Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иж елгасында суга баткан ирне эзлиләр

    16 июльдә Иж елгасында Удмуртиядән килгән 32 яшьлек ир һәм аның 12 яшьлек улы баткан иде. Чаллыдан килгән коткаручылар яшүсмернең гәүдәсен биш көннән соң - 21 июльдә яр буеннан 15 метр эчтәрәк табып алалар. Ә аның әтисен эзләү дәвам итә. Исегезгә төшерәбез: 32 яшьлек ир ике улы белән су коенырга...

    16 июльдә Иж елгасында Удмуртиядән килгән 32 яшьлек ир һәм аның 12 яшьлек улы баткан иде.

    Чаллыдан килгән коткаручылар яшүсмернең гәүдәсен биш көннән соң - 21 июльдә яр буеннан 15 метр эчтәрәк табып алалар. Ә аның әтисен эзләү дәвам итә.

    Исегезгә төшерәбез: 32 яшьлек ир ике улы белән су коенырга килгән була. Ир бер улын елганың икенче ярына чыгара. 12 яшьлеген алып чыккан вакытта икесе дә су төбенә китәләр. Ирнең иптәше дә, агым көчле булганлыктан, дустын һәм аның улын коткара алмый.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: