Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Кичкетаңның Ак әбиләре

- Юбилеема кунаклар килә дигәч, Пермьнән тикле кайтып җиттем менә. Ходай насыйп иткәч, туксанынчы язымны каршылыйм бит. Балаларым бик рәхәттә, тәрбиядә яшәткәч, бу матур тормыштан кем туйсын, - дип каршы алды безне 90 яшьлек юбиляр Рәсимә әби ГАРИФУЛЛИНА. Сугыш һәм сугыштан соңгы иң авыр чорларның авылдагы бөтен михнәтен үз җилкәләрендә...

- Юбилеема кунаклар килә дигәч, Пермьнән тикле кайтып җиттем менә. Ходай насыйп иткәч, туксанынчы язымны каршылыйм бит. Балаларым бик рәхәттә, тәрбиядә яшәткәч, бу матур тормыштан кем туйсын, - дип каршы алды безне 90 яшьлек юбиляр Рәсимә әби ГАРИФУЛЛИНА.
Сугыш һәм сугыштан соңгы иң авыр чорларның авылдагы бөтен михнәтен үз җилкәләрендә күтәргән әбиләрне юбилейлары белән котларга килеп керү белән алар үзләре бүгенге җитәкчеләргә рәхмәт укып, изге теләкләр тели башлыйлар. Бу юлы да район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов белән Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев ишектә күренү белән аларга рәхмәтләрен яудыра башлады Рәсимә апа. Шундый мәрхәмәтле, эчкерсез инде безнең Ак әбиләр. Югыйсә, без - урта буын һәм яшьләр алар алдында баш иеп, кадер-хөрмәт күрсәтергә тиеш. Заманында язучы Мөхәммәт Мәһдиев "сугыш чоры балаларына һәм итәк тулы бала белән тол калган хатыннарга һәр авыл уртасына һәйкәл куяр идем", дигән иде. Тумышы белән Барҗы авылыннан булган Рәсимә апа да - менә шундый һәйкәлгә лаек тыл ветераны. Чатнама суыкларда япь-яшь авыл кызлары ач килеш Красный борда урман да кискәннәр, ерак басулардан төн кунарга кайтмый урак та урганнар, печән дә чапканнар, әле җитмәсә конюх та булып эшләгән Рәсимә апа.
- Яшь чак бит, беребез дә зарланмыйча Җиңү өчен кирәк дип эшләдек. Беркемнең дә "уф, ардым", дип нормасын үтәми туктаганын, басудан эш ташлап кайтып киткәнен хәтерләмим. Яңа гына бәби тапкан хатыннар да, сабыйларын арбага салып, басуга тартып алып киләләр иде. Кайберләренең кырда эскерт төбендә бәби тапкан чаклары да булды. Хәзер шулар күз алдыма килә дә, и-и, сугыш чорында бу авыл хатыннары бигрәк түзем, нык булганнар инде дип шаккатам, - дип искә ала Рәсимә әби.
- Мин үзем дә әнигә шаккатам. Туксан яшендә дә бер тик торасы килми аның. Миңа барырдай эш кирәк дип йөри өйдә. Бөтен җирдә чисталык-пөхтәлек ярата. Өстәлдә юылмаган касә күрсә дә, шуны тизрәк юып куя, - ди килене Нәсимә.
- Әни шушы яшендә дә юл йөрергә ярата. Әле Пермьгә безгә алып китәбез, әле Әлмәттәге апада яшәп кайта. Ул бер дә зарлануны белми, балаларга кыенлык, мәшәкать китермәсәм ярар иде дип кенә тора. Кияү-киленнәре белән дә уртак тел табып, килешеп яши. Әнине сабый баладай тәрбияләп, көнгә әллә ничә тапкыр кан басымын үлчәп, даруын биреп торучы абыебызга һәм киленебезгә рәхмәт. Туган якны сагынып, кайтып керередәй туганыбыз булуга сөенеп туялмыйм, - диде Пермьдә яшәүче Гөлсинә ханым.
- Бик озак яшәдем бу дөньяда. Хөкүмәткә дә, балаларыма да һәрчак хәер-догада. Исән булсам, 95 яшемә тагын шулай җыелышып килерсез яме, балакайларым, - дип озатты безне Рәсимә әби.
ххх
Бу көнне Кичкетаңда Рәсимә әби белән бер көнне туган тагын бер юбиляр бар иде. Җитәкчеләр авылның Ак әбисе, шигырьләр язучы, 90 яшендә дә ишегалды тутырып чәчәкләр үстерүче Рәйсә әби Зарипованы да хөрмәтләп тәбрикләделәр. Аның турында кызы Рәмзия Җиһангәрәева газетабызның 23нче санында язып чыккан иде. Кичкетаң төбәгенең аяклы тарихы булган бу Ак әбиләргә хәерле гомерләр насыйп булсын!
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев