Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Йөрәктә – бетмәс сагыш

    "Шаккаттыргыч галәмәт бу!" Кичкетаң авылында 500ләп кеше җыелган "Бер күрешү - үзе бер гомер" дигән очрашуны анда быел тәүге тапкыр катнашучылар әнә шулай бәяләде. Бишенче тапкыр табигать кочагында - авыл паркында узган бу гаҗәеп бәйрәм авылдашлар гына түгел, зур бер гаилә, туганнар очрашуын хәтерләтте. Ямьле Иж елгасы буенда урнашкан Барҗы,...

    "Шаккаттыргыч галәмәт бу!" Кичкетаң авылында 500ләп кеше җыелган "Бер күрешү - үзе бер гомер" дигән очрашуны анда быел тәүге тапкыр катнашучылар әнә шулай бәяләде. Бишенче тапкыр табигать кочагында - авыл паркында узган бу гаҗәеп бәйрәм авылдашлар гына түгел, зур бер гаилә, туганнар очрашуын хәтерләтте.
    Ямьле Иж елгасы буенда урнашкан Барҗы, Рыс, Балтач, Пелга, Мушик, Югары Барҗы, Җиләкле Чишмә авылларында яшәүчеләрне су басу дигән замана җилләре моннан дистә еллар элек төрле якларга таратты. Ул авыл кешеләре туган җиргә булган сагышларын басарга, авылдашларын күрергә, туган як һавасын туйганчы бер суларга бик сагынып җыелдылар. Әнә, бәйрәмгә Удмуртиядән, Башкортостаннан, Магнитогорск кебек ерак калалардан, Татарстаныбызның төрле төбәкләреннән, районыбыз авылларыннан күпме кеше җыелган. Сагынганда кайтып килергә туган нигезең генә түгел, туган авылың да булмаса, мондый очрашулар бигрәк кадерле шул.
    Һәрвакытта да кунак каршыларга әзерләнгән кебек төзек, кунакчыл Кичкетаң һәркемне, гадәттәгечә, бик ачык каршылады. Халкыбызның зурлыгын, осталыгын, уңганлыгын, чисталыгын раслап җилдә борынгы сөлгеләр җилферди, күңелне иркәләп-назлап талгын музыка агыла, учак өстендәге казанда тәмле ботка пешә. Шушы югалган авыллар тарихына, аның күренекле кешеләренә, каләм осталарына багышланган күргәзмә, халык ихтирамын яулаган авылдашларына багышлап ясаган стендлар янында да халык мәш килә, кочаклашып күрешүләр, очрашу шатлыгыннан чыккан күз яшьләре авылдашлар, күршеләр, дусларны искә төшерә.
    5 ел элек Авыл көнен оештыру инициативасы белән чыккан, хәзер дә аны уздыруда башлап йөрүче районыбыз имам-мөхтәсибе хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин быелгы бәйрәмне дә үзе ачып җибәрде. Аның сәламләүләренә Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев кушылды: "Бу бәйрәмне генә көтмәгез, һәрчак кайтып йөрегез, ата-бабаларыгызның каберләрен зират кылыгыз. Сезне күңелле яңалык белән сөендерә алабыз: шушы арада гына авыл башыннан зиратка кадәрге арага асфальт юл түшәлде. Димәк, хәзер безгә яңгырлар да куркыныч түгел", - диде ул һәм барлык кунакларны 8 июньдә булачак милли бәйрәмебез - Сабан туена чакырды.
    Район башлыгы Валерий Макаровның халыкны матур итеп сәламләве, аларның бүгенге шатлыгын уртаклашуы бәйрәмнең яктылыгын, җылылыгын тагын да арттырды. Валерий Владимирович мондый тарихи әһәмияткә ия булган зур чараның илһамчысына - хаҗи Мөхәммәтазат хәзрәткә соклануын белдерде. Район җитәкчесе бәйрәмгә буш кул белән килмәгән иде. Ул балалар бакчасына суыткыч бүләк итте. Ромель Мәннәпов чыгышында безнең тарихыбыз, аны белү һәм өйрәнү өчен кирәкле чаралар чагылыш тапты. Күп еллар имам вазифасы башкаручы, 85 яшендә университет тәмамлап югары белемгә ия булган, Балтач хастаханәсендә табиб булып эшләгән аксакал язучыбыз Габдулла Галиев Коръәннән сүрәләр укыды. Сәетмөхәммәт абый Хисаметдиновның вәгазен тыңлаганнан соң Шаршадыдан Гөлзар Хәбирова һәм Сәхрәдән Өммениса Ганиева мөнәҗәтләрне бик моңлы итеп көйләделәр. Сәлимә апа Ситдыйкованың мәгун аятен укуы да күңелләрне нурландырып җибәрде.
    Быелгы бәйрәмдә шигырьләр бик күп яңгырады. Яхшы шигырь язу өчен җаныңның кайнап чыгуы кирәк дип белмичә әйтмәгәннәр. Кайнап кына калмаган, күңелләрдән ташып түгелгән сагыш-юксынулар... Туган Барҗы авылын сагынып кайтучылар өчен Барҗыда туып үскән игезәк кызлар Әлфия һәм Зөлфия "Сагынам, бик сагынам сине, Барҗы" исемле шигырьләр җыентыгы алып килгәннәр. Биредә Рәмзия Җиһангәрәеваның мең юллы поэмасы һәм "Авылдашларның йөрәк авазы" бүлегендә 15 барҗылының туган авыллары турындагы шигырьләре урын алган. Үз йөрәк хисләрен бүләк итүдә Рәмзия Җиһангәрәевадан эстафетаны Рәсимә Муллахмәтова, Вәзир Шакиров, Рима Зарипова, Сания Әхмәтшина, Асия Корбангалиева, Рәсимә Нуретдинова алды. Бу кадәр матур табигатьле авыл турында дәртле һәм сагышлы матур җырлар да күп икән. Аларны районыбыз композиторлары Гафият Нигъмәтуллин, Наил Нәбиуллин, Тәлгать Гыйззәтуллин, Зилә Нәбиуллина, Фәйзрахман Вәлиев, Тәскирә Хуҗина башкардылар. Гөлзар абыстай Гатинаның Мансур Хафизов шигырьләрен укуы, яшь талант Инзилә Бәшәрованың чыгышы, Булат һәм Рәис Шәймәрдановларның гармунда уйнавы, Салават Ибраһимов һәм Ранис Сафиуллинның, Муллаян-Хәлимә Баһавиевларның, Ирек-Нәкыя Хәтбуллиннарның парлап җырлаулары күңел кылларын тибрәтте. Ирек Хәтбуллин курайда татар көйләрен башкарганда халкымның талантлы, туган нигезен онытмавына, кадерләп күңел түрендә саклый алуына сокланып утырдык. Кырынды авылында яшәүче 97 яшьлек Мәдинә әби Гыймаева бу бәйрәмне, бик күпләр кебек, сагынып көтеп алуы һәм аңа сөенеп килүе турында сөйләде.
    Кичкетаң - районда иң күп корбан чалучы авыл да бит әле ул. Кунакларны 54 килограмм корбан ите һәм Мирзаян Ижбулдин китергән 10 килограмм иттән, эшмәкәр Алмаз Зиннәтов биргән дөге ярмасыннан аш-су осталары пешергән тәмле ботка белән сыйладылар. Күчтәнәчләр белән чәй эчеп, туйганчы җыр-моң тыңлап, гөрләшеп-сөйләшеп вакыт узганы сизелмәде дә. Бу тарихи чараны оештырган Мөхәммәтазат Гатинга, Зөлфәт Нуриевка, каршы алган барлык кичкетаңлыларга рәхмәт әйтеп, ел буена җитәрлек рухи азык, матур тәэсирләр, җылы хисләр белән "Киләсе елга кадәр!" дип саубуллаштык. Алдагы елларда да, бәйрәмне алып баручы Рамилә Хикмәтуллинача әйтсәк, туганлыкның зәңгәр күперләрен очрашулар белән бизәрбез.
    Милләтпәрвәр җитәкчеләребез булганда, мондый тарихи, халыкның зур активлыгы белән уза торган чаралар оештырылганда юкка чыккан авыллар да тарих тәгәрмәче астында калып тузан бөртегенә әйләнмәс, иншаллаһ.
    Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: