Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Көчек авылы китапханәчесе вафат

    Бүген иртән кайгылы хәбәр алдык. Көчек авылы китапханәсе китапханәчесе Фәнисә ГАЙНЕТДИНОВА вафат. 44 яшендә генә иде әле Фәнисә... Күп еллар авыл китапханәсен җитәкләгән, бик матур кичәләр уздырган, үзе дә авыл, район күләмендә узган мәдәни чараларда бик теләп катнашкан, янып-көеп эшләп йөргән Фәнисәнең кинәт гомере өзелүгә ышанасы да килми хәтта. "Үлем...

    Бүген иртән кайгылы хәбәр алдык.

    Көчек авылы китапханәсе китапханәчесе Фәнисә ГАЙНЕТДИНОВА вафат. 44 яшендә генә иде әле Фәнисә...

    Күп еллар авыл китапханәсен җитәкләгән, бик матур кичәләр уздырган, үзе дә авыл, район күләмендә узган мәдәни чараларда бик теләп катнашкан, янып-көеп эшләп йөргән Фәнисәнең кинәт гомере өзелүгә ышанасы да килми хәтта. "Үлем күз белән каш арасы" дип белми әйтмиләр икән шул.

    Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, районыбызның барлык китапханәчеләре мәрхүмәнең җәмәгате Фәниснең, газиз балалары Әнис, Инсафның, барлык якыннары һәм туганнарының олы хәсрәтләрен чын күңелдән уртаклашалар.

    Караңгы гүрләрең якты, авыр туфрагың җиңел булсын, хезмәттәшебез. Син - безнең күңелләрдә.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: