Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

И-и, яшь чагым, яшь чагым

Яшь чагында гомерләр эш белән һәм балалар, аннан оныклар үстереп ничек тә үтә ул. Ходай бәхетне картлыкка бирсен икән. Мин - бик бәхетле карчык. Улым, кызым һәм киленем тәрбиясендә җәннәттә яшим. Үземнең генә түгел, безнең белән бер түбә астында яшәүче авыру сеңлемнең дә картлыгы бәхетле. Әгерҗедә Ленин урамында гомер итүче...

Яшь чагында гомерләр эш белән һәм балалар, аннан оныклар үстереп ничек тә үтә ул. Ходай бәхетне картлыкка бирсен икән. Мин - бик бәхетле карчык. Улым, кызым һәм киленем тәрбиясендә җәннәттә яшим. Үземнең генә түгел, безнең белән бер түбә астында яшәүче авыру сеңлемнең дә картлыгы бәхетле.
Әгерҗедә Ленин урамында гомер итүче Нәкыя әби АЙДАРОВАны 90 яшьлек юбилее белән котларга килгәч, безне әнә шундый сүзләр белән каршы алды ул. Юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлавын, район башлыгы Валерий Макаровның бүләген тапшыргач:
- И-и, үз гомеремдә шундый олы, дәрәҗәле җитәкчеләрнең мине - гап-гади карчыкны шулай котлаганнары юк иде... Төшме, өнме бу, - дип елмаеп куйды.
- Сугышның тылдагы михнәтләрен дә, ачлыгын да күп күргән, әмма беркайчан да сынмаган, теш кысып барысына да түзгән сезнең буын әбиләре тагын да зуррак хөрмәтләүләргә лаек әле, - дип район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов Нәкыя әбинең иңнәреннән кочып алгач, юбилярның күңеле тулды.
Бу мизгелләрдә Нәкыя әби Тугызбуй якларында үткән авыр балачагын, дәһшәтле сугыш елларын, гомере буе ведомстводан тыш сак хезмәтендә, Ленин урамындагы икмәк заводында каравылда торган, сугыштан кайткан ире Әнәс белән кыз һәм ике малай үстергән чакларын бер-бер артлы күз алдыннан үткәргәндер.
- Әнкәйнең тырышлыгына, сабырлыгына яши-яши сокланам. Беркайчан гайбәт сөйләп йөрмәде. Кулы һәрчак эштә булды. Бу йортка килен булып төшкәннән бирле аның тик утырганын хәтерләмим. Менә хәзер аяк-куллары тыңламый башлагач та "тик утырып гомерне бушка уздырам бит", дип уфтана. Гомере буе бакчачы булды. Ул үстереп саткан кыяр-помидорлар, кем әйтмешли, Урал тавы кадәр булгандыр, - дип әңгәмәгә кушылды килене Зөлфирә ханым.
Әйе, Нәкыя әби заманында Әгерҗедә танылган бакчачы иде. Кыяр-помидор иң беренчеләрдән булып Нәкыя апа һәм аның күршесендәге җан ахирәте Нәсимә апа бакчаларында өлгерә иде. Иртә таңнан икесенең иске бала арбасына төягән яшелчәләрен Ленин урамы буйлап тартып барулары, аларны райпоның элекке " Яшелчә" кибете каршында сатулары, шунда ук гөрләшә-гөрләшә термостан кайнар чәй эчеп утырулары - әле дә күз алдымда.
- Бик рәхәт чакларым иде ул. Иртә яздан кара көзгәчә халыкка нинди генә яшелчәләр сатмый идек. Бик ярата идем инде бакчада казынырга. Кодрәтемнән килсә, хәзер дә бакчадан кермәс идем, юк шул, буыннар тыңламый, - ди Нәкыя әби уфтанып.
Гомерләре гел эштә үткән әбиләр олыгайгач та шундый тынгысыздыр инде. Җир җимертеп эшләп йөргән чакларын сагынып, хәзер өйдә тик ятуны авыр кичерәләр алар. Югыйсә, улы Мөнир, килене Зөлфирә, кызы Фирдания әниләрен дә, авыру туганнарын да бала тәрбияләгәндәй карыйлар.
- Исән генә булсын, өебезнең нуры әле ул әнкәй. Хәзер инде үзем бабай булсам да, әни гомер буе кирәк бит ул. Әни исән булганда үзеңне һаман да бала итеп тою бик рәхәт, - дип Нәкыя әбигә кояш гомере теләде улы Мөнир.
Без дә юбилярга хәерле гомерләр теләп, 95 яшьлек юбилеена килергә вәгъдә биреп саубуллаштык.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев