Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Киленем “мировой“ минем

Моннан 33 ел элек Данияне "Төкле аягың белән, киленкәем. Күңелең май кебек йомшак, телең бал кебек татлы булсын", дип бал-май каптырып килен итеп төшергән идек. Бу сүзләр Ходайның "амин" дигән чагына туры килде. Даниянең йомшак күңеленә, тәмле телле булуына менә инде ничә еллар сөенеп, сокланып яшим. Сер түгел, киленнәрдән каенаналарын,...

Моннан 33 ел элек Данияне "Төкле аягың белән, киленкәем. Күңелең май кебек йомшак, телең бал кебек татлы булсын", дип бал-май каптырып килен итеп төшергән идек.
Бу сүзләр Ходайның "амин" дигән чагына туры килде. Даниянең йомшак күңеленә, тәмле телле булуына менә инде ничә еллар сөенеп, сокланып яшим.
Сер түгел, киленнәрдән каенаналарын, каенаналардан киленнәрен хурлап әллә нинди сүзләр ишеткән бар. Мин аларны аптырап, гаҗәпләнеп тыңлап торам. Безнең шушы еллар дәвамында бер-беребезгә ник бер авыр сүз әйткән булсын?!
...Улым Альфред белән Дания 1,5 ел матур гына очрашканнан соң өйләнештеләр. Ул чагында балаларның икесенә дә 17 яшь кенә иде. Каенана булганда минем үземә дә 35 кенә тулган иде. Әмма яшь булса да, Даниянең кулыннан килмәгән эше юк иде. Аны өйрәтәсе дә юк, бөтен эшне ялт итеп башкара да куя. Җитезлеге, чаялыгы белән дә гаҗәпләндерә иде ул. Әле бит Дания килен булып төшкәндә үземнең дә каенанам исән иде. Фатыйма әнкәйне дә тәрбияләргә бик булышты ул. Гомумән, беренче көннән үк бездә әниле-кызлы матур тормыш башланды.
Үзем 33 ел каенана белән бик тату, матур яшәгәч, киленем белән дә һәрчак ачык, тәмле телле булдым. Барлык эшне дә бергә башкарабыз. Ул белмәсә, мин өйрәтәм, мин икеләнсәм, ул ярдәм итеп җибәрә. Авызыннан "әнкәй" дигән сүз өзелми, мин дә гел "кызым" дип кенә дәшәм. Аларга үзебезнең яннан гына өй салдык. Дания аны да гөл-чәчәкләргә күмде. Бөтен җирендә тәртип, кайчан гына керсәң дә өе ялт иткән, тәмле ашы пешкән аның.
Район үзәк хастаханәсендә эшләүче киленем Дания ЙОСЫПОВАга еш кына отчетлар белән Казанга, командировкага чыгып китәргә туры килә. Кая гына барса да, мине кисәтми киткәне юк. "Әнкәй, эшләре уң булсын дип теләп тор" дип чыгып китә. "Әнкәй, мин кайттым" дип шалтыратып әйтә. Аннан үзе алып кайткан күчтәнәчләр белән гөрләшә-гөрләшә тәмләп чәй эчәбез. Олы кеше өчен балаларыннан аз гына игътибар, ихтирам булса, шул да җитә бит. Киленем белән улыма минем өчен өзелеп торганнары, һәр эштә олы ярдәмчеләрем булганнары өчен рәхмәтемне җиткерәм.
Дания белән Альфред ике балага гомер бүләк иттеләр. Хәзер үзләре әби-бабай инде. Кызлары Алисә Казанда кияүдә, уллары Айдар гаиләсе белән Әгерҗедә яши. Дания оныкларны да үзе кебек уңган-булган итеп тәрбияләде.
Килен каенана туфрагыннан ярала, диләр. Үзем дә тормыштан тәм, ямь табып, бер эштән дә курыкмый яшәдем. Киленем дә үземә ошаган дип сөенәм. Эшендә дә дәрәҗәсе бар, хезмәттәшләренең хөрмәтен яулады ул. Гаиләсендә яраткан җәмәгате, сөекле балалары булу белән бәхетле ул. Беркемгә караңгы йөз күрсәтми, булганына шөкер итеп яши белә.
50 яшьлек алтын юбилеена килеп җиткән киленем Даниягә үзе үстергән чәчәкләрдәй матур булып, безне сөендереп яшәргә язсын. Сүзгә килмәгәнгә, бер-беребезгә юл куя белгәнгә гаиләбездә иминлек, татулык безнең. Бәхетле бул, кызым Дания, дип, котлауларымны газета аша да җиткерәм.
Разия ЙОСЫПОВА.
Әгерҗе шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев