Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Ирек Шәрипов: Тынычлыкның кадерен белергә, үлгәннәрнең каберен белергә кирәк

Кырындыда туып-үскән якташыбыз, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов быел җәй әтисенең гомерлек хыялын тормышка ашырган - Курс сугышында һәлак булган бабасының каберен барып күргән. Ирек әфәнде хис-кичерешләре белән "Шәһри Казан" газетасы белән дә уртаклашты. - Әти бик яшьли мәрхүм булды, гомерлек хыялы - әтисенең каберен...

Кырындыда туып-үскән якташыбыз, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов быел җәй әтисенең гомерлек хыялын тормышка ашырган - Курс сугышында һәлак булган бабасының каберен барып күргән. Ирек әфәнде хис-кичерешләре белән "Шәһри Казан" газетасы белән дә уртаклашты.
- Әти бик яшьли мәрхүм булды, гомерлек хыялы - әтисенең каберен барып күрү иде. Энекәшем белән миңа кечкенә чакта да гел, менә үсәрсез дә, бергәләп Курск сугышы булган урыннарга барып кайтырбыз, дия торган иде. Быел исә әтинең амәнәтен үтәдек, шөкер, ди Ирек Илдусович.
Ирек әфәнденең бабае Гәбделхак Шәрипов Әгерҗе районының Исәнбай авылыннан. Сугыш башлануга ук аны фронтка җибәрәләр. Ире белән дүрт еллап кына яшәп калган хатыны 3 яшьлек улы һәм яңа туган ике айлык нарасые белән ялгызы торып кала. Кызганыч, Гәбделхак абыйга сугыштан исән әйләнеп кайтырга насыйп булмый. 32 яшендә ул Курск сугышында вафат була.
- Бабабыз җирләнгән урынны "похоронка" кәгазеннән укып белә иде, элегрәк без ул авылны картадан таба алмадык, интернет заманы килгәч, кайда икәненә төшендек, энем белән балаларыбызны алып юлга кузгалдык. 3 көнлек сәфәр барышында без үзәк Россиянең 7-8 төбәген күрергә өлгердек. Үз илең белән горурлану хисен, аның матурлыгын әнә шундый сәфәрләр вакытында аңлыйсың икән, - ди Ирек әфәнде.
Владимир, Орел, Тула, Курс якларына килүгә үк тыныч, имин тормышта яшәвебез белән бәхетле икән без, дип уйлап куйган бертуган Шәриповлар. Курс Дугасы сугышлары Сталинградтан кала иң зур сугышлардан санала. Ничә еллар узса да бу якларда сугыш елларын искәртеп торган монументлар, каберлекләр, хәрби техника адым саен. Ватаныбыз өчен көрәшкән солдатларның йөрәк тибеше җир астыннан ишетелә күк. Кайчандыр казылган окопларны яшел чирәм тигезләп китсә дә, атаклы Дуга сугышларын онытмыйлар биредә. Менә Гәбделхак абый җирләнгән Панская авылы. 100ләп кенә хуҗалыгы булган бу авыл хәзер Орел төбәгенә(?) карый. 1943 елның кышында монда фронт сызыгы узган. Авылда елга ага. Ярның бер ягында хуҗалыклар, икенче ягында басу җәйрәп ята. Сугыш чагында немецлар авылны басып алганнар, ә безнекеләр нәкъ менә елганың икенче ярында - басуда торганнар. Апрель аена кадәр барган бәрелешләрдә биредә 800ләп ватандашыбыз һәлак булган. Бер көндә генә дә, әйтик 1943 елның 8 мартында 25ләп кешенең гомере өзелгән. Алар арасында Гәбделхак абый да бар. Болар хакында Шәриповларга Панская авылында озак еллар яшәүче 85 яшьлек карт сөйләгән. Ни хикмәт, авылда чит төбәк номерлы машина килгәнне күрүгә, Туганнар каберлеге янына берничә кеше җыелырга да өлгергән. Авыл халкы кунакларны ягымлы каршы алган. Панская авылы аксакалы Курс сугышын яхшы хәтерли. Ул чакта аңа ун яшь булган.
- Апрель аенда авылны дошман явыннан азат иткәч тә, шактый хәрби техника калды. Без шул танкларда уйнап үстек. Бары 1950 елларда гына ул техниканы авылдан чыгардылар. Яз көне басу мәетләр белән тулган иде. Авыл халкы аларның сөякләрен башта берничә кабергә җыеп күмде, соңрак авылдан читтәрәк Курс сугышында һәлак булганнар өчен Туганнар каберлеге булдырылды. Барлык корбаннарны берләштереп шунда җирләделәр,- дип сөйләгән карт.
Шәриповлар үзләре белән дәү әнисе кабереннән бер уч туфрак алып барганнар, аны Туганнар каберлегенә салганнар. Бабайлары күмелгән урыннан да бер уч туфрак алып кайтып дәү әнисе зираятына илткәннәр. Шул рәвешле, әбисе белән бабае арасын якынайтырга теләгән оныклары.
Бу тарихны Ирек әфәнде миңа юкка гына сөйләмәде. Нәкъ менә шул сәфәрдән соң, тынычлыкның кадерен белергә кирәклеге турында ныграк уйлана башлаган ул.
- Иң мөһиме бу хакта киләчәк буына җиткерергә кирәк, балаларыбыз, оныкларыбыз, барыбыз да бүгенге имин тормышыбызга, шөкер итсәк иде. Сугыш якында гына икән бит. Афәтләр күрергә язмасын. Мөмкинлеге булган һәр кешегә бабайларының каберләренә зиярәт кылырга кирәк. Нәсел тарихыбызны белү, икмәк кадерен, тыныч тормышның тәмен тою өчен кирәк бу. Юкка гына исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, димиләр бит. Үткәнебезне барлау күп нәрсәләргә яңача карарга ярдәм итә ди, - Ирек Шәрипов.
Эльвира МОЗАФФАР.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев