Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Язмышыма чиксез рәхмәтле мин

Әнә шулай дип кабатларга ярата Әгерҗе шәһәренең яшьтәше - 3 августта 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Валентина ВАСНЕЦОВА. Югыйсә, язмышы бик каты сыный бу ханымны, әмма сындыра алмый. Резин итекле балачак Азиатская урамында үткән балачагы турында аның күңелендә бик күп хатирәләр саклана. "Күршебездә күпчелек татарлар гына яши иде, шуңа татарча...

Әнә шулай дип кабатларга ярата Әгерҗе шәһәренең яшьтәше - 3 августта 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Валентина ВАСНЕЦОВА. Югыйсә, язмышы бик каты сыный бу ханымны, әмма сындыра алмый.
Резин итекле балачак
Азиатская урамында үткән балачагы турында аның күңелендә бик күп хатирәләр саклана. "Күршебездә күпчелек татарлар гына яши иде, шуңа татарча сөйләшергә бик тиз өйрәнгәнмен. Мин бик күп татар җырларын, татар биюләрен белә идем. Шуңа мине Нариманов урамындагы татар балалар бакчасына биргәннәр. Анда йөри башлагач, гел татарча гына сөйләшә башлаганмын. Болай булса, русчаны бөтенләй онытыр дип әти-әнием башка бакчага күчергәннәр", - дип көлеп искә ала ул. Сүз уңаеннан: Валентина Захаровна әле бүген дә татарча бик матур итеп сөйләшә. Бу яклап үз телен белмәгән татарларга үрнәк итеп куясы килә аны.
"Азиатская урамында яшәгәндә үзәккә иң үткәне урамнарның ерып йөрмәстәй пычрак булуы иде. Язгы ташулар башлангач, без вакытлыча яшәргә Казанская урамындагы әбиләргә күчә торган идек. Язын-көзен аяктан резин итекне салмадык инде. Әле дә хәтерлим: 10нчы мәктәпкә (хәзерге 3нче мәктәп) юлым элеккеге хастаханә каршыннан уза иде. Ә анда - агач тротуарлар. Безнең урамдагы пычрактан соң тып-тып басып шул тротуарлардан узган чакта и-и рәхәт була иде инде", - дип дәвам итә.
Әгерҗе дә, ул да - башка инде
Резин итекле балачак инде күптән артта калган. Азиатская урамына да таш түшәлгәненә байтак еллар узган. Валентина Захаровна ире Анатолий Васильевич белән Чайковский урамындагы фатирларында гомер кичерә бүген. Азиатская урамындагы йортларын да ташламыйлар. Тик Валентина Захаровна гына менә инде ике елдан артык анда барып йөри алмый.
..."Алабуга медучилищесында фельдшер һөнәрен үзләштереп, 1958 елда Әгерҗенең тимер юл узелы хастаханәсенә шәфкать туташы булып урнаштым. Аннан берара вокзалның "Ана һәм бала" бүлмәсендә эшләдем", - дип сөйли ул. 22 ел дәвам иткән хезмәт юлының яртысы балалар бакчасы һәм шәһәр мәктәпләрендә шәфкать туташы булып эшләүгә багышлана. Соңгы ике елында I группа инвалидлык белән дә эшләп йөри ул. "1962 елда Толя белән өйләнештек, 1963 елда кызыбыз Лена туды. Менә шул чакта нерв системасына зыян килеп, сәламәтлегем бик нык какшады", - ди Валентина Захаровна. Башта II группа бирәләр аңа, бик авырдан хәрәкәтләнә башлагач - беренчене. "Ул елларда тимер юл узелы хастаханәсе белән Раиф Ямалиев җитәкчелек итә иде. Аның янына эштән китәргә теләвем турында гариза тотып килгәч, бик озак кул куймады", - ди. Менә шулай сәламәтлеге аркасында яраткан эшеннән китәргә мәҗбүр була ул. Аннан соңгы елларда кайларда гына дәваланып карамый, тик файдасы гына тими. Ә менә ике ел фатирыннан да чыга алмавының сәбәбен 2011 елда Пугачевода булган шартлаулардан күрә. "Куркуым шундый көчле булган, күрәсең, шуннан соң кул-аякларым мине бөтенләй тыңламый башлады", - ди Валентина Захаровна.
Без шәһәребезне яратабыз
Бүген дүрт стена эчендә генә яшәсә дә, Валентина Захаровна - холкы буенча оптимист. "Тормыш юлымда һәрчак яхшы кешеләр генә очрап тора. Алар бервакытта да күңелсезләнергә ирек куймыйлар", - ди ул. Шулай да иң зур рәхмәте - 40 елга якын гомерен тимер юлга багышлаган, шуның 30 елдан артыгын йөк һәм пассажир поездлары машинисты булып эшләгән, инде 51 ел янәшәдән атлаучы ире Анатолийга. "Валентина язмышына буйсынып, елап утыручылардан түгел. Ул бик күп укый, телевизор карый, тирә-ягыбыздагы һәр вакыйгадан хәбәрдар", - ди ире үзен мактап. Шуңадыр, "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы һәм "Российская газета" - аның өстәл басмалары. "Газета укыганда кулымда һәрчак карандаш була. "Монысын Толяга укытырмын, монысын - кызым Еленага, ә монысын - оныгым Костяга" дип билгеләп барам", - ди Валентина Захаровна. "Без барыбыз да туган Әгерҗебезне бик яратабыз. Андагы матур үзгәрешләргә ихластан сөенәбез. Хәрби комиссариат бүлегендә эшләүче кызыбыз Елена, үзебез кебек үк, тормышын Әгерҗедән читтә күз алдына китерә алмый. Брянск өлкәсендә хәрби химик булып хезмәт итүче оныгыбыз Константин да ел саен Әгерҗегә ашкынып, сагынып кайта", - дип дәвам итә ул. Шуңа Шәһәр юбилее үз бәйрәме кебек кадерле аңа. "Шәһәребезне яратыгыз. Шушы ярату сезне аны тагын да матуррак итәргә этәрми калмас", - дип тели Әгерҗе шәһәре кебек үк 3 августта 75 яшен билгеләп үтүче юбиляр.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев