Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Оҗмах телик иртә киткәннәргә

    Август ахырында Исәнбайда 24 яшьлек Әлмир САБИТОВның чәчәк кебек гомере фаҗигале төстә өзелде. Бу олы хәсрәтне якыннары, туганнары, дуслары гына түгел, авыл халкы да бик авыр кичерде. Авыл җитәкчеләре, көрәш буенча тренер Рәшит Садыйков тәкъдиме белән көрәшче Әлмир истәлегенә узган атнада турнир узды. Хушлашмыйча китеп бардың Ул көн искә төшсә,...


    Август ахырында Исәнбайда 24 яшьлек Әлмир САБИТОВның чәчәк кебек гомере фаҗигале төстә өзелде. Бу олы хәсрәтне якыннары, туганнары, дуслары гына түгел, авыл халкы да бик авыр кичерде. Авыл җитәкчеләре, көрәш буенча тренер Рәшит Садыйков тәкъдиме белән көрәшче Әлмир истәлегенә узган атнада турнир узды.

    Хушлашмыйча китеп бардың
    Ул көн искә төшсә, әле дә тәннәр чемердәп куя. Күңел тула, күз алдына бик тә сөйкемле авылдашыбыз Әлмир килеп баса. Юк, ул үләргә тиеш түгел иде әле. Аның әле яшьнәп яшисе, өйләнеп балалар үстерәсе, әти-әнисе Гөлшат белән Сәетҗанга оныклар бүләк итәсе, аларның олыгайган көннәрендә ныклы таянычы буласы бар иде. Юк, ул абыйсы Рөстәмне дә берүзен калдырып китәргә тиеш түгел иде. Әнә, ничек бер-берсе өчен җан атып яшәделәр алар. Утка да, суга да бергә керделәр. Озак күрешә алмасалар, тизрәк авылга кайтып җитәләр иде. Ә анда кечкенәдән бергә уйнап үскән туганнары Ләйлә, Айнур, Ринас - барысы бергә җыелсалар, аерылыша алмыйлар иде. Бөтен бәйрәмнәрдә бергә иде бит алар.
    - Әлмирнең юклыгына ике ай вакыт узды. Аны уйламаган, искә алмаган көнебез юк. Туганнар, дуслар белән очрашсак та сүзебез гел аның турында гына бара. Ул бик тә бабабыз Сәлихҗанга охшаган иде. Аның кебек мәзәкләр сөйләргә ярата, бик җитди темага сөйләшкәндә дә берәр кызык сүз әйтеп барыбызны көлдертә иде. Әлмир нәселебездә иң оста биюче булды. Бәйрәмнәрдә "Галигә барам әле" дигән җырны башкармыйча калмый иде. Буй җиткән булсалар да, Рөстәм абыйсы белән әле дә шаярырга яраталар иде. Кеше үләсен алдан сизә, диләр. Әлмир дә сизенгәндер. Соңгы вакытта бик боек йөрде, елмаюы да үзенеке түгел иде, - ди туганы Ләйлә Сабитова.
    - Әлмир урамыбызның ямен алып китте. Илназ, Рөстәм, Айдар, Рамис, Рәниф, Денис, Руслан, Рузил - барыбыз да бер урам малайлары тәгәрәшеп үстек бит без. Үскәч тә гел бергә булдык. Әлмир авыр вакытта беребезне дә ярдәменнән ташламады. Аңа һәрчак таянырга була иде. Ачык күңелле, кешелекле иде ул, - ди дусты Рушан Нәгыймов.
    Иртәгә фаҗига буласы көнне барлык туганнар җыелышып Әлмирнең әтисе Сәетҗанның туган көнен билгеләп узарга болынга чыкканнар.
    - Юбилей булмагач туган көнне зурлап билгеләп узарга да уйламаганнар иде. Әлмир бөтен туганнарны бәйрәмгә чакырды. Бик күңелле булды, күп итеп фотосурәткә төштек. Аннан соң Әлмир бөтенебезне өйләргә озатты. Икенче көнне абыйларын Чаллыга илтеп кайтты, соңыннан безгә кунакка килде. Кич буе оныкларым белән шаярды. Без аны кичке унынчы яртыда озатып калдык. Бу соңгы күрешүебез булган икән, - ди Әлфия апа күз яшьләрен тыя алмыйча.
    Ул кичне Мәдәният йортында концерт була. Сөйгән кызы Алсуны озатканнан соң машинасына утырып өенә кайтып китә Әлмир. Һәм фаҗига килеп чыга. Ул машинасы белән баганага килеп бәрелә. Хастаханәдә яшәү белән тартышып бер тәүлек ята әле егет. Аннан соң йөрәге туктый.
    Тормышны яраткан, әти-әнисен, туганнарын, дусларын хөрмәт иткән Әлмирне соңгы юлга озатырга халык та бик күп килде. Авыр, бик авыр булды аның белән хушлашу. Бу хәсрәтле көндә ирләр дә күз яшьләрен тыя алмадылар.
    ... Саубуллашмыйча да китеп бардың,
    Үпкәбез юк, Ходай эшедер.
    Мәрхәмәтле, игелекле булдың,
    Анда да син кирәк кешедер.

    Әлфирә апа Низамованың бу шигыре Әлмиргә багышланган.
    - Кызымның сыйныфташы Әлмирнең үлемен мин дә бик авыр кичердем. Күңелемдә бер-бер артлы аңа багышланган шигырьләр туа да туа. Әлмиребез безнең күңелләрдә мәңге яшәр, - ди Әлфирә апа.
    Аны соңгы юлга озаткан көнне үк дуслары "В контакте" социаль челтәрендә төркем булдырдылар. Анда Әлмир турында бик җылы сүзләр язылган. "Без сине онытмабыз", "Дустыбыз, сине бик сагынабыз", "Син бик кешелекле, мәрхәмәтле идең"... Аннан соң "Үлем мине тетрәндерде, мин бик нык үзгәрдем", "Гомерләр, ай, кыска, матур, дус яшик" дигәннәре дә бар.

    Корыч кебек чын батырлар
    Күп ул Тугызбуйда да

    Рәшит Садыйков Исәнбайда көрәш түгәрәге ачып җибәргәч тә абыйсы Рөстәм артыннан Әлмир дә көрәш белән шөгыльләнә башлый. Бу спорт төре буенча яуланган уңышлары да шактый аның. Район күләмендә унике тапкыр - беренче, алты тапкыр икенче, өченче урыннар яулый. Районда абсолют батыр кала. Үз артыннан туганнары Айнур белән Ринасны да көрәшкә тарта.
    - Әлмирне соңгы юлга озатканда аның турнирын уздырырга кирәк дигән уй килде. Чынлап та, аның үрнәгендә бик күпләр көрәшкә тартылды бездә. Бу фикерне авыл җитәкчеләре, туганнары, дуслары да хупладылар һәм турнирны оештыруга ярдәм итәргә тырыштылар, - ди Рәшит Садыйков.
    Һәм бәйгегә әзерлек башлана. Әлмирнең фотосурәте белән бик матур медаль, Грамота ясаталар. Иганәчелек ярдәмен Кадыбаш, Иске Эсләк, Исәнбай авыл җирлекләре Советлары, Әлмирнең әти-әнисе, туганнары, дуслары күрсәтәләр.
    Кечкенәләр арасында Исәнбай һәм Кадыбаш мәктәбе укучылары бил алыштылар. Ә зурлар көрәшендә бары исәнбайлылар гына келәмгә чыкты. Әнә, Сабантуйларда күп тапкырлар батыр булып калган 40 яшьлек Илһам Ямалиев та бу көнне көчен сынап карады.
    - Көрәшченең күңеле келәмгә тартыла дип белми әйтмиләрдер инде. Түзеп тора алмадым. Әмма яшьләр безгә караганда остарак икән шул, - диде ул.
    Үз үлчәү категорияләрендә Кадыбаштан Нияз Закиров, Илдан Тулбаев, Булат Тулбаев, Айдар Закиров, Исәнбайдан Гадел Ягъфәров, Салават Җәмилев, Илсаф Әхмәдиев, Рушан Хәбиров, Алмаз Сундуков, Әлмир Шәрәфиев, Рузил Гобәйдуллин, Илшат Каиров беренчелекне яуладылар. Ә бәйгенең абсолют батыры булып Илшат Каиров калды.
    Бәйгене башыннан ахырына кадәр күзәтеп торган Әлмирнең әти-әнисе Гөлшат апа белән Сәетҗан абыйның күңелендә нинди хисләр булгандыр, әйтүе кыен. Алар көрәшчеләргә, Әлмирнең дусларына карап улларын искә төшергәннәрдер. Исән булса, ул да кулына сөлге алып келәмгә чыккан булыр иде дип уйлаганнардыр. Ни кызганыч, ул бүген безнең арада юк инде. Әмма сәхнәгә эленгән фотосурәтеннән ул: "онытмагыз, мине авылдашлар, һәрчак догада булыгыз, мин һәрвакыт сезнең белән!" дигән кебек тоелды.
    Юк, Әлмир, син - һәрчак безнең арада. Синең истәлеккә мондый турнирлар уздырылганда, дусларың сине һәрчак искә алып торганда син яшисең, син үлмәдең әле...
    Әнә, артист авылдашыбыз Ринат Бәдертдинов та күңелләргә үтеп керерлек җыр суза:
    Яшәргә икән яшәргә,
    Үзеңне жәлләмичә.
    Безгә бирелгән гомерләр
    Түгел бит әллә ничә.

    Юлларда сак йөрегез. Бер гаепсезгә яшь гомерләр өзелмәсен иде. Ә мондый ачы югалтуларны күргәннәргә сабырлык, түземлек бир, Раббым.
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: