Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Яшә җирдә эз калдырып, үкенерлек булмасын

    Гомере буе әнә шундый девиз белән яшәгән бу ханым - авылда иң кирәкле кешеләрнең берсе. Кичкетаң җирлегендә аңа йомышы төшмәгән кеше юктыр. Авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе урынбасарына (элеккечә әйтсәк, авыл Советы секретаре) адәм баласы якты дөньяга килгән көннән башлап гомеренең соңгы көненә кадәр нинди генә проблемалар белән мөрәҗәгать итмиләр...

    Гомере буе әнә шундый девиз белән яшәгән бу ханым - авылда иң кирәкле кешеләрнең берсе. Кичкетаң җирлегендә аңа йомышы төшмәгән кеше юктыр. Авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе урынбасарына (элеккечә әйтсәк, авыл Советы секретаре) адәм баласы якты дөньяга килгән көннән башлап гомеренең соңгы көненә кадәр нинди генә проблемалар белән мөрәҗәгать итмиләр дә, нинди генә белешмә-документ сорап килмиләр.
    Кичкетаң җирлеге Советын менә шушы бик җаваплы эшләрне зур төгәллек белән башкаручы Рамилә ХИКМӘТУЛЛИНАдан башка күз алдына китерү дә кыен. Юкка гына авыл башлыгы Зөлфәт Нуриев "Рамилә Зөфәровна - минем уң кулым. Халыктан аның хезмәтенә карата беркайчан зар ишеткәнем юк. Бөтен ирешкән уңышларыбызда аның да өлеше бик зур", - дими. Менә 30 ел инде алар икесе кулга-кул тотынып, бер-берсен күз карашыннан аңлап, халыкка намус белән хезмәт итәләр. Ә балалар бакчасы мөдире Сәрия Нуриева: "Рамилә ханым - Кичкетаң, бигрәк тә үзе яшәгән Барҗы-Умга халкы бәхете өчен туган. Ул - чын мәгънәсендә, халык хезмәтчесе", - ди. Рамилә ханым үзе дә: "Авыл кешесе безгә килми, кая барсын. Кем әйтмешли, бездә көн саен ачык ишекләр көне. Нинди генә сорау белән килсәләр дә ярдәм итәргә тырышам. Әгерҗегә барсам да авылдашлар үтенече артыннан йөреп, көн үткәнен сизмим дә. Кеше гозерен үти алсам, сабый баладай сөенәм. Барысына да ярдәм итеп булмаган чакта да, һичьюгы, җылы сүз белән юатып чыгарырга кирәк дигән максатны куеп эшлим", - ди.
    Районда әлеге эшне иң озак башкаручы һәм иң зур тәҗрибәле урынбасар - башка авыл җирлекләрендәге хезмәттәшләренең яраткан остазы да. "Соңгы елларда җирле үзидарә системасында законнар, таләпләр гел үзгәреп торганда без Рамилә апаны бик еш йөз төрле соравыбыз белән аптыратып бетерәбез. Шулхәтле гади итеп, бөтен нечкәлекләренә кадәр аңлата ул. Аның белмәгән нәрсәсе юк. Ничек барысына да җитешә, барысын да белә ул дип аптырыйбыз кайчакта. Рамилә апа - барыбыз өчен дә өлге. Аңа Ходай биргәндер мондый сәләтне", - ди остазына сокланып Көчектәге хезмәттәше Әлфирә Төхвәтуллина.
    Әйе, мондый суперактивлыгы аңа тумыштан килгән. Мәктәп елларында ук сабакташлары арасында лидер булуы белән аерылып торган. "Балтач клубы мөдире Зилә апа Зиннурова безне җыеп гел концерт-бәйрәмнәр оештыра иде. Без, бала-чагалар да, "әйдә, концерт куйыйк инде" дип аптыратып бетерә идек аны. Алтыдагы - алтмышка, диләр бит. Менә шуннан бирле тормышымны сәхнәдән башка күз алдына да китерә алмыйм. Мин яшәгән Барҗы-Умганың өлкәннәре - үзләре дә бик актив. Авылыбыз апаларына бер "сызгыру" җитә, хәзер җыелышып, әллә нинди матур идеяләр әйтәләр. Нәтиҗәдә, менә дигән бәйрәмнәр оештырабыз. Бездә әле дә элекке заманнардагы кебек концертлардан соң төнге 12ләргә кадәр җырлы-биюле уеннарда бергәләп күңел ачу матур гадәт булып саклана", - ди Рамилә.
    Кичкетаңда театр коллективы оештыру да - аның идеясе. Менә 10 елдан артык инде бу коллектив, ел саен авылдашларын гына түгел, күрше-тирә авыллардагы һәм Әгерҗе тамашачысын да спектакльләр белән сөендереп тора. Авыл артистларына халык театры коллективы исеме бирелүдә дә Рамилә Зөфәровнаның тырышлыгы гаять зур. "Авыл башлыгыбыз Зөлфәт Равилевич һәр башлангычыбызны хуплап, ярдәм итеп торгач, авыл үзешчәннәренең дә күңелләре күтәрелә. Инде ничә еллар сәхнәдән китмәүче артистларыбыз булгач, халык театры исемен саклап эшлибез әле", - ди Рамилә.
    Кичкетаң - районыбыз капкасы бит ул. Районга нинди генә дәрәҗәле кунаклар килсә дә, бу авылны читләтеп үтмиләр. Ә монда аларны Зөлфәт әфәнде белән Рамилә ханым җитәкчелегендәге команда колач җәеп каршы алып, күркәм йолалары, туган төбәкләренең гүзәл табигате белән таныштыралар, кунак итәләр. Авылда нинди генә бәйрәм, очрашулар, башка чаралар үткәрелсә дә Рамилә Хикмәтуллина аның үзәгендә кайный, башкаларны да үз артыннан ияртә.
    Бу ханым авылның мәшәкатьле тормышы белән яшәп, ничек барысына да өлгерә икән дип аптыраган чаклар да була. "Кызларым Чулпан белән Энҗе бәләкәйдән үк йортта зур ярдәмчеләрем булдылар. Хәзер аларга киявем өстәлде. Атна саен кайтып бөтен эшемдә ярдәм итеп торалар", - ди ул, мәрхәмәтле балалар тәрбияли алуына сөенеп.
    Менә шулай туган авылын җанландырып, аны читләрдә танытып, халкына намус белән хезмәт итеп, гомер үткәне сизелмәгән дә. Илле бишенә килеп җиткән Рамилә Зөфәровнаны бу көннәрдә кемнәр генә котламый?! Чөнки 32 ел халык мәнфәгатьләрен кайгыртып йөргән, гадилеге, тынгысызлыгы белән районда абруй казанган бу ханым - һәр җирдә үз кеше. Киләчәктә дә, әнә шулай, башкаларга кирәк булып яшәргә язсын әле.
    Рәмзия Зарипова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: