Җир улы Җәүдәт Кәримов үзенең юбилеен билгеләп үтә: "Шулай да күңелдәге төерне дә әйтми булмый"
Шаулап үсә ул утырткан агачлар
“Бу агачларны утыртканга 20 елга якын вакыт узган. Ул чакта беренче оныкларны кулга күтәреп йөри идек. Хәзер алар егет солтаннары булып үсеп җиттеләр. Агачларга да карап сокланып туеп булмый. Гомер узганын менә шуннан гына аңлыйсың“, – ди Кырындыда яшәүче Җәүдәт КӘРИМОВ.
30 елга якын гомерен авыл хуҗалыгы тармагында җитәкче вазифаларда эшләүгә багышлаган, соңгы елларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче, пай җирләре алып аларны эшкәртеп алтын бөртекләр үстерүче, авылның иң хөрмәтле кешеләренең берсе Җәүдәт ага белән 70 яшьлек юбилее алдыннан очрашып, балачак сукмаклары буйлап йөреп, хезмәт елларын искә төшереп, бәхетле гаилә тормышы турында сөйләшеп күңел түрендәге иң якты истәлекләрне барладык.
– Ий, ваемсыз балачак. Мәңгегә хәтердә ул чаклар, – ди Җәүдәт абый.
Биек Төрдәле таулары авыл малайларының иң яраткан урыны булганлыгы, аннан кышын яна-пешә чаңгыда шуган вакытлары, үзләре ясаган кәшәкә белән елгада хоккей уйнаганнары турында бик тәмләп сөйли ул.
Әлбәттә, гаиләдә бердәнбер малайга яшьли кул арасына да керергә туры килә. Сугыштан бер күзен югалтып, тән җәрәхәтләре алып кайтуына карамастан, колхозда ферма мөдире, бригадир булып эшләгән әтисе Хикмәтуллага, күп вакытын терлекчелектә уздырган әнисе Бибинурга олы ярдәмче була ул.
– Шунысына сөенәм, әткәй дә, әнкәй дә озын гомерле булдылар һәм без аларга кадер-хөрмәт күрсәтеп яши алдык. Әткәй – 85, әнкәй 80гә җитеп, икесе бер елны бакыйлыкка күчтеләр, – ди Җәүдәт абый.
Хикмәтулла аганың авылдашларына, балаларына калдырган олы истәлеге – Төрдәле таулары буена утырткан агачларга сокланып карап торырга яратканын да яшерми авыл агасы.
– Шул наратлар арасында йөргәндә мин бик еш әтине искә алам. Әти-әниле чак иң бәхетле вакыт булган икән, – ди ул.
Кырындыда – сигезьеллык, Иж-Бубыйда урта мәктәпне тәмамлаган Җәүдәтне икътисадчы булу теләге Лаеш техникумына алып килә. Әмма... берникадәр вакыттан ул, дөрес юнәлеш сайламаганлыгын аңлап, туган авылына кайтып китә һәм колхоз эшенә “чума“. Хәрби хезмәттән кайткач та үзалдына “укырга!“ дигән максат куйган авыл егете Әсән авыл хуҗалыгы техникумының механика бүлегенә керә. Студент елларында булачак тормыш иптәше Сәвияне очратып, язмышларын бергә бәйлиләр яшьләр.
“Чапаев“ исемендәге колхозда баш инженер булып эшләгәндә югары белем дә ала Җәүдәт. Туган колхозында ун елга якын эшләп, шактый гына хезмәт тәҗрибәсе туплаган яшь белгеч “Алга“ колхозына рәис итеп билгеләнә.
– Бүгенгедәй хәтеремдә, 7 август иде ул. Бөтен колхозларда уракның кызган вакыты. Монда урып-җыю эшенә әле керешелмәгән дә. Малларга ашатырга печән дә хәзерләнмәгән иде, – дип искә ала ул вакытларны Җәүдәт абый.
Оештыру сәләте көчле булган, колхоз эшен биш бармагы кебек белгән, техника “теле“н аңлаган рәиснең тырышлыгы белән урак та вакытында төгәлләнә, печән-салам да җитәрлек хәзерләнә. Ул җитәкчелек иткән чорда сыер, сарык, дуңгыз, тавык фермалары гөрләп эшли. Авылда бер-бер артлы социаль объектлар сафка баса, яшь гаиләләр өчен йортлар салына, бик күп төзекләндерү эшләре башкарыла. Республика семинары югары дәрәҗәдә уздырыла. 33 яшьлек рәис, әнә шулай, колхозчыларны “йокыдан уята“.
Сәвия ханым да иренең уң кулы була. Авыл Советында сәркатип булып эшләсә дә, кирәк икән фермага эшкә чыга, бик күп мәдәни чаралар оештыра ул. Әнә шулай ярдәм итешеп, бер-берсен тулыландырып ун елга якын эшлиләр алар биредә.
– Күңел биреп, үз эшемне яратып, авыл халкын хөрмәт итеп эшләгәнгәдер, кодашлыларның бер дә җибәрәселәре килмәде үземне, – дип искә ала Җәүдәт абый ул вакытларны.
Кодаштан китсә дә, рәислектән китми Җәүдәт Хикмәтулла улы. Туган авылында “Чапаев“ исемендәге колхоз белән яңадан 13 ел җитәкчелек итә ул. Биредә эшләгән дәвердә дә төзелеш эшләре тукталып тормый. Районда иң беренчеләрдән булып мәчет сафка баса, балалар бакчасы төзелә, колхоз ашханәсе төзекләндерелә, машина-трактор паркы техника белән баетыла, буа буылып карп балыклары үрчетелә, йортларны газлаштыру, авыл урамнарын асфальтлау эшләре киң колач белән бара. Әлеге чор артта калса да, хәзер дә авыл хуҗалыгы тармагы белән кайнап яшәгән вакытларын, үзе төзеткән объектларга карап көч-егәре ташып торган елларын бик еш сагынып искә ала Җәүдәт абый.
– Әмма күңелдәге төерне дә әйтми булмый. Авылдагы күп кенә биналарның бушлыгы, кайчан гына гөрләп үскән ашлык басуларының чәчелми ятуына йөрәк әрни, – ди ул.
Лаеклы ялга чыгар алдыннан әтисе кебек урманчы вазифасын башкарып, райондагы яшел байлыкны саклауга, аны үстерүгә зур өлеш кертсә дә, барыбер туган як кырлары күңеленә якын кала Җәүдәт абыйның. Бары фермерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлагач кына күңеленә тынычлык таба ул. Бүгенге көндә җир улы 22 гектарда печән, арпа, бодай, арыш үстерә. Үзенең машина-трактор паркында бар төр техникасы бар.
– Яңаны да алырга мөмкин булыр иде. Әмма мин шул иске тимер-томыр арасында казынырга яратам, – дип елмая ул.
Кәримовларның тагын бер эшчәнлеге – ул эшмәкәрлек. Егерме елга якын инде алар авыл халкына сәүдә хезмәте күрсәтәләр. Авыл халкын азык-төлекле, биш кешене эшле итәләр.
Җәүдәт абый бик моңланган чакларында кулына гармунын алырга ярата. Бу мизгелләрдә янына җыелышкан бала-оныкларына, 47 ел иңне-иңгә терәп яшәүче җәмәгате Сәвиягә яратулы карашын ташлап җыр суза ул. Өч балалары – Лилия, Ленар, Лилиананың җиде баласы үсеп килүенә бик сөенәләр алар. Һәр ялда өй эче аларның шат авазына күмелә.
– Әтинең мин – килененә “кызым“ дип дәшүе, кияүләрен улларыдай якын итүе безне үз балаларыдай күрүе турында сөйли. Чынлап та, без бу өйдә әти җылысы, әни назы күрәбез. Әни белән гөрләшә-гөрләшә табын әзерләү, бакчада эшләү бик рәхәт. Берәр эш планлаштырсак, уй-ниятебез булса, әтинең төпле киңәшенә колак салабыз. Чөнки беләбез, әти сүзе – иң үтемлесе, – ди 20 ел элек Кәримовлар йортына килен булып төшкән Альбина.
Әнә шулай, балалар ихтирамын, хөрмәтен тоеп та яшиләр Җәүдәт абый белән Сәвия апа. Ә бу көннәрдә гаилә башлыгы алардан бәйрәм котлаулары кабул итә. Муллык-байлык чорында 70 яшьлек юбилеена килеп җиткән Җәүдәт абыйга без дә, балаларының теләкләренә кушылып, гомер көзендә дә әнә шулай актив булып калырга язсын дибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев