Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Килен каенанага ниләр тиеш, нинди бурычлары бар?

Сүз кермәсен арага

Соңгы арада еш кына интернет челтәрендә «каенана тормышыбызга кысыла», «киленнән уңмадым» дип киңәш сорап язучылар артты. Берәүләр, юк-барга да бәйләнеп, бер-берсен кимсетергә тырышса, араларында әни белән кыз кебек чөкердәшеп гомер итүчеләр дә шактый. Өйдә буран чыгармыйча, ничек үзара уртак тел табып яшәргә соң? Питрәч районының Көек авылы имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов белән шул хакта сөйләштек.

– Ибраһим хәзрәт, соңгы арада еш кына: «Элек киленнәр каенанадан куркып тора иде. Бүген исә, киресенчә, киленнәр каенаналарны биетә», – дигән сүзләр ишетергә туры килә. Моның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?

– Монда бар да тәрбиядән тора. Элек киленнәр каенанадан түгел, Аллаһы Тәгаләдән, аның ачуыннан курыккан. Алар аяк очына гына басып, яулык чите белән йөзен каплап, матур гына сөйләшеп йөргән, диелә китапларда да. Ни өчен дигәндә, алар оялганнар. Ә хатын-кызны элек тә, хәзер дә нәкъ менә шушы оят булу бизәгән. Бу – аның иң күркәм сыйфаты. Хәзерге киленнәр ни өчен каенаналарын биетә? Бу – ахырзаман галәмәте. Пәйгамбәребез: «Ахырзаман алдыннан кол хатын үзенең хуҗасын тудырыр», – дигән. Хәзерге вакытта балалар – әти-әниләренә хуҗа. Нәрсә телиләр – шуны эшлиләр. Сәбәбен эзләп ерак китәсе юк. Кеше диннән, борынгы гореф-гадәтләреннән ерагайды. Шул рәвешле хәзер балалар да, үз нәфес-теләкләренә ияреп, әни булу кадерен белмиләр, кыйммәтен аңламыйлар. Каенанага хезмәтче буларак кына карыйлар. Әни булуның бөеклеген аңласалар, киленнәр дә каенана каршында биеп кенә йөрерләр иде.

– Ислам дине килен-каенана мөнәсәбәтенә нинди карашта?

– Без никахлар алып барганда вәгазь, нәсыйхәт укыганда: «Никахлашканчы сезнең үз әти-әниегез генә бар иде. Хәзер исә, бергә кушылгач, сезнең ике әтиегез, ике әниегез бар», – дибез. Ике якны да тигез күреп, ихтирамлы булып, аларга ярдәм итешеп, хөрмәтләп, хәлләрен белешеп торырга кирәк. Шуңа күрә диндәге әти-әниләргә кагылышлы һәр хәдис киленнең каенана-каенатасына да, кияүнең әби-бабасына да кагыла. Алар барысы да – кемнеңдер әти-әнисе бит! Коръәндә: «Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылыгыз һәм әти-әниегезгә карата яхшылык эшләгез, алар белән күркәм мөнәсәбәттә булыгыз. Картаеп, хәлләре киткәч, аларга «уф» та димәгез», – диелә. Әти-әни кушкан эшне дә уфтанмыйча, Аллаһка шөкер итеп, горурлык белән башкарырга кирәк. Тагын бер хәдистә: «Аллаһы Тәгалә каршында иң яхшы гамәл ул – вакытында укылган намаз һәм әти-әнигә тугрылыклы булу», – дигән юллар да бар.

– Киленнең каенана алдында нинди бурычлары бар?

– Киленнең үз анасы алдында нинди бурычлары булса, каенанасы каршында да шулай ук бурычлы. Бурычлар дигәндә, иң беренче чиратта, анаңа, каенанаңа карата игътибарлы булу, хәлләрен белешү күздә тотыла. Бер егет Пәйгамбәр янына килгән дә: «Бу җәмгыятьтә кемгә күбрәк хөрмәт күрсәтергә тиешмен?» – дип сораган. Ул аңа: «Үзеңнең әниеңә, аннары әтиеңә», – дип җавап кайтарган. Пәйгамбәребез бу хакта өч тапкыр ассызыклаган. Икенче бер хәдистә: «Җәннәт – аналарыгызның аяк астында», –  диелгән. Бу сүзләргә күпме мәгънә салынган!

– Каенананың килен алдындагы бурычларын да искәртеп китегезче.

– Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Сез җәмәгатьләрегезне җәһәннәм утыннан саклагыз. Ул җәһәннәмнең утыны кешеләр һәм ташлар булырлар», – ди. Каенана – беренче чиратта әни кеше. Балалары алдында, Аллаһы Тәгалә каршында ничек бурычлы булса, килене алдында да шулай ук җаваплы. «Ул да бит – кеше баласы. Мин аның каршында җаваплылык тоям. Үз балама биргән җылылыкны киленемә дә бирергә, аңа карата ихтирамлы булырга тиешмен», – дип уйларга тиеш. Монда барысы да: хәләл ризык белән тәэмин итү, ярдәм итешү, киңәш бирү дә күздә тотыла. Киңәш биргәндә дә дорфалык белән түгел, йомшак кына, үзеңнең тормыш тәҗрибәңнән чыгып кына эш итәргә кирәк. Гомумән, каенана килененә иң элек үзе үрнәк күрсәтергә тиеш. Малаеның нәрсә яратуын ул яхшырак белә. Бу мәсьәләдә дә ул килененә бик зур ярдәмче була ала. Менә шулай булганда гына гаиләдә бәхет, бәрәкәт, иминлек, тынычлык хөкем сөрәчәк.

– Өйдә буран чыгармыйча, үзара уртак тел табып яшәү өчен күп кирәкме?

– Дус-тату яшәү өчен күп кирәкми. Кешегә, иң беренче чиратта, игътибар, җылы сүз, күркәм мөнәсәбәт, мөгамәлә, кирәк чакта ярдәмләшү, булышу кирәк. Бу дөньяда беркем дә идеаль түгел. Шуңа күрә кешенең кимчелекле якларына күз йомып, ничек бар шул килеш кабул итәргә кирәк. Әгәр килен белән каенана икесе дә дин кушканча яшәсә, иман өстендә тырышлык куйса, бергә гомер итүнең бер авырлыгы да булмаячак. Кешенең тормышына дин кыйммәте керсә, ул бар нәрсәнең кадерен белә башлый. Кирәк чакта бер-береңә юл кую, йомшак сүзеңне кызганмау да мөһим. Йомшак итне ашау да, чәйнәү дә, йомшак урында әйбер утырту да җиңелрәк бит. Шуның кебек кеше күңеленә дә йомшаклык белән юл табу җиңелрәк. Килен белән каенана бер-берсенә ярдәм итешеп торса да, тыныч гомер итәчәкләр. Ходай Тәгалә башка берәүгә ярдәм иткән кешенең үзенә дә ярдәм кулы суза. Изгелек – изгелек булып кире кайта. Шуны да онытмасак иде. Әгәр каенана үз теләк-нәфесенә ияреп, киленгә начарлык эшләсә, дорфалык күрсәтсә, бернинди нәтиҗәгә ирешә алмаячак. Киресенчә, аны хуплап, якын итеп, ярдәмләшеп, яхшы киңәшләр биреп, яшәргә кирәк. Килен дә каенанасына үз әниседәй күреп аны ихтирам итсә, ярдәм итсә, матур сүзләрен кызганмаса, алар арасында күркәм мөнәсәбәт урнашачак.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев