“Килен кеше - ким кеше” (РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ)
Гыйбрәт булсын дип яздым
“Ак калфак” сәхифәсен даими укып барам. Каенана белән киленнәрнең бер түбә астында озак еллар тату яшәүләре турындагы язмаларыгызны ак көнләшү белән укыйм. Кем әйтмешли, чәчем белән җир себерсәм дә мондый бәхет миңа эләкмәде... Гыйбрәт өчен булсын дип язмышымны сезгә дә сөйләргә булдым.
“Яратып кияүгә чыккач, иреңне табып үстергән әнисен дә хөрмәт ит”, дияр кайберәүләр. Анысы – бик дөрес.
... Институтны тәмамлагач, каладагы әйбәт эшемне ташлап, авылга килен булып төштем. Ирем төпчек малай булгач, әнисен ялгыз калдырмыйм, бергә торачакбыз дип алдан ук кисәтеп куйды. Үзем дә өебезгә йозак та булыр, балаларны карарга да булышыр дип шатландым. Хуҗалыклары нык, абзар тулы мал-туар, кош-кортлары да ишле. 25 сутый бәрәңге бакчасын да кул белән эшкәрткән чаклар. Юк, эштән курка торган түгел мин. Без, авыл кызлары, бу йорт эшләренә балачактан күнеккән. Каенанама ул чакта әле алтмыш та тулмаган. Бергә-бергә килешеп яшәрбез, йорт эшләрен дә бүлешеп эшләрбез дип уйладым. Әмма ялгышканмын икән...
“Килен кеше - ким кеше” дигән мәкальнең хаклыгына көннән-көн инанып, үз җилкәмдә татып, сабыр итеп яшәвемә 28 ел инде.
...Килен булып төшкәннең икенче көнендә үк каенанам үз таләпләрен тезеп чыкты миңа. Җәен дүрттә торып сыерны савып көтүгә куу, сепаратордан сөт аеру, савыт-сабаларны юу, баскыч төпләрен сөртү, кош-кортларны ашату, казларны су буена илтү, бозауны болынга бәйләү миңа йөкләнде. Шуннан соң гына эшкә китәргә тиеш. Дөрес, төшке ашны әзерләү – аның өстендә. Мин исә тиз-тиз генә капкалыйм да, савыт-саба юып, болындагы бозауга су эчереп эшкә йөгерәм. Кич эштән кайтуга мең төрле мәшәкать көтә.
Каенана телевизордан мәңге бетмәс сериаллар карый да йокларга ята. Язын өй, мунча юарга булышырга үз әнием килә. Ә каенана бу мәшәкатьле көнне авылдагы сеңлесенә китә. 15-20 баш сарыкның йонын алырга да, 25-30 бройлерны, 15-20 баш казны суеп-эшкәртергә дә әнием булыша. Ул да бик сабыр, миңа да гел “кодагый белән телгә килә күрмә, түз, төшкән җиреңдә таш бул”, дип торды.
Бакчадагы яшелчәләргә су сибү, чүп утау, бәрәңгене кәтмән белән өю, көзен аны казып базга урнаштыру, карлыган-җиләкләрне җыеп эшкәртү – барысы да минем өстә булды. Беләм, авыл тормышы шундый мәшәкатьле инде диярсез. Әмма каенанамның сау-сәламәт чагы. Бергә-бергә эшләсәк, җиңелрәк булыр иде. Ирем җәен айлар буена башка авыл-шәһәрләргә төзелешкә “шабашка”га чыгып китә. Ял көннәрендә каенанамның ике кызы гаиләләре белән кайтып төшәләр. Мич ашлары пешереп, мунча ягып, аларны кунак итеп, күчтәнәчләр белән сумкаларын тутырып озату – килен җилкәсендә. Ә кунаклар, әниләрен дә ияртеп, су буена ял итәргә йә урманга җиләк-гөмбәгә китәләр. Аларның дүрт малайлары да җәйге каникулларда айлар буе бездә булалар иде.
Бер-бер артлы ике улыбыз тугач та каенанам булышуны белмәде. “Кем тапкан, шул үстерсен генә” дия иде. Пенсия акчасы үзендә булса да бер тапкыр да туган көннәренә бүләк биргәнен хәтерләмим. Улларыбызны бер яшьләре тулу белән бакчага бирдем. Кайчак иртән “эшкә соңга калам, әни, малайларны бакчага илт әле” дисәм дә, уңай җавап ишеткәнем булмады.
Иремә зарланмасам да, ул кырыкка ярылырга җитеп яшәвемне күрә иде. “Түз инде, җаныкаем, әни бер генә бит, аны ташлап башка чыга алмыйбыз”, дигәч, сабыр итә-итә яшьлегем, 30 елга якын гомерем узып та китте.
Узган ел каенанам, инсульт булып, урын өстенә ятты. 9 ай инде аны сабый урынына тәрбиялим. Кызлары хәзер сирәк кайталар. Быел үзем дә авырып хастаханәгә эләккәч, әниләрен кайтып йә вакытлыча үзләренә алып китеп карарлар дип уйлаган идем. Кая ул... Әнием белән ирем карадылар.
Үзем дә каенана булдым инде. Каладагы киленнәремә кулдан килгәнчә булышырга тырышам. Алар кайткач йорт эшләрен бергәләп гөрләшеп эшлибез. Өч оныгыбыз да җәй буе бездә. Каенана белән киленнәрнең менә шулай матур яшәүләренә ни җитә...
Бу язмамны тормышымнан зарлану өчен дип түгел, төп нигездә килен белән яшәүче кайбер усал каенаналарга гыйбрәт булсын дип яздым. “Килен кеше – ким кеше”, дип кимсетмәгез. Алар да кемнеңдер кадерле, газиз балалары бит. Картлыкта шул килен кулына каласыгызны да уйлагыз...
ИСЕМЕМ РЕДАКЦИЯ ӨЧЕН ГЕНӘ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев