Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Исән диеп өмет иткәнсеңдер

"18 ел инде туган көнемне үткәргәнем юк. 1996 елның 4 июлендә - туган көнемдә Чечняда һәлак булган газиз улымны җирләгәннән бирле минем өчен туган көн бәйрәме юк", - ди Әгерҗедә яшәүче Тәнзилә ханым ТУКАЕВА. 2нче шәһәр мәктәбен тәмамлаган Илдар Тукаевны 1995 елның 19 ноябрендә - 18 яше тулган көнне үк...

"18 ел инде туган көнемне үткәргәнем юк. 1996 елның 4 июлендә - туган көнемдә Чечняда һәлак булган газиз улымны җирләгәннән бирле минем өчен туган көн бәйрәме юк", - ди Әгерҗедә яшәүче Тәнзилә ханым ТУКАЕВА.

2нче шәһәр мәктәбен тәмамлаган Илдар Тукаевны 1995 елның 19 ноябрендә - 18 яше тулган көнне үк армиягә озаталар.
- Сер түгел, ул заманда ата-аналарның улларын армиядән алып калу өчен әллә нинди юлларга барган чагы иде. Ләкин Илдарыбыз безгә бу турыда авыз да ачтырмады, "мин хезмәт итәргә тиеш" дип бу сөйләшүгә нокта куйды. Димитровградта хезмәт иткәндә ике тапкыр янына барып кайттык. Бик сөенгән иде балакаем. Аны соңгы тапкыр күрүебез булган икән, - дип искә ала Тәнзилә апа.
96ның мартында әле биш ай гына хезмәт иткән япь-яшь солдатны Чечняга җибәрәләр. Биредә канлы бәрелешләр барган авыр еллар. Илдар Чечнядан нибары бер хат язып калырга өлгерә. "Минем өчен борчылмагыз, барысы да әйбәт булыр", дип язган соңгы хатын әнисе әле дә бик еш кулына алып, авыр хатирәләргә бирелә.
- Бер айдан артык хаты булмагач, эч поша башлады, күздән йокы качты. Хәрби комиссариат аша эзләтеп карарга булдык. Ышанасызмы-юкмы, 27 майда каты яралардан госпитальдә гомере өзелгән балакаемның үле хәбәре безгә 29 июньдә генә килеп иреште. Мин аңымны югалтканмын. Врачларга рәхмәт, гомеремне саклап калдылар ул чакта, - дип сөйләгәндә ирексездән тамакка төер тыгыла. Ана йөрәге әле дә чыдый инде...
Әле алай гына да түгел, "220нче груз" дип йөртелүче солдат мәете Ростов-Доннан Әгерҗегә 16(!) көн кайта. Казанга кайтып җиткәч тә "гробны җибәрергә вагон юк" дип хәбәр итәләр.
- Ул чактагы райпо идарәсе рәисе Фәрит Габбасовка рәхмәт, КамАЗ белән улыбызны өйгә алып җиткерделәр. Гробны өйгә алып кергәч, улымның битендә кортлар йөргәнен күреп, ничек йөрәгем шартламады икән димен хәзер. Җәен 16 көн юлда йөргән мәет кортлап беткән, гроб ярыгыннан да кортлар чыга башлады. Менә ничек "кадерле" бездә солдатлар, - дип тагын күз яшьләренә күмелә Тәнзилә ханым. Аны тынычландырырга тырышып:
- Йөрәк ярагызны яңартуым өчен гафу итегез, - дисәм дә, чәчәк кебек гомере өзелгән газиз баланың ана күңеленнән бер генә минутка да чыкмаганын бик яхшы беләм мин дә.
- Кайберәүләр 18 ел узган бит инде, тынычланырга вакыт дип йөрәкне телгәлиләр. Гомерем азагына кадәр минем йөрәк түреннән чыкмый торган авыр яра икәнне аңламыйлар шул алар. Биш ел көн саен зиратка йөрдем. Әле хәзер дә урамда сабакташларын, укытучыларын, дусларын күрсәм дә күңел тула. Менә ноябрьдә 34 яшь тулган булыр иде. Бик мәрхәмәтле, әти-әни дип өзелеп торучы бала иде ул. Өйдәге эшләрне гел бергә эшли идек. Хәтта өй җыештыра башласам да, бер бүлмәне мин юсам, ул икенчесен юып чыга иде...
Газиз улларын әнә шул бер мәгънәсез сугышта югалткан Тәнзилә апа белән Алик абыйны юатыр сүзләр юк ул. Әле ярый, шул иң авыр чакларында кызлары Эльмира аларга онык бүләк итә.
- Илнурыбызга юанып гомер уза, бу олы хәсрәт сәламәтлекне дә нык какшатты. Кызыбыз аңа сеңелкәш тә алып кайткач, гаиләбез тагын да түгәрәкләнеп киткәндәй булды. Ләкин Илдарыбызны беркем дә алыштыра алмый инде. Төшләремә күбрәк аның балачагы керә. Йоклар алдыннан гел "улым төшемә керсә ярар иде", дип ятам. Радиодан йә телевизордан "Кичер, әнкәй, кичер, кайта алмавымны" дигән җыр юлларын тыңлаганда тагын күз яшьләренә буылам. Юксынуга түзәр мәлләр калмаганда балакаемның фотоларын, киемнәрен кулыма алып, улым белән сөйләшәм...
... Бер генә анага да йөрәк парәсен үзеннән алда кара гүрләргә илтеп куярга язмасын. Бу - Әниләр көне алдыннан Тәнзилә ханымның һәм балаларын югалткан барлык аналарның иң зур теләге.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев