Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Кеше китә – эзе кала

    Кеше китә - эше кала. Кеше китә - эзе кала. Ташып аккан апрель сулары арабыздан сине дә алып китеп барды, Фәрит энем. 50 яшең дә тулмаган иде бит әле. Бигрәк яшьли алды шул Ходай. Дөнья мәшәкате белән сирәгрәк очрашып аралашсак та, соңгы көннәреңдә яныңда еш булырга туры килде. Күп сөйләшмәдең,...

    Кеше китә - эше кала. Кеше китә - эзе кала. Ташып аккан апрель сулары арабыздан сине дә алып китеп барды, Фәрит энем. 50 яшең дә тулмаган иде бит әле. Бигрәк яшьли алды шул Ходай.
    Дөнья мәшәкате белән сирәгрәк очрашып аралашсак та, соңгы көннәреңдә яныңда еш булырга туры килде. Күп сөйләшмәдең, әмма күзләрең, алардагы моң-сагыш барысын да сөйли иде. Хатыныңны, җил-яңгыр тидерми үстергән балаларыңны яныңнан җибәрәсең килмәде. Гомереңнең соңгы сәгатьләре бик тиздән сугасын да, дөньяның бөтен авырлыгы аларга каласын да аңлап-тоеп яттың шул син. Газиз улларыма дөньям җитеш калсын дип, көне-төне тырыштың. Гүрнәчә кебек өең балкып тора, өй түрендә - үзең утыртып, карап үстергән гөлләр. Җәй буе чәчәккә күмелеп утырган бакчаң. Эшемне балаларым дәвам итәр дип, һәммәсен аларга аңлатып-сеңдереп калырга тырыштың.
    Әйе, тормыш йөге аларга калды. Бик яшьли тол калган Гүзәлияң җилкәсенә йөкнең авырын калдырып киттең: тормыш көтәргә һәм өч малайны кеше итәргә тиеш ул. Ходай сабырлык һәм көч бирсен үзенә. Малайларың да әниләренең терәге булырга тиеш. Олы улың Салават, ундүрт кенә яшьтә булса да, моны бик яхшы аңлый, һәр эшнең рәтен белеп башкара, энекәшләрен дә өйрәтә, кечкенәдән синең кул арасында булды анысы. "Бакча эшенә Сөләйманым һәвәс, аны ул карар", - дигән идең. Сөләйман - уртанчы улың, анысына да унике генә яшь әле. Ә кечкенәсе - ун яшьлек Сәгадәтең һәрвакыт синең эш коралларың тирәсендә булаша, кисә, юына. "Сәгадәтем агач эшенә оста булыр". Болары да - синең өмет белән киләчәккә карап әйткән сүзләрең. Бирсен Ходай, балаларың өметләреңне акласын, илгә-көнгә лаеклы булып, синең исемеңә тап төшерми үссеннәр иде.
    Кызың Нурияңә дә синнән башка авыр булыр, Фәрит. Булачак табибә барысын да алдан белеп, аңлап торса да, якын кешеңне югалту бик авыр шул ул. Казан медицина академиясендә укучы кызың аерым яшәсә дә, рухи яктан да, матди яктан да синең ярдәмне тоеп яши иде. Күршеләр белән дә дус-тату булдың. Мөхәммәтнур абыйлар белән сезнең ихата арасында капка ябылып тормагандыр, бик авыр вакытларда, син хастаханәдә ятканда, хатының синең янда булганда да, Миңсылу апа көнгә ничә узгандыр аның аша. Ул балаларыңа тормыш алып барырга бик зур ярдәм итте. Әниеңнең сиксән яшьтән узган энесе Әгътәф абый белән хатыны Энҗия апа да көнаралаш хәлеңне белеп торды: яраткан энеләренең дөньядан иртә китүен бик авыр кичерде абый белән җиңги. Барыбызга да якын идең шул син.
    Сине соңгы юлга озатырга авыл кешеләре дә бик күп килгән иде. Һәркемнең күзләрендә - югалту сагышы, шулай булмыйча, син бит авылның мулласы идең. Кечкенәдән әби-бабай тәэсирендә динле-иманлы булып үстең, Казанның Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамладың, аның белән генә чикләнмичә, югары дини белем алдың. Авылда күп еллар имам булып тордың. Моңлы тавыш белән Коръән аятьләре укуың һәркемне әсир итә иде. Белемең зур булса да, башка муллалар белән киңәш-табыш итеп яшәдең. Районда да дәрәҗәң бар иде, шулай булмаса, сине соңгы юлга озатырга район муллалары имам-мөхтәсиб Хәлил хәзрәт җитәкчелегендә җыелып килерләр идемени?! Һәркем хатының, балаларың, туганнарыңның олы кайгысын уртаклашырга тырышты. Авыл башлыгы Фәнил Сираев, "Исәнбай" бүлекчәсе җитәкчесе Илшат Тукманов матди һәм рухи яктан ярдәм итсәләр, табибә Әлфия Бәхтиева һәм фельдшер Әлфия Ягъфәрова медицина ярдәме күрсәттеләр. Барлык авыл халкына, муллаларга, авыр вакытта ярдәм кулы сузган һәркемгә зур рәхмәт!
    ...Кеше китә - эзе кала, күңелдә яхшы хатирәләре саклана. Исәнбайда яшәгән энем Фәрит Җәмилевның да кылган яхшы гамәлләре күңелләрдә озак сакланыр әле. Тыныч йокла, туганым!
    Розалия КӘРИМОВА.
    Яңавыл.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: