Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Исәнбайдан Илгизә апа Сабитова: “Оныкларыма кирәк әле мин“

Илгизә апа өендәге берсеннән-берсе матур, шау чәчәктә утырган гөлләренә карый да уйга чума. "Балаларымны үземнән алда тартып алдың, оныкларыма, берүк, гомер бир" дип Ходайга ялвара. Гөл яфракларын сыйпый-сыйпый күз яшьләренә дә ирек бирә ул. Ике бөртек баласы - Илсурының 35 яшендә, Раушаниясенең 45 яшендә гомере өзелер дип кем уйлаган... Бар...

Илгизә апа өендәге берсеннән-берсе матур, шау чәчәктә утырган гөлләренә карый да уйга чума. "Балаларымны үземнән алда тартып алдың, оныкларыма, берүк, гомер бир" дип Ходайга ялвара. Гөл яфракларын сыйпый-сыйпый күз яшьләренә дә ирек бирә ул. Ике бөртек баласы - Илсурының 35 яшендә, Раушаниясенең 45 яшендә гомере өзелер дип кем уйлаган...

Бар иде шул бәхеттән чәчәк аткан чаклары. Фермада 45 ел сыер сауды Илгизә апа. 25шәр сыерны икешәр тапкыр кул белән савып кара әле! Ярый әле, Раушаниясе дә, Илсуры да мәктәптә укыганда ярдәмгә ашыгалар иде. Үзе дә шулай дип искә ала:

- 32 сыер савучы эшләдек без. Әниләре янына килгән 32 баланы да өстәсәң, кичен сыер фермасы Сабантуйны хәтерләткән икән. Фермаларның гөр килеп торган чаклары бар иде шул! Эх, кайтырга иде яшьлеккә, - дип куя Илгизә апа.

Данлыклы сыер савучы гына түгел әле Илгизә апа, 25 ел кияү белән торган менә дигән "теща" да ул. Килен белән каенана арасында аңлашылмаучылыклар килеп чыккаласа да, кияү белән "теща" арасында ник бер сүзгә килү булсын! Балаларга аерым йорт та салалар, әмма кияве Расим да, кызы Раушания дә башка чыгарга уйламыйлар да. Аларның балалары Руслан, игезәкләре Ләлә белән Лилия дә әби-бабай тәрбиясендә үсә. Бер түбә астында ничә җан бик бәхетле яшиләр алар!

- Бик рәхәт гомер кичергәнбез икән. Әнә, өебез дә менә дигән, ныгыттык, матурладык, каралты-кураларыбыз да бик төзек. Шуларга куанып яшисе иде дә бит. Нишлисең, балаларның гомере булмады. Ә алардан башка бу дөньяның ни кызыгы бар соң, - ди ачынып Илгизә апа.

35 яшен яңа тутырган Илсурын фаҗигале төстә вафат булыр дип кем уйлаган. Аның юклыгына инде 19 ел вакыт узган. Улын искә алмаган көне юк Илгизә апаның.

- Тукай авылында яшәүче киленем Алсу, оныкларым онытмыйлар, рәхмәт. Хәлемне дә белеп торалар, киләләр дә, - ди ул.

Ә менә Раушаниясенең үлеме тагын да картайта Илгизә апаны.

- Кем уйлаган балаларымны үз кулларым белән мәңгелек йортка озатырмын дип. Хәзер ничекләр чыдадым икән мин бу хәсрәткә дип уйлыйм, - ди ул.

Раушаниясенең үлемен ире Расим да бик авыр кичерә. Хатыны вафат булгач озак та үтми, ул да 48 яшендә якты дөнья белән хушлаша. Өч баланы аякка бастыру Илгизә апага кала. Хәзер инде икесе башлы-күзле булганнар. Руслан белән Зиләнең уллары Әмир үсеп килә. Алар әбиләре белән бергә яшиләр. Кызлар Сарапулга укырга китәләр. Лилия дә тормышка чыккан инде. Җәмәгате Рөстәм белән Гүзәлне үстерәләр.

- Хәзер минем бөтен тормышым шушы балалар инде. 54 ел бергә гомер кичергән ире Заһид та мәңгелеккә китеп барды. Үзем дә 77гә җиттем инде. Шулай да минем әле онык-оныкчыкларыма кирәгем бар. Мин - аларга әби генә түгел, әти дә, әни дә хәзер, - ди Илгизә апа.

Әнә ул уенчыклары янында мәш килүче кечкенә Әмир белән Гүзәлне кулларына алды да:

- И-и, балалар, пар канатлы, бәхетле булып үсегез. Ходай сезне әти-әниегездән аермасын, берүк, - диде.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев