Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Яхшы атаның хакы...

Көчек авылында гомер кичерүче сугыш һәм хезмәт ветераны Хәйдәр ага ЮЛАЕВны 95 яшьлек юбилее белән котлап кайткан көннән бирле күңелем канатланып йөри. Югыйсә, сәбәп тә юк сыман. Хәер, бу канатларны Хәйдәр аганы хөрмәтләп тәрбияләүче кызы Гөлшат һәм аның җәмәгате Фиринил Камалиевлар куйды, ахры. Аларның әтиләренә булган чиксез олы хөрмәте, яратуы...


Көчек авылында гомер кичерүче сугыш һәм хезмәт ветераны Хәйдәр ага ЮЛАЕВны 95 яшьлек юбилее белән котлап кайткан көннән бирле күңелем канатланып йөри. Югыйсә, сәбәп тә юк сыман.
Хәер, бу канатларны Хәйдәр аганы хөрмәтләп тәрбияләүче кызы Гөлшат һәм аның җәмәгате Фиринил Камалиевлар куйды, ахры. Аларның әтиләренә булган чиксез олы хөрмәте, яратуы сокландырды да, уйландырды да.
- Безнең әтиебезне хөрмәтләми мөмкин түгел. Гасырга якын гомерендә аның башыннан ниләр генә кичмәгән дә, ниләр генә булмаган, - дип сөйләп китте Гөлшат ханым.
...Тумышы белән Башкортостанның Әлшәй районы Никифар авылыннан икән Хәйдәр ага.
- Фамилиясе Юлаев булуы башкортларның милли герое Салават Юлаев белән бәйле. Әтиемнең бик ерак бабасының нәселе нәкъ менә әлеге Крестьян башлыгы нәселенә барып тоташа. Моның шулай икәнлеген әтиемнең фамилиясе генә түгел, әлеге сугышның бер ядкаре буларак буыннан-буынга тапшырылып килгән күн сумка һәм камчы да раслап тора, - диде Көчек мәктәбендә күп еллар балаларга тарих фәнен укыткан ветеран мөгаллимә.
Гөлшат ханым әти-әнисе үрнәгендә укытучы булырга карар кылгандыр, мөгаен. "Әнием Гөлсем дә укытучы булган, тик Ходай аны кыска гомерле итеп яраткан. Ул 32 яшендә яман шеш авыруыннан дөнья куйган. Миңа ул чакта 8 яшь кенә иде әле", - ди ул күз яшен күрсәтмәскә тырышып. Хәйдәр ага да башлангыч сыйныф укытучысы һөнәренә ия булган. Тик туган авылы Никифар мәктәбендә математика, НВП кебек төгәл фәннәрне укытырга туры килә аңа. Сугыш вакытында самолет двигательләре ремонтлау кебек җаваплы вазифаны нәкъ менә аңа ышанып тапшырулары төгәллекне ярату сыйфаты белән бәйледер.
- Сугышка кадәр әтием Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, 1943 елда аны Свердловскига авиатехниклар мәктәбенә укырга җибәрәләр. Күпме генә фронтка озатуларын сораса да, "синең өчен фронт биредә" дип сугышка җибәрмиләр, - дип сөйли Гөлшат ханым.
Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән вакытлары еллар үтү белән Хәйдәр ага өчен җан газабына әйләнә: чик буенда постта торганда аяклары бик нык туңып күнитекләрен аягыннан кисеп кенә алалар аның. Менә шул аякларының әрнеп сызлавы соңгы елларда төн йокыларын качыра ветеранның.
- Әтинең шәхси тормышында бәхете булмады. Әнинең вафатыннан соң ике тапкыр өйләнеп карады. Тик аларның берсе дә мәрхүм әниебезне алыштыра алмады шул, - дип дәвам итә Гөлшат ханым. Сәламәтлеге какшап ялгызы гына яши алмый башлагач, 2001 елда әтиләрен үзләре янына алып кайтырга карар кылалар. "Төпчек улыбыз Марс әтиемне Көчеккә алып кайту турында сүз кузгалткач, башта бераз икеләнеп калган идем. Тик ирем Фиринилнең дә шушы фикердә булуы икеләнүләрне юкка чыгарды", - ди ул. Тугызынчы дистәсен ваклаган әтиләре яңа яшәү шартларына тизрәк ияләшсен өчен, иң элек биредә дә Башкортостандагы хуҗалыгындагы кебек бал кортлары белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудыралар. Хәзер умартачылык - үзләренең дә яраткан шөгыле. Әтиләренә уңайлы булсын өчен мунчага да өйдән генә йөрердәй итеп көйләгәннәр, җылы бәдрәф тә булдырганнар.
- Читтә яшәүче улларыбыз Марс, Марсель, кызыбыз Альбина да, аларның җәмәгатьләре дә бабалары өчен "үлеп" торалар. Көнаралаш телефоннан шалтыратып хәлен сораштыралар, - дип сөенә Гөлшат ханым. Әйе, бу йортта олыларга ихтирамлы караш "ана сөте" белән сеңдерелә.
- Балаларыбыз да, оныкларыбыз да өйгә килеп керүгә, иң беренче чиратта, бабалары бүлмәсенә кереп аның белән күрешәләр, хәле белән кызыксыналар, - ди Фиринил абый.
Элегрәк бу йортка мәктәп укучылары да еш килә торган булган. Бөек Җиңү бәйрәме көннәрендә балаларны аеруча сагынып көтеп алган һәм хатирәләре белән уртаклашкан ветеран. Тик менә соңгы елларда күбрәк урын өстендә шул Хәйдәр ага. Аяклары бик борчый, колаклары да начар ишетә. Тик ул район хәлләреннән дә, дөнья яңалыкларыннан да хәбәрдар. "Ашатырга кергән арада да яңалыклар турында сөйләп чыгам", - ди ветеранның кызы. Әнә, район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Нурмөхәммәтов 95 яшьлек юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы Валерий Макаров котлауларын һәм бүләкләрен, күчтәнәчләр тапшыргач та бу хакта бик тәфсилләп аңлатты ул әтисенә.
Менә шулай, "Яхшы атаның хакы йөз яхшы остазның хакыннан да олырак" дигән мәкальнең дөреслеген раслап яшиләр бу гаиләдә. Ата хакын хаклаган Гөлшат апа белән Фиринил абыйга картлык көннәрендә үзләренә дә балаларының кадер-хөрмәтендә яшәргә насыйп булсын иде.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев