Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иң күп орденлы хезмәт алдынгылары – Исәнбайда

    Тип-тигез авыл урамнарына карыйм да, без кечкенә чактагы чокыр-чакырлы юлларны күз алдына китерәм. Хәзер авылда кышын да, яз-көз айларында да юлның беткәне юк, көзге кебек шоп-шома юллардан җилдерәбез генә, шөкер. Шулай да элек кышларын ишеп кар яуганда, әле авыл тәмле йокыда булганда ДТ тракторларында кар эттергән авыл агайларын искә төшерәм....

    Тип-тигез авыл урамнарына карыйм да, без кечкенә чактагы чокыр-чакырлы юлларны күз алдына китерәм. Хәзер авылда кышын да, яз-көз айларында да юлның беткәне юк, көзге кебек шоп-шома юллардан җилдерәбез генә, шөкер.

    Шулай да элек кышларын ишеп кар яуганда, әле авыл тәмле йокыда булганда ДТ тракторларында кар эттергән авыл агайларын искә төшерәм. Мәсәлән, заманында "Рассвет" колхозының иң алдынгы, данлыклы тракторчыларының берсе булган Ильяс абый ЯМАЛИЕВ кышларын төн йокысы күрдеме икән?! Мәктәптә укыган еллардан ук хәтерлим: авыл хезмәтчәннәре эшкә барганчы ДТ-74 тракторы белән дуңгыз, сарык, сыер фермаларына илтүче юлларны, аннан соң урамнарны чистартып куя иде. Үзәк өзгеч салкыннарда да иң беренче булып иртәнге сәгать дүрттән тракторын кабыза иде бу тынгысыз авылдашым. Аннан соң гына әле анда, әле монда трактор кабынган тавышлар ишетелә башлый... Авылга җан керә. Җиңел булмагандыр, әлбәттә. Әмма тормышның ачысын-төчесен күп татыган сугыш чоры баласы зарлана белми бит ул. Киресенчә, туган авылында тир түгеп иген үстерү, халкына хезмәт итү аның өчен олы бәхет булган. Шулай булмаса, беркемнең кушканын, радиодан иртәнге "нәрәт" яңгыраганын көтеп тормыйча: "терлекчегә генә түгел, атларга да йөрергә авыр" дип, ферма тирәсен кардан чистартырга чыгып китәр идемени ул?! Җир улының җан таләбе шулай булган, күрәсең. "Хезмәт төбе - хөрмәт", "Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш", "Эш сөйгәнне - ил сөяр" кебек мәкальләр ул чорның алтын кагыйдәсенә әверелгән.

    Авыл хуҗалыгында ирешкән уңышлары өчен бик күп авылдашларыбыз "Аеруча хезмәт күрсәткән өчен", "Хезмәттәге батырлыгы өчен" медальләренә лаек була. Иң кызыклысы: өч терлекчелек фермасының да җитәкчеләре Рәхимә Борһаниева, Роза Насыйпова, Гаяз Ягъфәров Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнәләр. Тырыш, булдыклы дуңгыз караучылар Зөлхәбирә Закирова, Рафаэль Зарипов, партоешма җитәкчесе Сәгыйть Тютиев, шофёр Фоат Хафизов, ул чорның машина-трактор паркы җитәкчесе Назиф Хәкимов - Почёт билгесе, ә терлекче Мөшәрәфә Нәҗметдинова Ленин орденнарына лаек булалар. Терлекчелектә олы хезмәт куйган Гөлия Ижболдина өченче дәрәҗә Дан орденына ия.

    Һәр кеше үз туган җире, авылы, кешеләре белән горурлана. Мин дә, һич икеләнмичә, чын күңелдән сөенеп иң күп орденлы авыл безнеке дип әйтә алам. Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры Фәридә Ахунҗанова, РСФСРның атказанган укытучысы Фәүзия Саликова, Татарстанның атказанган укытучылары Фәтхия Зарипова, Гүзәлия Исмәгыйлева, чын мәгънәсендә, Исәнбайның горурлыгы!

    Авыр, тынгысыз хезмәтенә бәя буларак алдынгы механизатор Фәйзелгаян Сундуков Почет билгесе һәм Октябрь революциясе орденнары белән бүләкләнгән.

    Татарстанның атказанган механизаторы исемнәренә Касыйм Мөлеков һәм язмам герое Ильяс Ямалиев лаек. Ильяс абыйның Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Ленин орденнары да барлыгын искә алсак, алтмышын тутыру белән арабыздан китеп барган авылдашыбызның ничек нәтиҗәле эшләгәнен аңларга мөмкин. Әле бит алар, 41 ел сыер сауган Нәҗибәсе белән дүрт бала тәрбияләп үстереп, барысына да белем алырга ярдәм итеп олы тормыш юлына озатканнар. Балаларның берсе дә йөзгә кызыллык китерә торган түгел. Илһамнары - заводта, Инсаф Казанда эчке эшләр бүлегендә эшли. Кызлары Ләрисә күп еллар Кадыбашта сәламәтлек сагында булды. Уртанчы уллары Илфат Ямалиевны авыл һәм район Советы депутаты буларак бик яхшы беләбез. Бу олы йөрәкле, киң күңелле авылдашыбыз мәдәни чараларга, төрле бәйгеләргә матди ярдәм күрсәтү җаен да таба. Әнисе сыман кояш кебек балкып, олысы-кечесенә хөрмәт белән караучы Илфат сабыр, тырыш, максатчан, үз сүзендә тора белүе белән дә авыл халкының ихтирамын яулады.

    Без кечкенә чакта бәрәңге утыртканда әткәй мәрхүм: "Эресен утыртырга кирәк, Галәетдиннән Галәетдин туар", - ди торган иде. Бу сүзләрнең мәгънәсенә үсә төшкәч кенә төшендем: авылыбызда бик олпат гәүдәле, көчле тавышлы Галәетдин абый белән сылу, сөйкемле Хәлимә апа яши иде. Әткәйнең шулар хакында әйтүе булган икән. Чыннан да, аларның ул-кызлары да үзләре сыман төз гәүдәле, чибәр, сүзгә дә оста булып үстеләр, күз тимәсен.

    Шуның кебек орденлы авылдашларымның балалары да һәрберсе үз хезмәтендә мактаулы, үз юнәлешендә максатлы, күңеле белән игелекле, бик күпләргә үрнәк булырлык.

    Әлфирә НИЗАМОВА.

    Исәнбай авылы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: