Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Яңа Эсләгем, юкка чыкма әле...

Тамырлары белән шушы кечкенә генә авылга береккән авылдашлар гүзәл табигатьле Яңа Эсләккә очрашуга кайткач күңелдәге хисләрен, сагыну-юксынуларын, күз яшьләрен яшерә алмадылар. Һәрберсенең теләге бер генә иде: "Авылкаем, юкка чыкма әле, яшәргә бит синең хакың бар". Чынлап та, очрашуга ашкынып килделәр ул көнне. Әнә, шушы авылда ишле гаиләдә туып-үскән һәм күп...

Тамырлары белән шушы кечкенә генә авылга береккән авылдашлар гүзәл табигатьле Яңа Эсләккә очрашуга кайткач күңелдәге хисләрен, сагыну-юксынуларын, күз яшьләрен яшерә алмадылар. Һәрберсенең теләге бер генә иде: "Авылкаем, юкка чыкма әле, яшәргә бит синең хакың бар".
Чынлап та, очрашуга ашкынып килделәр ул көнне. Әнә, шушы авылда ишле гаиләдә туып-үскән һәм күп еллар Исәнбайда яшәүче, ветеран укытучы Фәридә апа Ахунҗанова белән Үзбәкстанда гомер иткән, картлык көнендә Ижауга кайтып төпләнгән Сания апа Айдарованың күрешмәгәннәренә 50 еллап булган инде. "5 сыйныфта бер парта артында утырган идек. Сердәшем дә, дустым да иде Сания. Менә бит язмыш безне 80 яшебезне куып килгәндә тагын очраштырды", - диде Фәридә апа күз яшьләрен сөртеп.
Тарих битләреннән
Яңа Эсләк район үзәгеннән 84 чакрым ераклыкта урнашкан. Аны моннан 84 ел элек Иске Эсләк авылыннан берничә гаилә хуҗалык әйберләрен кул арбасына төяп, терлекләрен җитәкләп, 12 чакрым ераклыктагы әрем үскән җиргә күчеп нигезләгәннәр. Яңа урынга төпләнгәнгә күрә аны Яңа Эсләк дип атаганнар да инде. Ә Эсләк сүзе каян килеп чыккан соң? Иске Эсләк авылының чын исеме Песләк (Песнәк) булып, соңрак Эсләк рәвешенә үзгәргән. Риваятьләргә караганда элек бу тирәдәге калын урманнарда песнәкләр күп булган.
Колхозлашу елларында Яңа Эсләктә 75 хуҗалык исәпләнгән. Авыл гомер-гомергә бер урамлы гына булган. "Ул елларда Әминнәр нәселе авылның яртысын тәшкил итә иде", дип сөйлиләр өлкән буын кешеләре. 3 бертуган Рәхмәтулла, Зариф, Шәймөхәммәт Әминевлар гаиләләренең өйләре дә рәттән булган. Чын хезмәт кешеләре булганнар агай-энеләр.
Һәр йортта 5-6, хәтта 7-8 бала булуын исәпкә алсак, ул елларда Яңа Эсләкнең халкы шактыйга җыелган. Хәкимовлар, Сибгатуллиннар, Арслановлар, Абдуллиннар, Мөслимовлар, Хөснетдиновлар, Әминевлар, Миңнекәевлар, Ихсановлар, Булгаковлар, Хәмидуллиннар, Тимуршиннар гаиләләре - иң ишлеләрдән. Заманында биредәге ат абзарында Габбас абзый, аннан соң Фәрит Арсланов эшләгән. Тимерчелек алачыгында эшләгән Хәсән абзый, Габдрахман Әхмәдишин, пекарняда Мәннән Хәмидуллин, колхоз кортлыгында Миңнегәрәй Җәлилов, Минһаҗетдин Атаманов, җил тегермәнендә Габдрахман Вәгыйзов, амбарда Гайсә Мөслимов, Шәех Абдуллинны, сарык караучылар Зәйтүнә Әминева, Галимә Каерова, Зәкия Гыйльметдинова, Фәүзия Әхмәдишинаны, дуңгызчылык фермасында хезмәт куйган Шәмсенур Хәмидуллинаны, сыер савучы Шәмсенур Гобәйдуллинаны һәм башкаларны бүген дә олы хөрмәт белән искә алалар. "Заманында Яңа Эсләктә 1700 баш сарык, 100 баш ат асралды. Сарык караучылар көнгә берәр центнер йон кыркалар иде", - дип искә алды ветеран зоотехник Рәҗәб Нәфыйков.
Миннәхмәт абзый Ихсанов сугыш елларында авылда иң хөрмәтле кеше булган. Ул авылдашларын сарык тиресеннән тун-толыплар, юрганнар тегеп сөендергән. Яңа Эсләк кечкенә булса да, гармунчылары белән дан тоткан. Каеровлар, Атамановлар, Сибгатуллиннар, Ихсановлар, Җәлиловлар һәр бәйрәмне гармун моңына күмгәннәр. Сибгатуллиннар нәселеннән Ринат - республикада танылган баянчы. Ул Әлфия Авзалова, соңрак Зәйнәп Фәрхетдинова-Зөфәр Билалов белән концертлар да куеп йөргән.

Ничек яшисең, авыл?
Яңа Эсләктә 16 хуҗалыкта 26 кеше гомер кичерә. Кышка 6 әби балалары янына шәһәргә китә. Авыл олы юл өстендә булганлыктан, урамга асфальт түшәлгән. Су колонкалары булмаса да, коелар бар. Кибет тә, клуб та, медпункт та юк, газ да кермәгән. Халык кирәк-яракка Кадыбашка, Исәнбайга йөри. Авылда иң өлкән кеше - 89 яшьлек Зәйтүнә әби Хәмидуллина. Галия Сибгатуллина, Хәния Җәлилова, Зәйтүнә Әминова, Мөнирә Хәкимова, Рәйсә Миңнекәева, Рәшидә Мөслимова, Мәдинә Галләмова, Наҗия Әминева, Сәкинә Җәлилова да - 80не узган карчыклар. Авылның иң нәни кешесе - Зәйтүнә әбинең оныкчыгы Самат Хәмидуллинга 3 ай. "Авылыбыз бик матур безнең. Күп йортлар буш торса да, аларны да ташламыйбыз. Үләннәрне чабып, тәртиптә тотарга тырышабыз. Җәен әбиләре янына каладан бала-чага кайткач урамыбыз җанланып китә. Ә кышын күңелсезрәк инде. Шулай да авылдан китәсе килми", - ди Яңа Эсләкнең активисты Фәния ханым Хәмидуллина. Суфия апа Булгакова да төп нигездә 4 туганын каршы алып яши. Һәр көнне әбиләрнең хәлләрен белеп торучы бу ике апа авылны яшәтү өчен тырышучылар дисәк тә ялгыш булмас. Биредә Равил-Гөлфия Әхмәдишиннар гаиләсе генә сыер асрый. "Бер сөтлебикә бөтен авылны туендыра", - диләр авыл апалары шаяртып.

Очрашулар җылыта күңелне
Узган ел Казанда яшәүче авылдашлары Альберт Арсланов тәкъдиме белән беренче тапкыр очрашкан булганнар. "Элегрәк Кадыбаш Сабан туена кайтканда Алга, Татарстан авылларында туып-үскәннәрнең очрашырга җыенуларын ишетә идем. "Ә нигә безгә дә очрашу уздырмаска әле", дигән уй һич кенә дә тынгылык бирмәде. Һәм бу хыялны узган ел тормышка ашырдык. Хәзер ел саен мондый матур бәйрәм уздырачакбыз", - диде Альберт әфәнде. Быел да 100дән артык кеше кайткан бәйрәмгә. Аларны Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов та сәламләде. "Кендек каны тамган туган җиргә кайту, очрашу-күрешү хисләре гомергә хәтердә уелып кала бит ул. Шуңа күрә ешрак кайтыгыз туган җиргә, элемтәләрне өзмик", - диде ул аларга мөрәҗәгать итеп.
Җыр-биюләр белән үрелеп барды бәйрәм. Бик күп хатирәләр яңарды... 7 бала үстергән Мөнирә апа Хәкимованың кызы Фәзилә дә хәзер инде Чаллыда балалары янәшәсендә гомер кичерүче әнисеннән бик күп сәламнәр җиткерде. "Әнинең бик кайтасы килгән иде. Әмма сәламәтлеге мактанырлык түгел. Туган якны, авылдашларны бик сагына", - диде ул.
Аннан авылдашлар елга буена төштеләр. Анда рәхәтләнеп күңел ачтылар. Авыл урамыннан әйләнделәр... "Очрашуга сусаган күңелләребез беразга гына булса да басылды. Киләсе елга авылның 85 еллыгында тагын очрашырга насыйп булсын", - дип таралаштылар кунаклар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев