч, бик теләп...

    Чаллы драматургы Айгөл Әхмәтгалиева эстрада йолдызы Хәния Фәрхи турында китап язачак, дип хәбәр итә «Челнинские известия».

    Бу юнәлештә эш башланган инде, китап 2018 елның маенда дөнья күрер дип көтелә.

    Айгөл Әхмәтгалиева сүзләренчә, Хәния Фәрхи - аның яраткан җырчысы, һәм ул, мәрхүмә артистка турында китап язуда катнашырга тәкъдим иткәч, бик теләп риза булган. Айгөл, Хәния Фәрхинең туган авылында ике көн булып, аның 87 яшьлек әнисе Фәния апа, балачак дуслары, сыйныфташлары, күршеләре белән очрашкан.

    50дән артык кеше Айгөл Әхмәтгалиева белән җырчы турындагы хатирәләре белән уртаклашкан инде. Язучы әлеге китапка перинаталь үзәк табибы Әнисә Вәлиева һәм «Болгарлар» бию ансамбле оркестры музыканты Наил Мөхәммәтҗанов истәлекләрен дә кертәчәк.

    ("Татар-информ")

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: