Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Картлыгы да тынычлыкта үтми

"90 яшемә җитеп, олы юбилеемда беренче тапкыр шундый дәрәҗәле җитәкчеләрдән - Илбашы Путиннан котлау алдым, район башлыгы Фәрит Габбасов үзе фатирыма килеп тәбрикләде", - ди Әгерҗедә Чайковский урамындагы йортта яшәүче Анна Павлова күз яшьләрен сөртеп. Аны тәбрикләргә бу көнне балалары, күршеләре, Кече Пурга районындагы кардәшләре, тимер юл узелы хастаханәсенең ветераннар...

"90 яшемә җитеп, олы юбилеемда беренче тапкыр шундый дәрәҗәле җитәкчеләрдән - Илбашы Путиннан котлау алдым, район башлыгы Фәрит Габбасов үзе фатирыма килеп тәбрикләде", - ди Әгерҗедә Чайковский урамындагы йортта яшәүче Анна Павлова күз яшьләрен сөртеп.
Аны тәбрикләргә бу көнне балалары, күршеләре, Кече Пурга районындагы кардәшләре, тимер юл узелы хастаханәсенең ветераннар советы рәисе Юлия Барекова да килгәннәр иде. 90 яшьлек ветеранның мондый җылы котлаулардан күңеле тулды. Владимир Путин тәбрикләвендәге " Бөек Ватан сугышының иң авыр газапларын намус белән кичергән Сезнең җиңүчеләр һәм батырлар буыны белән чиксез горурланабыз. Бу җиңүгә сезнең һәрберегез бәяләп бетергесез зур өлеш кертте. Олы юбилеегыз белән котлап, Сезгә тирән хөрмәтемне һәм рәхмәтемне җиткерәм" дигән сүзләр Анна Осиповнага дәһшәтле сугыш чорына туры килгән яшьлеген искә төшерде.
Гадәттә балачакларында, яшьлекләрендә бер сынык икмәккә тилмереп, 10-12 яшьтә нужа арбасына җигелеп, михнәт-газапны күп күреп үскән сугыш чоры буыны кешеләре белән очрашканда аларның яхшы фатирларда якыннарының ярдәмен тоеп, бүгенге тормышларына шөкерана кылып яшәүләрен күреп, сөенеп кайта идек. Ә менә Анна Осиповна белән очрашканнан соң бәхетле картлыкка бик тә лаек тыл ветеранының гомер көзе дә тынычлыкта үтмәвен күрү безгә дә авыр булды.
...1959 елда Кече Пурга районыннан Әгерҗегә күчеп килгәч тимер юл узелы хастаханәсендә иң авыр хуҗалык эшләрен башкарган ул. "Безнең буын булдыралмыйм, авыр, көчемнән килми дигән сүзләрне белмәде. Хастаханәдә кочегар булдым, урманда агач кистек, аны атлар белән алып кайтып кисү-яру да безнең өстә булды. Атлар карау, аларга печән әзерләү, территорияне тәртиптә тоту дисеңме... Ул елларда хастаханәнең үз яшелчә бакчасы бар иде. Ашханә өчен анда яшелчә дә үстердек. Эшләмәгән эш калмады", - дип искә ала Анна Осиповна. "Чын мәгънәсендә эш аты булды безнең Анна. Бу хатын ул авыр эшләргә ничек түзде икән дип аптырыйм хәзер. Тик менә 90га җитеп яхшы фатирда яши алмавы гына бик кызганыч", - дип уфтана медицина ветераны Юлия Барекова да.
Әйе, шушы яшендә дә тыл ветеранының кайнар суы, ваннасы, аерым кухнясы булган фатир күргәне булмавы бик кызганыч. Ике хуҗага уртак коридор, уртак аш-су әзерләү бүлмәсе. Күршең үзеннән яхшырак булсын, диләр бит. Ә Анна Осиповнаның бу яктан да бәхете булмаган. Йортта яшьләрнең еш кына төн урталарында да кәеф-сафа корып, тавышланып яшәүләре карчыкның бөтен тынычлыгын ала, төн йокыларын качыра. Ә яшьләргә каршы сүз әйтеп кара... Ишетмәгәнеңне ишеттерерләр. Әле ярый бу йорт буенча җаваплы Люба Кулагина көнсаен ветеранның хәлен белешеп, исерекләрнең кыланмышларына үз көче генә җитмәгәндә полицияне ярдәмгә чакырып тора.
Фәрит Гарифович юбилярның шундый шартларда яшәвен күреп, һичьюгы тынычлык урнаштыру өчен полиция хезмәткәрләренә бу йортны ныклы контрольгә алырга кушты. Тыл ветеранын яхшырак фатирга күчерү буенча төрле юллар эзләячәген дә белдерде.
Ә Анна Осиповнага килгәндә, күз тимәсен, әле үз көнен үзе күреп, балаларының ярдәмен тоеп тормыш көтеп ята. Кибетләргә дә йөри, кунаклар килүгә бик тәмле итеп пироглар, перепеч та пешергән иде. Хәтере дә менә дигән. Президентның котлау җибәрүенә һәм юбилее белән тәбрикләргә район җитәкчелегенең шулай җыелышып килүенә балалардай ихлас сөенеп калды ул.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев