Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Елаттылар

Тамаша залыннан чыкканда апа-әбиләрнең күзләрендә яшь иде. Кемнәр шулай тамашачыны елатырдай дәрәҗәгә җиткергәннәр дисезме? Үзебезнекеләр, Кичкетаң халык театры артистлары! Данил Салиховның "Туй күлмәгем - соңгы бүләгем" драмасы кызның саф мәхәббәтен кеше сүзенә карап таптап киткән егет, шәһәргә эшкә килгәч тулай торактагы бүлмәдәшенең акчасын урлауда гаепләп нахак бәла ягылган авыл кызының...

Тамаша залыннан чыкканда апа-әбиләрнең күзләрендә яшь иде. Кемнәр шулай тамашачыны елатырдай дәрәҗәгә җиткергәннәр дисезме? Үзебезнекеләр, Кичкетаң халык театры артистлары!
Данил Салиховның "Туй күлмәгем - соңгы бүләгем" драмасы кызның саф мәхәббәтен кеше сүзенә карап таптап киткән егет, шәһәргә эшкә килгәч тулай торактагы бүлмәдәшенең акчасын урлауда гаепләп нахак бәла ягылган авыл кызының ачы язмышы турында. Әнисе бик яшьли вафат булганнан соң әтисе тәрбиясендә генә үскән тәртипле, инсафлы авыл кызы бу гарьлеккә түзә алмый, үз-үзенә кул сала. Акчаны урлаучы да табыла. Ләкин инде соң була. Шундый тәрбияле кызның чәчәк кебек гомере вакытсыз өзелүен, аның әнисе белән рәттән җирләнүен, бердәнбер шатлыгы, юанычы булган кызын югалткан инвалид атаның ике газиз кешесе кабере янында басып торуын карау ифрат авыр, ирексездән күздән яшь ага.
Артистлары да ничек оста уйнадылар бит! Спектакль башлануның беренче мизгелләреннән үк тамашачыны үзләре белән драманың эченә алып кереп китә алдылар. Зал тын да алмый карады спектакльне. Геройлар белән бергә көлде, ә ахырга таба вакыйгалар кискенләшкән саен күз яшьләрен сөртеп утыра башлады. Спектакль тәмамлангач, зал, аягүрә басып, артистларны алкышлады. Район Мәдәният сараенда концерт-спектакльләр еш булган заманда хәтта Казан артистларына да тамашачыны шаккаттыру, аның күңел түренә үтеп керә алу җиңел түгел. Ә кичкетаңлылар тамашачының күңелен яулап алалдылар. Әгерҗе тамашачысы хәтта профессиональ артистларны да бик еш шулай көчле алкышларга, чәчәкләргә күмми. Бер өлкән яшьтәге апа түзмәде, чәчәге булмаса да, сәхнәгә менеп, елый-елый, артистларның барысының да кулларын кысып, ихлас рәхмәтен белдерми кала алмады. Тамашачы мәхәббәтен яулап алу менә шул була инде ул. Залдан чыкканда бер ханымның "Менә ничә еллар аларның чыгышларын карап барам, ел саен осталыклары арта. Ә быел Камал театры артисларыннан бер дә ким уйнамадылар", - дип ихластан әйткән мактау сүзләрен Кичкетаң халык театры артистларына газета аша җиткерми кала алмыйм.
Әйе, менә 10 ел инде бу театр яңа сәхнә әсәрләре әзерләп, тамашачыны сөендереп тора. Дистә ел эчендә егермегә якын әсәрне сәхнәләштереп, авылдашларына гына түгел, күрше-тирә авылларда да, Әгерҗедә дә күрсәттеләр. Әлнәшкә, Менделеев районының Песәй авылына, Ижминводыга, Ижау, Чаллы шәһәрләренә кадәр барып җиттеләр. Дөрестән дә, Рамилә Хикмәтуллина җитәкләгән халык театры артистларының сәхнә осталыгы елдан-ел үсә, тамашачысы арта.
"Туй күлмәгем - соңгы бүләгем" драмасында уйнаган ирле-хатынлы Рашат -Раушания Ногмановлар, Әнүзә Абдалова, Әлфинә Гыйльфанова, Әлфинә Латыйпова, Риф Гайнушин һәм Рамилә Хикмәтуллина рольләрне йөрәкләргә үтеп керердәй итеп башкарулары белән Чаллы тамашачысын да яулап алдылар. Бу атна башында алар әлеге әсәрне Чаллы Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә күрсәттеләр. Тамашачыларның байтагы Чаллыда яшәүче әгерҗелеләр иде. Алар да якташларының чыгышын басып алкышладылар. Халык театрларының XII "Идел-йорт" республика фестивалендә актив катнашканнары һәм сәхнә осталыгы өчен I дәрәҗә Диплом һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнүләре дә артистлар өчен зур сөенеч булды. Риф Гайнушин, Әнүзә Абдалова, Әлфинә Гыйльфанованың Дипломнарга лаек булулары да артистларга иҗат дәрте өстәде.
"Театр коллективының уңышларында авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Равилевичның тырышлыгы бик зур. Ул һәрвакыт эшебез белән кызыксынып, төрле яклап ярдәм итеп тора. Без аңа чиксез рәхмәтлебез, - ди Рамилә Хикмәтуллина. - Якташ рәссамыбыз Камил Мөхәммәтшинга да рәхмәтебез зур. Спектакльнең декорацияләрен ясауда ул - төп ярдәмчебез. Әгерҗе тарихы музее җитәкчесе Рәмзилә ханым Шакирова Чаллыга гастролебез вакытында безгә мораль ярдәм күрсәтүчебез булды. Менә шулай, уртак тырышлык белән әкренләп сәхнәдә уңышка ирешеп барабыз инде", - дип шатлыкларын уртаклашты ул Чаллыдан кайткач.
Гап-гади авыл артистларының 10 ел инде сәхнә тотуларына сокланмый мөмкин түгел. Халкыбызга рухи азык бирүче, театрга мәхәббәт тәрбияләүче Кичкетан халык театры коллективының сәхнә гомере озын булсын!
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев