“Яшәмәячәк бу егет, суласа да дүрт сәгать кенә”
Авыр яралы язмышлар
Бер ел элек йортын ут төртеп яндыралар. Ике көн үтми, мунчасы белән сарае да кара көлгә әйләнә. Монысына гына түзәр, тезләнгән тормышын күтәрер иде дә, быелгы җәйдә, төгәлрәге 7 август көнне ул газиз улын да югалта. Бу хакта Шәһри Казан яза.
Бер бала – юк бала
Ике бала – бер бала... Апаста яшәүче Венера Сәлимова, борынгыларның шушы әйтемен теленнән төшермичә, иреннән аерылгач, үзе өчен дип, тагын ике бала таба. Өч баласын сыңар канат белән үстерә. Төрле чаклары була, гел иркәләп кенә тормый әлбәттә. Шук балалары кайнар кул астына да килеп эләгә, орыша да, арт саннарын да сыйпаштыргалый. Таякны яшьтән бөгәргә кирәклеген белеп тәрбияләгән ана, әлбәттә, иркә-назларын да кызганмый. Бер яшеннән үзе кирәксезгә калып, читләр тәрбиясендә үскәнгә дә балаларына тел-тидерми ул, кирәккәндә калкан булып саклый, яклый.
– Мине бит үз әнием бер яшемдә ташлап киткән... Бәхетемә тәрбиягә алганнар. Алып кайтуга үз исем-фамилияләренә яздырганнар – Чиянова идем. Әнием – Динә, әтиемнең исеме – Михаил. Аларның үз кызлары суга батып үлә, шул хәсрәтләренә бер дәва – мин булганмын. Асрамага алынганлыгымны үскәндә белмәдем дә. 12 яшьләремдә урамда уйнаганда иптәш кызларым әйтте. Елап кайтып кердем. Әти белән әни шул көнне дөресен сөйләделәр. Кочаклашып елаштык та, бераздан ул хәлне оныттык та. Алар мине үз кызлары – апамнан да күбрәк яраттылар. Кешедә булмаган киемне кидем, тәмле ашадым, иркә идем. Әти итәгеннән төшмәдем дә. Әнинең куенына кереп бетеп йокладым. Әти мәрхүм, яман шештән китеп барды. Әнием исән әле. Апам – кан туганым булмаса да, ул минем үз туганым. Әни: “Апаң минем урында калачак, һәр сүзен тыңлыйсы!” – дигән сүзне әле дә әйтә, – ди Венера.
38 яшьлек ханымны язмыш бишектә бер сыный. Балачагы рәхәттә үтсә дә, мәктәпне тшмамлап, һөнәр үзләштергәч, кияүгә чыга – кабаттан тормыш борчуларына чума.
– Казанга төпләндек. Рәсим улыбыз тугач, озак яшәмәдек, аерылыштык. Улыма 1,2 яшь иде. Руслан эчәргә яратты, тормыш өчен яралмаган иде. Кемдер ташласа да, мин дә бит әти-әниемнең иркә баласы. “Кыйналып торма, бәхетең калмасын”, – диделәр. Әти белән әни аерым торалар иде, әнине апа үз канаты астына алды, мин әти янына сыендым. Йомшак күңелле кеше иде әти, Рәсимемне әти карашты, – ди Венера.
Иркәлектә үссә дә тормышта гаҗәп дәрәҗәдә әрсез булып чыга ул. Әзерне көтеп ятмый, сату-алу эшенә керешә. Казаннан кием-салым барып ала да, авыл саен йөреп сата. Телгә дә юмарт, үткенлеге дә бөтен Венераның.
– 2010 елда Камилланы, 2015 елда Алинәмне таптым. Әй, халык аптырады инде. “Нәрсәгә ул артык кашыклар? Ник табасың?” – дип йөземә бәреп әйттеләр. Ирсез таптым, яшермим. Туу турындагы таныкларында да әтиләре исеме урынына сызык тора. Үзем өчен таптым мин кызларымны, үзем өчен! Бер бала – юк бала, ике бала – бер бала, дип, гел бер сүзне әйтеп яшәдем. Шулай булып чыкты да... – ди әңгәмәдәшем.
“Минем улым үлми!”
Рәсим улы кечкенәдән кул арасына керә. Әнисенең тормышны ялгыз тартканлыгын да аңлый, берүзенә генә авыр икәнлеген дә күрә.
– Әни, эшли башлагач та сиңа булашым, ди иде. Үскәндә әллә ничә велосипед туздырды, яңадан яңаны алып кына тордым, акчаны кызганмадым. Шук иде, бер кулым белән ярсам, икенче кулым белән кочаклый идем. Акчаң да бар, мәктәптән соң Мәскәүгә китеп урнаш, дип тә әйтеп карадым. “Әни, сине ташлап, беркая да китмим. Эшкә керәм. Тормышларны икәү тартырбыз”, – диде. Мин аңа кыйммәтле Айфон алдым. Кредитка. Ике ел түләдем. Шуның соңгы аен түләп чыккан көнне, балам суга сикереп, үз-үзен харап итте, – ди Венера.
Үз әниемнең кемлеген беләм. Авыл борынча эчеп йөри әнә. Сөйләшмим. Кирәксенмим дә. Ана белән бала якынлыгын үзе теләп өзгән бит ул, нигә ялгарга? Бертуганнарым бар, диләр. Аларны да эзләмим. Сукмаклар аерылган.
Рәсим Сәлимов мәктәпне тәмамлап, Казан кооператив иститутына укырга керә. Менеджмент бүлегенә. Ярты елга дип укуы өчен түләп куярга да өлгерә.
– Җәйгелектә гел акча эшләде. 6нчы сыйныфтан көтү көтеп, тиененә кадәр миңа кайтарып бирә иде. Быел да МЧСның Апастагы бүлекчәсенә эшкә керде. Килешү төзеп алдылар. Плотина буен сакларга куйганнар. Килешүендә язылганча: үзе каравылчы да, коткаручы да, оператор да. Ул көнне мин аны эшкә үзем илттем. 5 июль иде ул. Әй, ашыкты инде бичара. “Әни, тизрәк оеш, зинһар. Мине көтәләр бит, соңарам”, – дип күңеле белән машинадан алда йөгерде. Әле мин ике мендәремне чистарттырырга бирермен дип тә алган идем, аны кертеп чыкканда, чыгырыннан чыгар чиккә җитте. Әле ул мендәрләр һаман да шунда ята, барып та алмадым. Күңелем үсми, – ди Венера.
Апас янындагы плотина буенда эшләгән егет нибары 18 көн хезмәт куярга җитешә. Һич көтмәгәндә килеп чыккан фаҗига 18 яшьлек егетнең гомеренә үрелә.
– Күреп торучылар да бар, үзе дә телләп әйтте. Бер кыз суга бата башлады, аны коткарырда дип, суга сикердем, диде. Йөгереп кенә керсә дә алай булмас иде, су саекканын белмәгән. Сикергәч, төпкә килеп төшкән – умыртка баганысының муен өлеше берничә җирдән сынган. Судан да чыга алмаган, алып чыкканнар. “Улыңны “Ашыгыч ярдәм” машинасына төяп җибәрделәр, ни булгандыр, белмибез”, – дип хәбәр салдылар. Ук кебек хастаханәгә йөгердем. Барып керсәм, улым хәл эчендә. Буага алып киттек. Ренгенттан карагач, монда гына булмый дип, Казанга җибәрделәр, – ди әңгәмәдәшем.
Табиблар егетнең анализларына, ренгент снимокларына күз салуга кисәтәләр: “Яшәмәячәк бу егет, суласа да тагын дүрт сәгатьләп кенә”.
– Ышанмадым. Яшәр кебек иде. “Минем улым үлми!” – дидем. Операциягә ризалаштым. Күзен ачмаса, пычак астында җан бирсә дип, җаваплылыкны үз өстемә алдым. Аңына килде бит ул! Күзен ачуга мине таныды. Бер үк хәлне бәйнә-бәйнә сөйләде. “Ул кызны эзләп тапсаң сүземне үзе дә дөресләр”, – диде. Тик мин ул баланы борчымадым. Ахырдан бит тикшерүчеләр улымны үзе суга сикергән дип “ачыклады”лар. Хәерле булсын. Судлашып йөрмәдем. Улымның үзен судан алып чыккан Рөстәм исемле Апас егетенә рәхмәтем чиксез, калганын Аллаһы хөкем итсен, – ди Венера.
Рәсим 20 көн аңында үлем белән көрәшә. Аякларының тоймавына гаҗәпләнсә дә, әнисе: “Ул вакытлыча, даруларыңны алып бетергәч, өйгә кайтабыз. Барысы да җайланачак, элеккеге халәтеңә кайтачаксың”, – дигәч, тынычлана.
– Бер генә көн дә яныннан китмәдем. Кул-аякларына массаж ясап, кашыктан ашатып, эчертеп тордым, улымны бала сыман тәрбияләдем. Куллары күтәрелә дә башлаган иде. 21нче көнне әллә ни булды, комага китте. Ун көн аңсыз ятты да, күзен дә ачып карамыйча, китеп барды, – дип өзгәләнә Венера.
Газиз ана улы исән чагында төш күрә. Карадан киенгән әбисе белән бабасы кайтып керә. Төшен улына да сөйли. “Их, ник куып җибәрмәдең аларны...” – дип әйтеп куя Рәсим. Әллә белеп, әллә сизенеп...
“Бер-бер нәрсә эшлим мин сиңа”
Язмышыннан мондый ук сынау көтмәгән ханымга бүген икеләтә авыр. Бала хәсрәтенә тиңдәш кыенлык юк, монысы йөрәкне ут булып көйдергәне, мәңге сүнмәслеге...
– Рәсимемнең уйдан киткәне юк. Кеше арасына чыгып эшлим, сөйләшәм дә кебек, йөрәк гел сызлап тора, белүче генә юк. Өйгә кайткач, үкереп елыйм да, ике ягыма ике кызым килеп сарыла. “Син үлсәң без нишләрбез”, – диләр. Аларны кызганам. Әлегә әтинең бер бүлмәле кечкенә фатирында яшибез. Бөтенебез бергә залга кереп бассак, борылырлык та урын калмый. Әйбер өстенә әйбер куелган, кызлар да арыды. Үз йортыбызны гына төзекләндерергә ярдәм итсеннәр иде дә. Район хакимиятенә дә барып карадым. Ярдәм кулы сузмады. Йортлары янган тигез канатлы гаиләне куышлы иттеләр. Ә мин бит алар кебек каяндыр килмәгән, шушы шушы җирлектә туып-үскән, ялгыз ана булып исәпләнәм, – ди әңгәмәдәшем.
Йортсыз калуы болайрак килеп чыга. 2008 елны Венера Сәлимова социаль найм шартларында торак юнәтә, ягъни йорт ала. Дөресрәге, ике фатирлы йортның, ярты өлешенә күченә. Заманча итеп төзекләндерә, ишегалдына сарай белән мунча да җиткерә. Бакчасын тәртипли.
– 15 ел буена ай саен – бер мең, тагын утка-суга түлисе иде. Шушы вакыт чыккач, мин ул йортны ипотекага рәсмиләштерермен, дип уйладым. Ел ярым элек Казан егете Фидан Шәфигуллин белән таныштым. Телгә оста иде, сандугачтай сайрады. Әйбәтлегенә тиз ышандырды. Ике бозау асрый идем, үзен эшчән итеп тә күрсәтте. Кушылып яши башладык. Ул да салырга ярата икән, гадәте беленде. Өч айдан мин аңа китәргә куштым. Тормыйм, дигән сүземә янады. “Бер-бер нәрсә эшлим мин сиңа”, – дисә дә, ышанмаган идем. Югыйсә, участковыйны да чакырттым бит. Ул да Сабантуена ашыкты. 9 июнь иде ул. Мин дә киенеп, балалар белән Сабантуена киттем. Ул өйдә калды. Куып та, кыйнап та чыгара алмадым мин аны ишектән. Без юкта өйгә ут төркән ул. Ябып куегыз, дидем, тикшерүчеләр, судка кадәр йөрсен инде, диделәр. Ике көннән мунча белән сарайны яндырды. Анысында да өйдә юк идем. Ике елга утырттылар үзен әнә, аннан миңа ни файда? Шушы йорт өчен дип 2 миллион сум кредит кына алдым: тәрәзәләрне яңарттым, түбәсен алмаштырдым, өр яңа җиһазлар алып куйдым. Терлек асрап, бакча үстереп яшәдем. Мине берәү дә урамда эчеп йөри торган хатын, димәс. Йортны төзекләндерергә 600 мең сум акча кирәк, авыр чакта анысын табуы да авыр. Шуны гына ярдәм итмәслекме? Мин дә ишек саен соранып йөреп арыдым, – ди ул.
Бер карасаң зур сумма да түгел. Бергәләшеп ярдәм итеп карыйк. Акчалата ярдәм өчен Венера ханымның банк картасына беркетелгән телефон номеры: 89274271795.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев