Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Ир иткән дә, чир иткән дә – хатын

    Борынгыларның "Ирне ир иткән дә, чир иткән дә хатын" дигән тирән мәгънәле мәкале бар. 8 Март алдыннан без кайбер ир-атларга: "Элек-электән килгән бу мәкаль белән килешәсезме?" - дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Расим ЗАКИРОВ - Иж-Бубый авылы: "Борынгылар белми әйтмәс. Гаиләнең иминлеге, озын гомерле булуы күп очракта хатыннарыбызның сабырлыгыннан, авызы...

    Борынгыларның "Ирне ир иткән дә, чир иткән дә хатын" дигән тирән мәгънәле мәкале бар. 8 Март алдыннан без кайбер ир-атларга: "Элек-электән килгән бу мәкаль белән килешәсезме?" - дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

    Расим ЗАКИРОВ - Иж-Бубый авылы: "Борынгылар белми әйтмәс. Гаиләнең иминлеге, озын гомерле булуы күп очракта хатыннарыбызның сабырлыгыннан, авызы тулы кара кан булганда да түземлелек күрсәтүеннән, без кызганда да эндәшми кала белүеннән тора. Бу яктан хатыным Фәнирәдән уңдым. Чын мәгънәсендә, сабырлык алиһәсе ул. Мин күп еллар җитәкче урыннарда эшләгәндә беркайчан "мин - персидәтел хатыны" дип масаеп йөрмәде, гап-гади авыл хатыны булды. Кайбер түрә хатыннары кебек авыл кибетенә кайткан дефицит товарны үзенә бирүләрен таләп итмәде. Ишектән кергәндә үк йөземә карап эштән нинди кәеф белән кайтуымны күреп, шуңа җайлаша белде, юк-бар сорау белән борчымады. Балаларны да "әтиегездән сорагыз, ул нәрсә әйтер", дип тәрбияләде. Эшләгән чакта хатыныма җылы, игътибарлы карашым да җитеп бетмәгәндер. Әмма ул гаиләдә һәрвакыт җылы халәт тудыру өчен барысын да эшләде. Мең рәхмәт сиңа, Фәнирәм!"

    Н. (исемен язмавыбызны үтенде): "Бу мәкаль белән 100 процент килешәм. 3 ел йөреп, бик яратышып өйләнешсәк тә, гаилә бәхетебез булмады. Монда, бәлки, гаеп миндә дә булгандыр. Әмма хатынымның эчүчелеккә сабышып, юлдан язуына түзә алмадым. Аны туры юлга бастырырга, гаиләне саклап калырга бик тырыштым. Ничә тапкыр дәваларга алып бардым. Ләкин үзенең теләге булмагач, хатын-кызны эчүчелектән йолып алып булмый икән. Минем өчен мәңге төзәлмәс чир, тормышымны җимерүче, баларны ана назыннан мәхрүм итүче булды ул хатын. Хатын-кызлар, зинһар, гафу итсеннәр, әмма хатынымның шундый юлга басуыннан соң, аларга булган ышанычым югалды. Хатыннар, зинһар, авызыгызга капмагыз шул хәмерне, үз бәхетегезне җимермәгез, ирегезне, балаларыгызны аракыга алыштырмагыз!"

    Зөлфәт НУРИЕВ - Кичкетаң авылы: "Борынгыларның бу мәкале алтын, әлбәттә. Бик тырыш, 70 төрле һөнәр иясе булган, гыйлемле ир-ат та бары тик булдыклы, уңган, сабыр хатыны янында гына үзенең мөмкинлекләрен тулысынча ача ала. Тырнак астыннан кер эзләп, юктан да тавыш чыгарса, балага әтисен гел тискәре яктан гына күрсәтергә тырышса, эштән соңарып кайтканда сәбәбен дә сорамыйча, кара йөзе белән каршы алса, үч итеп ашарга әзерләмәсә, мондый хатын белән яшәү яшәү түгелдер инде. Гаилә учагы сүнмәсен өчен хатын-кызның, беренче чиратта, бик тә сабыр, сизгер, зирәк акыллы, уңган, ә ир-атның тырыш, ышанычлы булуы, икесенең дә бер-берсенә юл куя, күз карашыннан ук бер-берсен аңлый белүләре кирәк. Хатыннарыбыз менә шундый булсыннар иде. Ә без, ир-атлар, тормышыбызны сездән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Бәйрәмегез белән сезне, кадерлеләребез!"

    Фирдәвес СӘЛӘХИЕВ - Кодаш: "Без бит ирләр сабый бала кебек: авырып китсәк тә, эштә кәеф кырылса да, кайтуга хатынның табыны әзер булмаса да көйсезләнәбез. Ә хатын-кыз менә шуларның барысына да түзсә, җайлап-майлап безне көйләсә генә татулык һәм иминлек була. Гаиләдә хатын-кыз күбрәк юл куйса, бик ачуы килгәндә дә эндәшми кала белсә, тормыш көйлерәк бара, минемчә. Бу бер дә җиңел түгелдер, әлбәттә. Хатыным Гөлнарга менә шушы күркәм сыйфатларның барысы да хас. "Хатын-кыз нинди булырга тиеш?" дисәләр, мин һәрвакыт кыска гына итеп, "минем хатын кебек" димен.
    Районыбызның гүзәл затларын бәйрәм белән чын йөрәктән котлыйм. Һәрвакыт без - ирләрне аңлап яшәргә язсын сезгә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: