Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Юл ярып баручылар нәселеннән

"Премьер-министрыбыз Илдар Халиков: "Менә монда Әгерҗе районыннан чыккан якташым - беренче җир эшкәртү халык комиссары Юныс Вәлиди турында кулъязмалар, документлар. Аны әтием туплап җибәрде. Бу шәхеснең исемен тарихка кертеп калдыру җаен табарга иде", - дип бер төргәк биргән иде. Юныс Вәлиди турында ишетеп белә идем, әлбәттә. Кулыма шундый кыйммәтле документлар...

"Премьер-министрыбыз Илдар Халиков: "Менә монда Әгерҗе районыннан чыккан якташым - беренче җир эшкәртү халык комиссары Юныс Вәлиди турында кулъязмалар, документлар. Аны әтием туплап җибәрде. Бу шәхеснең исемен тарихка кертеп калдыру җаен табарга иде", - дип бер төргәк биргән иде. Юныс Вәлиди турында ишетеп белә идем, әлбәттә. Кулыма шундый кыйммәтле документлар килеп кергәч, шунда ук бу шәхес турында кичекмәстән китап чыгарырга кирәк дигән фикер килде. Менә бу китап - бүген безнең кулларда".

ТР Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов китапны тәкъдим итү кичәсен әнә шулай дип башлады. "Первый нарком земледелия" дигән китапны "Республика Татарстан" газетасының танылган журналисты Шамил Мулаянов әзерләп дөньяга чыгарган. Китапка кереш сүзне Марат Әхмәтов үзе язган һәм ул якташыбыз Юныс Вәлидине "Кыю юл яручылар нәселеннән" дип атаган.
Китапны тәкъдим итү кичәсенә аны әзерләүгә зур өлеш керткән беренче халык комиссары турында моңа кадәр дә шактый бай материаллар туплап, матбугатта бастырган тарих фәннәре докторы, академик Индус Таһиров, Юныс Вәлидинең ерак туганы, озак еллар район мәгариф бүлеген җитәкләгән мәгариф ветераны Шәфкать ага Халиков, заманында Балтач мәктәбендә укыткан, хәзер Менделеев шәһәрендә яшәүче 90 яшьлек якташыбыз Хәсән ага Сәйфуллин килгәннәр иде. Ә безнең районнан бу чарада китапны әзерләүчеләргә шактый бай материаллар туплап биргән, Кичкетаң төбәгенең "аяклы тарихы" Ромель Мәннапов, "Бубилар мирасы" иҗтимагый оешмасының башкарма директоры Раиф Гәрәев, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин катнаштылар.
Балтач авылында туып-үскән, хәзергечә әйтсәк, Татарстанның беренче авыл хуҗалыгы министры (элек җир эшкәртү халык комиссары дип аталган) булган Юныс Вәлиди тормышы, эшчәнлеге, ачы язмышы турында кызыксынучы якташларыбыз өчен бу китап бик кадерле. Анда бик бай архив материаллары, фотосурәтләр, аның турында белгән шәхесләрнең истәлекләре тупланган һәм шактый гына яңа мәгълүматлар да бар.
Очрашуда бу күренекле якташыбыз турында Марат Әхмәтов, Индус Таһиров, Шәфкать Халиков, Хәсән Сәйфуллин, Ромель Мәннапов, Раиф Гәрәев сөйләделәр. Иң авыр, ачлык елларында халык комиссары булган Юныс Вәлидинең Татарстан халкын ачлыктан йолып калу өчен башкарган изге эшләре, моның өчен озак еллар нахакка "халык дошманы" исемен йөртүе, фаҗигале үлеме, соңыннан аклануы турында әйттеләр. Марат Готович шундый зур батырлыклар кылган якташыбыз турында китапны әзерләүгә зур хезмәт куйган редколлегия әгъзалары Шамил Мулаянов, Индус, Шәфкать, Хәсән агаларга, Ромель Мәннапов, Раиф Гәрәевка Рәхмәт хатлары һәм исемле сәгатьләр бүләк итте.
Юныс Вәлиди турындагы бу китап күпләрегездә кызыксыну уяткандыр, мөгаен. Әмма ул сатуда юк. Аны Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре һәм авыл китапханәләренә бүләк итеп җибәрде. Укымый калмагыз. Бу китап киләчәк буыннарга да күренекле якташыбыз турында якты истәлек булып калыр.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев