Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Исеме алтын хәрефләр белән язылды

Арабыздан китүенә җиде ел узса да, аның турында үткән заманда сөйлисе килми. Исән булса, бу көннәрдә бик күпләр аны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләрләр иде. Район үзәк хастаханәсендә бер чорларда эшләгән ветеран хезмәттәшләребез белән очрашканда Августа Лаврентьевнаны искә алмый калганыбыз юк. Ул - безнең өчен әле дә югары культуралы, зәвыклы...

Арабыздан китүенә җиде ел узса да, аның турында үткән заманда сөйлисе килми. Исән булса, бу көннәрдә бик күпләр аны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләрләр иде.

Район үзәк хастаханәсендә бер чорларда эшләгән ветеран хезмәттәшләребез белән очрашканда Августа Лаврентьевнаны искә алмый калганыбыз юк. Ул - безнең өчен әле дә югары культуралы, зәвыклы ханым, эчкерсез әңгәмәдәш, хастаханә тормышын, авыруларны һәрчак беренче урынга куеп эшләүче җитәкче табибә. Психоневролог буларак, Августа ИНДРИКОВА һәр пациентының исем-фамилиясен, диагнозын хәтерли иде. Үзендә дәваланучы авыруның якыннарын урамда очратса да, туктатып, хәлләрен сорашырга вакыт тапты ул.
Августа Лаврентьевна1965-1981 елларда хастаханә белән җитәкчелек итте. Ул чорларда Татарстанда баш табиб хатын-кызлар алты гына иде. Шуларның берсе безнең районда булды. 16 ел шундый җаваплы хезмәттә эшләгәндә ул кайбер ир-егет җитәкчеләр дә башкарып чыга алмастай зур эшләр башкарды. 24 фельдшерлык-акушерлык пунткы төзелде, төзекләндерелде. Шуларның өчесе - Салагышта, Кичкетаңда, Күләгәштә типовой биналарга күчерелде. Красный борда хастаханә яңа бинада эшли башлады. Үзәк хастаханәдә сабыйлар өчен сөт кухнясы, гаражлар, физкабинет төзелде. Җыйнак кына гәүдәле җитәкче ханымга бу төзелешләр, ремонт эшләре артыннан күпме чабарга, күпме түрәнең тупсасын таптарга туры килгәндер?! Башлаган эшен тәмамламыйча ярты юлда туктап калуны белмәде Августа Индрикова. Хастаханә проблемаларын хәл итү өчен түрәләр ишектән кертмәсә, "тәрәзәдән керә" белә иде.
Ул җитәкчелек иткән елларда районда трахома авыруы юк ителде. Туберкулез, корчаңгы белән авыручылар кимеде. Табиблар диспансерлаштыру, профилактик тикшерүләр үткәрү өчен елга 300әр тапкыр авылларга чыгалар иде. Баш табибә үзе дә атналар буе авыллардан кайтып кермәде. Бер сөйләшеп утырганда мин аннан:
- 56 ел эшләү дәверендә аеруча нәрсәләр исегездә калды? - дип сораган идем.
- Минем һәр көнем башкаларга күренми торган көрәш булды. Ә бу көрәштә югары һөнәри осталык, компетентлык кирәк иде, - диде ул кыска гына.
Августа Лаврентьевнаның тагын бер үзенчәлекле сыйфаты аеруча истә. Ул кешенең нәрсәгә сәләтле булуын бик тиз күрә белде. Шулай булмаса, яшь табиб Рәфыйк Шакировта оештыру сәләтен күреп, аны урынбасары итеп куя алмаган булыр иде, мөгаен. Ә бу шәкерте, аның олы ышанычын аклап, остазы кулы астында тәҗрибә туплап, соңыннан 18 баш табиб булып эшләде. Рәфыйк Шакиров җитәкчелегендә хастаханәнең бүгенге бинасы калкып чыкты.
ТАССРның атказанган табибы, сәламәтлек саклау отличнигы Августа Лаврентьевна соңгы сулышына кадәр табиб булып калды. Бик күпләребезнең остазы булган бу шәхес бүген дә күңелләребездә әнә шундый булып саклана.
Рәмзия Шәймөхәммәтова,
медицина ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев