Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Йөз дә ике яшьлек әби – Болгарда

Фотосурәттәге кардәшебез Хәдичә әби ХӘЛИУЛЛИНА күптән түгел изге Болгар җирләрендә булып кайтты. Ул - районыбызның иң өлкән әбисе. 9 августта 102 яшен тутырган Ак әби андагы үзгәрешләрне хәйран калып карап йөргән. "Минем анда булганым бар иде инде. Тумышым белән Сарман районы Күктәк Мирсәет авылыннан мин. Кияүгә чыкканнан соң гомерем Әлки...

Фотосурәттәге кардәшебез Хәдичә әби ХӘЛИУЛЛИНА күптән түгел изге Болгар җирләрендә булып кайтты. Ул - районыбызның иң өлкән әбисе. 9 августта 102 яшен тутырган Ак әби андагы үзгәрешләрне хәйран калып карап йөргән.
"Минем анда булганым бар иде инде. Тумышым белән Сарман районы Күктәк Мирсәет авылыннан мин. Кияүгә чыкканнан соң гомерем Әлки районы Карамалы авылында узса да, берара Казанда тегүче булып эшләп алырга туры килде. Тегү фабрикасында эшләгәндә стахановчы буларак, миңа изге Болгар җирләренә сәяхәткә бару бәхете елмайды. Пароходка утырып изге җирләргә баруыбыз - әле дә хәтеремдә. Тик ул чакта анда хәзергесе кебек корылмалар юк, күп урында бары ташлар гына иде. Бу баруымда әлеге урыннардагы үзгәрешләрне күреп шаккаттым. Ниләр генә төзеп бетермәгәннәр анда?! Безнең ерак бабаларыбызны шулай зурлаган кардәшләребезнең үзләрен дә Раббыбыз олыласын иде", - дип тәэсирләре белән уртаклашты Хәдичә әби.
"Кичен Түбән Камага балаларыбызга барып кундык та, иртүк ерак юлга кузгалдык. Әллә сәяхәткә балалары, оныклары белән бергә барганга, әллә юлыбыз ул гомер кичергән Әлки якларына таба булганга, әнинең кәефе юл буе яхшы булды. Изге җирләрдән кайтканда да үзен яхшы хис итте. Хәер, мондый ерак сәфәрләргә бару безнең әни өчен яңалык түгел инде. 100 яше тулган елны Алексеевск районы изге Биләр җирләренә экскурсиягә алып барган идек. Андагы изге чишмәләрнең суыннан авыз итү әниебезгә тән сихәте өстәгәндәй булды", - дип кушылды кызы Гөлсирә.
Ул сөйләгәндә күңелемнән: "Кызы Гөлсирә, кияве Дилүснең аны сабый баладай тәрбияләве, читтә яшәүче оныкларының карт әбиләре өчен өзелеп торуы да яшәү көче өстидер Хәдичә әбигә. Югыйсә, мондый ерак сәфәрләргә күп чакта без, яшьләр дә, чыгарга куркып торабыз бит әле", - дигән уй китмәде.
Кышын Әгерҗедәге фатирларында яшәсәләр, җәен Иж-Бәйкидәге йортларында торалар икән алар. Саф һавалы авылда яшәү дә гасырдан артык яшәүче әбинең сәламәтлегенә уңай йогынты ясамый калмыйдыр. Әнә, мин килеп кергәндә дә күзлексез гарәпчә язылган Коръән китабын укып утыра иде ул. "Күзлексез укый аласызмы?" - дигән соравыма: "Миңа 100 яшь кенә бит әле", - диде елмаеп. "Кәефе яхшы булганда, көннәр буе кулыннан Коръәнен төшерми. "Мөселман календарь"ларын да бик күп укый", - ди Гөлсирә ханым да. Әле хәзер дә даруның ни икәнен белмәүче, "хәлең ничек, әби" дигән сорауга баш бармагын күрсәтеп "менә дигән" дип җавап бирүче әби белән саубуллашканда ихлас күңелдән тән сихәте һәм һуш-зиһен теләдем. Ул да изге теләкләрен юлларга онытмады. Чын мәгънәсендә, соклану хисләре уятты миндә 102 яшьлек Ак әби. Күз генә тия күрмәсен, берүк.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев