Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Коткаручылар Исәнбай пенсионерын эзли

    22 январьда Исәнбайда гомер кичерүче 78 яшьлек Сәгыйть БӘДРЕТДИНОВ югалган. Соңгы тапкыр аны Красный бор янындагы Чулман елгасына кереп киткәнлеген күргәннәр. Өстендә кара куртка, кулында документлар салынган сумка булган. Кичә коткаручылар Чулман елгасында 15 километр мәйданда эзләү эшләрен башкарганнар. Әмма әлегә Сәгыйть абый табылмаган. - Авылдашыбыз соңгы вакытта бик еш...

    22 январьда Исәнбайда гомер кичерүче 78 яшьлек Сәгыйть БӘДРЕТДИНОВ югалган.

    Соңгы тапкыр аны Красный бор янындагы Чулман елгасына кереп киткәнлеген күргәннәр. Өстендә кара куртка, кулында документлар салынган сумка булган. Кичә коткаручылар Чулман елгасында 15 километр мәйданда эзләү эшләрен башкарганнар. Әмма әлегә Сәгыйть абый табылмаган.

    - Авылдашыбыз соңгы вакытта бик еш өеннән чыгып китә иде. Күрүчеләр йә туганнарына, йә авыл җирлеге Советына хәбәр биреп барып ала торган идек, - ди Исәнбай җирлеге авыл башлыгы Фәнил Сираев.

    Ижауда яшәүче оныклары бабаларын күрүчеләр булса, 89635496991 телефонына шалтыратуларын сорыйлар. Полиция бүлегенә 22541, бердәм диспетчерлык хезмәтенә 24141 номерларына да шалтыратырга мөмкин.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: