Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Касайдан туксан яшьлек әби – “Ак Барс“ фанаты

Алар, мөгаен, районда 69 ел (!) бергә яшәп, туксанга җиткәндә дә парлап гомер итүче бердәнбер бәхетле пардыр. Өченче ел инде 90, 95 яшьлек мөхтәрәм Ак әбиләребезне Путин һәм район җитәкчелеге исеменнән олы юбилейлары белән котлап йөргәндә пар канатлы булып яшәгәннәрен очратканыбыз юк иде. Гадәттә, тол әбиләр, 10-15 ел элек бабайларын...

Алар, мөгаен, районда 69 ел (!) бергә яшәп, туксанга җиткәндә дә парлап гомер итүче бердәнбер бәхетле пардыр.
Өченче ел инде 90, 95 яшьлек мөхтәрәм Ак әбиләребезне Путин һәм район җитәкчелеге исеменнән олы юбилейлары белән котлап йөргәндә пар канатлы булып яшәгәннәрен очратканыбыз юк иде. Гадәттә, тол әбиләр, 10-15 ел элек бабайларын мәңгелеккә озатып, олыгайган көннәрендә йә ялгыз яки балалары тәрбиясендә гомер кичерәләр. Ә Касайда гомер итүче Маһира әби ШӘРӘФИЕВА - туксанына, үзе әйтмешли, бабасы Минһаҗетдин белән парлап килеп җиткән бәхетле карчык.
- Берүк, исән генә булсыннар, йортыбызга - йозак, миңа иптәш тә, киңәшче дә әле алар. Ирем 41 яшендә кинәт вафат булгач, янымда алар булмаса, ялгызым гына яшәү бик авыр булыр иде. Әти әле маллар да карый, кар да көри, кортлар да аның җилкәсендә. Әле менә Казандагы балалары кунакка алып киткәч тә, бик ямансуладым аларны, - ди киленнәре Гөлназ.
Әйе, язмыш өч малай һәм дүрт кыз тәрбияләп үстергән Маһира әби белән Минһаҗетдин бабайны бала хәсрәте биреп бик каты сынаган. Әти-әни өчен ике улларын үзләреннән алда гүргә илтеп куюдан да зуррак хәсрәт юк. Маһира әбинең сәламәтлегенә әле күз тимәсен, тик менә колакка гына бераз катырак. Ә Минһаҗетдин бабай - бик кызыклы әңгәмәдәш, туган авылының тарихы турында сәгатьләр буе сөйли ала. Тик сөлек кебек улларын сагынуын ул да яшерә алмады.
- Башны ташка орсаң да кире кайтмыйлар шул, кызым. Тешне кысып түзеп, мәрхүм улларыбызны сагынып, әби белән бер-беребезгә күз яшьләрен күрсәтми генә яшәп ятабыз. Әле ярый, Ходай безгә тигез картлык биргән. Бергә яшәгән төпчегебез вафат булгач, килен белән калдык. Гөлназ килен кызларыбыз кебек бик тәрбияли. Аның Девәтернәдәге әнисе, кодагыебыз Гөлсинә дә бик мәрхәмәтле, гел ярдәм итәргә генә тора. Кадыбаштагы улыбыз Ринат белән киленебез Фәния дә еш килеп, хәл белешеп торалар, - ди бабай балаларының кайгыртучанлыгын тоеп яшәүләренә сөенеп.
- Балачакта әти белән әнигә әллә ни белем алырга мөмкинлек булмаса да, картлыкларында үзләренә күрә бик белемле, кызыксынучан алар. Кайбер картлар кебек телевизордан сериаллар, татарча концертлар гына карап утырмыйлар. Гәҗит килгәнне көтеп кенә торалар. Ә телевизордан нәрсә карыйлар дисезме? 90 яшьлек әнкәй дә, әткәй дә - "Ак Барс" командасы фанатлары. Хоккей буласы көнне сәгатькә генә карап торалар. Моннан тыш, сәяси темаларга багышланган тапшыруларны, "Вести", "Время"ны онытылып карыйлар, безгә дә илдәге яңалыкларны сөйлиләр, - ди уллары Ринат.
Маһира әбекәйне район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов белән Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов олы юбилее белән котларга килгәч, аның сабый баладай сөенгәнен күрсәгез иде...
- Карале, гап-гади авыл карчыгын Әгерҗедән тикле котларга килгәннәр бит. Мин батырлык эшләгәнмени инде, - диде ул.
И-и, әбекәй, иң авыр заманнарда, сугыш чорларында алны-ялны белми эшләвегез, илгә-көнгә лаек җиде бала үстерүегез - үзе зур батырлык бит ул. Моннан да зуррак хөрмәтләүгә, бүләкләргә лаек авыл карчыклары бит сез.
- Киләсе елга 70 еллык тимер туегызга килербез әле, - дип саубуллаштык без Маһира әби һәм Минһаҗетдин бабай белән.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев