Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Кайсыгызның кулы җылы

"Кара-каршы утырып чәй эчәргә, кышкы озын кичләрдә гөрләшеп сөйләшеп утырырга, авырганда тәрбияләргә яныңда җәмәгатең булса, балаларың хәлеңне белеп, ярдәм итеп торса, картлык ул тикле куркыныч түгел. Ялгызлык куркыныч! Ялгызлык..." Халык язучысы Туфан Миңнуллинның бу сүзләре хәтергә аеруча уелып калган. Сагынуга юк дәва Бигрәк тә гомер көзләрен туган нигездән, авылдашларыңнан, күршеләреңнән...

"Кара-каршы утырып чәй эчәргә, кышкы озын кичләрдә гөрләшеп сөйләшеп утырырга, авырганда тәрбияләргә яныңда җәмәгатең булса, балаларың хәлеңне белеп, ярдәм итеп торса, картлык ул тикле куркыныч түгел. Ялгызлык куркыныч! Ялгызлык..." Халык язучысы Туфан Миңнуллинның бу сүзләре хәтергә аеруча уелып калган.

Сагынуга юк дәва
Бигрәк тә гомер көзләрен туган нигездән, авылдашларыңнан, күршеләреңнән читтә Картлар йортында уздыруның ифрат авыр икәнен үз башына төшкән кеше генә яхшы аңлыйдыр. Ә инде гомер иткән туган төбәгеңнән тамырың белән йолкып чит җирләргә алып китсәләр, моннан да авыррагы юктыр. 2010 елның ямьле август аенда Балтачтагы Картлар йортыннан 24 райондашыбызны Алабуга, Минзәлә, Чистай, Сарман, Чаллы, Азнакайдагы Картлар йортына вакытлыча гына дип алып киттеләр. Ул чактагы район җитәкчесе Фәрит Габбасов "10 елга якын эшләп, мондый авыр мизгелне күрмәгән идем. Картларның туган яктан китәргә теләмичә үкси-үкси елауларын күрү, бер әбинең "Туган якка кайтулар булмас инде"дип сулкылдавын ишетү һич күз алдымнан китми. Картлар йортын саклап кала алмавыбыз әле дә йөрәкне әрнетеп тора", дигән иде. Социаль яклау идарәсе начальнигы Сания Рәхмәтуллина райондашларыбыз урнашкан Картлар йортларында шартлар бик яхшы булуын әйтә. Әмма олыгайгач туган җирне сагыну дигән бик авыр халәт бар бит әле. Туган яктан китүләренә ике ел узса да, якташларыбызның газиз авылларын, Әгерҗене өзелеп-өзелеп сагынуларын аңлатырга сүзләр табу да читен. Ә сагынуларга юк дәва... Узган ел Чистайдагы Картлар йортыннан редакциягә хат килеп төште. Әгерҗедә яшәгән якташыбыз Равис Таҗиев туган шәһәре урамнарын, "Эт чокыры"на кадәр өзелеп сагынуын, туган як тормышы белән танышып бару өчен "Әгерҗе хәбәрләре" газетасын җибәрүебезне сорап, хәтта акча да салган иде. Менә бит нинди көчле ул җирсү, туган якның тарту көче... Хәзер газетабызны алган саен елый-елый укуы турында да хат язган ул.
"Син ялгыз түгел!"
Өлкәннәр ункөнлеге барган көннәрдә Картлар йортларындагы райондашларыбызга да кадер-хөрмәт күрсәтеләдер, әлбәттә. Ә менә туган авылларыннан, күршеләреннән җылы сүзләр язылган открытка, хат йә күчтәнәчләр белән кечкенә генә бандероль килеп төшсә, ничек күңелле булыр иде аларга. Менә шул максатны истә тотып, "Россия почтасы" октябрь аенда "Син ялгыз түгел!"дигән акция игълан итте. Бу көннәрдә сез чит җирләрдәге Картлар йортларында яшәүче авылдашларыгызга менә шундый бүләк ясап, аларны сөендерә аласыз. Картлар йортларында гына түгел, гомумән, авылыгыздагы, шәһәрдәге ялгыз яшәүче һәр өлкән кешегә шатлык бүләк итәргә мөмкин. Исемсез генә котлау открыткасы язып, яки посылка әзерләп, почта бүлекчәләренә илтеп тапшырырга була. Ә 1ноябрь көнне хат ташучылар, сез яшәгән төбәктәге ялгыз картларның исемлеген алып, хатларыгызны, күчтәнәчләрегезне аларга яки Картлар йортларында яшәүчеләргә тапшырачаклар. Авылдашларыгызның кайдагы Картлар йортларында яшәвен, адресларын безнең редакциядән (тел.22861) яки социаль яклау идарәсеннән (21086) алырга була.
Йә, кайсыгызның кулы җылы... "Син ялгыз түгел!" акциясенә кушылыгыз, хөрмәтле райондашлар!
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев