Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
Кайдан башлыйм икән?
Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени? Әмма үз эчемдә йөртеп шундый арыдым, сезгә язсам, җиңелрәк булмасмы дип уйладым. Язганымны укып, барыбер бер кеше дә мине танымаячак. Әйтәм бит, бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем булмады моңарчы.
Кайдан башлыйм икән?
Мин кияүгә кыз булып чыктым. Дөрес, аңа кадәр йөргән кешем бар иде. Юк кына сәбәп белән аерылыштык. Бөтенләйгә аерылышу да түгел кебек иде әле, үпкәләшкән кебек кенә иде. Дуслашырбыз дип көттем. Һәм шул арада поездда авылга кайтканда булачак ирем белән таныштым. Шунда ук гашыйк булдым, яраттым дия алмыйм. Теге егетемә үч итеп кенә йөреп киттем бугай. Яшь чакта мондый җүләрлекләрне күп кызлар эшли бит. Ә аннан, бер йөри башлагач, кешегә ияләшәсең икән. Мин дә шулай ияләштем. Яратам кебек тә тоелды. Өстәвенә, теге егетем дә кабат яныма әйләнеп килмәде. Хәзер уйлыйм, мин башка берәү белән очрашып торганда, кабат ничек кире килә алсын инде ул? Эчемдә ниләр барын, ниләр уйлап йөргәнемне берничек тә белә алмый бит инде.
Шулай итеп, иремә тиз генә кияүгә чыгып куйдым.
Беренче төннән үк тормышым мәхшәргә әйләнде. Чөнки беренче якынлык вакытында кан килмәде. Нигә шулай булганын, сәбәбен үзем дә белмим. Кайберәүләрнең шулай була дип укыганым булды. Шул беренче төннән мин ирем өчен «сөйрәлчек»кә әйләндем. Өзмәде-куймады: «Син теге егет белән йоклаган булган», – дип кабатлады миңа. Күземне дә ачтырмады. Гаебем юк синең каршыңда дип, матур итеп тә аңлатып карадым, еладым да, үпкәләдем дә. Ярый әле шунда ук балага узмадым, югыйсә баланы да үзенеке димәгән булыр иде.
Туй узуга аерылып китмәгәнемә бүгенгәчә үкенәм. Иртән торуга чыгып китсәм, «үзе гаепле иде, шуңа китте» дип әйтүеннән курыктым. Нигәдер үзе дә кит димәде. Мине гомер буе талап яшәде генә. Һәрвакыт аның алдында гаепле булдым. Хәзер уйлыйм, кыз түгел идең дип әйтсә дә, ул моңа үзе ахыргача ышанмагандыр, шуңа гына минем белән аерылышмагандыр. Ә мине гел битәрләп яшәү аның өчен кулай гына иде бит.
Ничектер яшәлде инде шулай. Башта бала тугач үзгәрмәсме дип көттем. Кызым туды, аннан улым. Барыбер һаман «сөйрәлчек» булдым. Аннан олыгая төшкәч туктар, онытыр дип көттем. Инде менә икебез дә 50 гә җитеп киләбез – юк, онытмый. Аз гына төшереп алса, бетте инде, гел шуны сөйли.
Гаепсездән гаепле булып яшәүләрнең авырлыгын белсәгез иде сез! Шушы еллар эчендә ялгыш бер тапкыр берәүгә дә күз салмадым. Хатын-кыз бәхете дә күрмәдем, яратылмадым. Соңгы вакыт гел бернәрсә турында гына уйлыйм. Әллә иргә үч итеп хыянәт итәргә инде? Эштә мине якын итеп йөргән берәү бар. Әгәр үзем моны теләсәм, ул минем белән аралаша башлаячагын бик яхшы беләм. Моны гел сизеп торам. Ирем, «сөйрәлчек», дип мыскыллаганда бу кадәр авыр булмас иде шәт. Тик күңелемә яңа газаплар алырмын дип тә куркыта. Ул яшерен очрашуларның ахыры хәерле булып беткәне юк бит инде берәүнең дә. Әмма башыңа бу уй бер кергәч, аннан котылып та булмый инде.
Киңәш ишетергә телим дип язмадым, күбрәк күңелемне бушатырга. Хәер, киңәш бирсәгез дә ярый. Гаепләргә генә кирәкми. Минем урында берегезнең дә булуын теләмим.
Исемемне куймагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев