Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кадыбаш юбилярларын җитәкчеләр котлады

    Кадыбашта яшәүче Зәкия апа КАМАЛОВА һәм Миңнехәят апа ИШНИЯЗОВАны 90 яшьлек юбилейлары белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов котладылар. ЗӘКИЯ КАМАЛОВА Кечкенә генә өендә, шау чәчәккә күмелеп утырган гөлләре арасында каршы алды кунакларны Зәкия апа. - Тормышның ачысын-төчесен татырга туры килде безнең буынга:...

    Кадыбашта яшәүче Зәкия апа КАМАЛОВА һәм Миңнехәят апа ИШНИЯЗОВАны 90 яшьлек юбилейлары белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов котладылар.

    ЗӘКИЯ КАМАЛОВА

    Кечкенә генә өендә, шау чәчәккә күмелеп утырган гөлләре арасында каршы алды кунакларны Зәкия апа.

    - Тормышның ачысын-төчесен татырга туры килде безнең буынга: ачлыкны да, ялангачлыкны да күрдек. Бик авырлыклар белән яшәсәк тә ат урынына җигелеп эшләдек, - ди Зәкия апа.

    Бала вакытта ук амбарда эшли ул. Аннан апаларына ияреп урман кисәргә йөри.

    - Кышкы суыкта аякта чабата, өстә юка кием иде. Хәзер Күләгәш урманыннан агач чыгарган вакытлар искә төшсә, ничек чыдадык икән дип елап та алам. Каракүлгә кадәр ашлык ташырга туры килде бит. 70 килолы капчыкларны эх тә итми күтәрә идем, - ди Зәкия апа.

    Сугыштан яраланып кайткан авылдашы Имаметдин белән кавышып, алты бала үстерәләр. Рәфис белән Рәҗәп авылда төпләнгәннәр. Көн дә килеп әниләренең хәлен беләләр, эшләрендә булышалар. Роза - Сарапулда, Хәмит һәм төпчекләре Әлфия Ижауда яшиләр. Улы Рәвиснең фаҗигале үлеме Зәкия апаның йөрәгенә төзәлмәс яра салган. Имаметдине вафатыннан соң ул менә инде 13 ел ялгызы гына яши. Балалары кайтуын сагынып көтеп ала.

    - Алар кайтканда өйдә - бәйрәм. Ә алар югында бик ямансу. Менә шушы гөлләрем белән сөйләшеп, серләшеп уздырам көннәрне, - ди Зәкия апа.

    МИҢНЕХӘЯТ ИШНИЯЗОВА

    Чистайда туып-үскән Миңнехәятне агроном белгечлеге алгач Әгерҗегә эшкә җибәрәләр.

    Язмыштыр инде, Чистай кызы безнең якта булачак насыйп ярын очрата һәм гомерлеккә Кадыбашта төпләнеп кала. Мишәрләргә хас туры сүзле, әмма гадел Миңнехәят эшкә нык була. Башта колхозда агроном вазифасын башкара, соңыннан пекарняда ипи пешерә.

    Алтын куллы, балта остасы булган, авылда мәктәп, Мәдәният йорты һәм башка объектлар төзелешенә зур өлеш керткән ире Габтенур белән 66 ел бергә гомер иткәннәр, өч бала үстергәннәр. Миңнехәят апа гомер көзен улы Илдус белән уздыра. Соңгы вакытта сәламәтлеге какшагач Тәбәрледә яшәүче кызы Лилия үзләренә алып китсә дә, сагынуына түзә алмыйча кире авылга кайткан ул.

    - Кызымда бик рәхәт булса да, гомер көземне үз өемдә, үз түремдә уздырасым килә, - ди юбиляр.

    Лилия РӘСУЛОВА.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: