Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Күңел чишмәләре саекмасын!

"Гади авыл кешеләре, төрле һөнәр ияләре кулларына каләм алып, сүз сәнгатенең йөзек кашы - шигърияткә омтылалар икән, бу, Тукай әйтмешли, "халык - зур ул, көчле ул, шагыйрь ул..." дигән сүз түгелмени?!" Әле күптән түгел генә табадан төшкән "Күңел чишмәләре" җыентыгының икенче кисәгенә кереш сүзендә аксакал шагыйребез, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасе...

"Гади авыл кешеләре, төрле һөнәр ияләре кулларына каләм алып, сүз сәнгатенең йөзек кашы - шигърияткә омтылалар икән, бу, Тукай әйтмешли, "халык - зур ул, көчле ул, шагыйрь ул..." дигән сүз түгелмени?!"
Әле күптән түгел генә табадан төшкән "Күңел чишмәләре" җыентыгының икенче кисәгенә кереш сүзендә аксакал шагыйребез, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасе Чыңгыз Мусин әнә шулай дип язган. Әлеге җыентыкны тәкъдим итү кичәсендә бу сүзләрнең хаклыгына тагын бер тапкыр инандык.
Тукай туган көне алдыннан районыбыз каләм осталарының шигърият сөючеләр белән очрашуы матур бер бәйрәмгә әверелде. Ә иҗат җимешләре яңа җыентыкка кергән каләмдәшләр өчен бу көн икеләтә бәйрәм булды. Чыңгыз ага әйтмешли,
"Шигырь ул - йөрәк җимеше,
Аның серен кем белә?
Ул бит һәрбер хисле җанның
Йөрәгендә өлгерә".

Менә шул йөрәк җимешеңнең дөньяга чыгуы - иҗат кешесе өчен бик зур шатлык. Бигрәк тә авылда яшәп, эшләп, күңелендәге хисләреңне, уйларыңны, борчу-шатлыгыңны шигъри юллар, хикәяләр аша башкаларга җиткерә белү сәләте һәркемгә дә бирелми. Ә бездә туган җирдән илһам алып иҗат итүче талантлар байтак. Әнә бу җыентыкка да 29 якташыбызның шигырь-хикәяләре, нәсер- парчалары кергән. Габдулла Галиев, Чыңгыз Мусин, Әлфирә Низамова, Асия Корбангалиева, Наил Нәбиуллин кебек каләм осталары моңарчы да шигырь китаплары белән сөендергәннәр иде инде. Ә Фәния Сундукова, Рәзилә Ясәвиева, Фәридә Айдарова, Фаягөл Әхмәтшина, Рәмзия Җиһангәрәева, Гөлназ Закирова, Розалия Кәримова, Зөлфия Муллина, Чулпан Нурмөхәммәтова, Фәридә Җәмилева, Рамил Хәмидуллин кебекләр өчен бу - әле беренче җыентык.
Шигырь бәйрәмен алып баручылар Чулпан Нурмөхәммәтова һәм Фәридә Айдарова авторларның барысын да тамашачы каршына чакырып хөрмәтләделәр. Иң элек сәхнә түренә мөхтәрәм аксакал язучыларыбыз Габдулла Галиев, Чыңгыз Мусин, Әлфирә ханым Низамова күтәрелделәр. Боларга иҗат чире инде күптән йоккан һәм гомер көзләрендә дә шушы "авырулары" белән безне сөендереп торалар. Аларның китапларын көндез шәм яндырып эзләсәң дә, табалмассың. Мактаулы исемнәре булмаса да, без Габдулла ага белән Чыңгыз абыйны туган төбәгебезнең халык язучылары, дибез. Беркайчан да малга, байлыкка табынмаган, халык мәхәббәтен яулаган бу аксакалларыбыз өчен иҗат һәрчак алгы урында булды. Шулай булмаса, пенсия яшендәге Чыңгыз ага, 400 чакрым ара узып, Тукай туган көнне Казанга Шигырь бәйрәменә махсус барыр идемени?! Ул бу кичәдә дә башкалага барган чакларының истәлеге итеп язылган "Мин Тукайга килдем" дигән шигырен укып, хатирәләр яңартты.
Каләмдәшләрнең иҗат җимешләрен туплап аны китап итеп дөньяга чыгаруга зур хезмәт куйган Наилә Харисовага олы рәхмәтен белдереп, Әлфирә ханым аңа татарның яраткан күчтәнәчен - чәкчәк бүләк итте.
Каләм осталарын Тукай көне, Шигырь бәйрәме һәм, әлбәттә, әлеге җыентык нәшер ителү белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм эшләр белән идарә итүче, үзе дә әдәбиятны яратучы, тарихны тирәнтен өйрәнүче, киләчәк буыннарга Әгерҗе ветеринария оешмасы, райондагы тарихи биналар, һәйкәлләр тарихларын, партия һәм совет органнарында хезмәт иткән мөхтәрәм якташларыбыз турында кулъязма китаплар язып калдырган Гомәр Шакиров килгәннәр иде. "Дөньяны матурлык саклый, диләр. Менә сезнең күңел байлыгыгыз булган шигырьләрегез дә башкалар күңелен мүкләнүдән саклый, яхшылыкка өнди, уйландыра, яшьлеккә, туган якларга алып кайта. Сезнең иҗатыгыз алдында баш иям", - диде Гомәр Шәрипович. Ижаудан килгән якташ шагыйребез Ринат Батталов та туган төбәгенең талантларга бай як булуы турында горурланып сөйләде. "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы коллективы да каләмдәшләрен бәйрәм белән котлады. Безнең өчен бу каләм осталары барысы да бик якын һәм кадерле. Аларның күбесе газетабызның актив хәбәрчеләре дә бит әле.
Кичәдә әсәрләре җыентыкка кергән каләмдәшләргә әлеге китапны бүләк итүләре күптән көтелгән мизгел булгандыр. Үз китабыңны кулга алу - сабыеңны тәүге тапкыр кулга тоткан кебек шатлыклы мизгел бит ул.
Каләм осталары арасында моңлы тавышлары белән дә тамашачыны әсир итүчеләр байтак икән. Әнә, Чулпан Нурмөхәммәтова мәрхүм әтисенә багышлап үзешчән копозитор Гафият Нигъмәтуллин белән берлектә иҗат иткән җырын башкарганда, күпләрнең күңелләре тулды. Тәнзилә Хәбибуллина башкарган җыр да аның үз иҗат җимеше иде. Зөлфия Муллина, Рәзилә Хәмидуллина башкаруындагы җырлар да тамашачы йөрәгенә сары май булып ятты. Ә Гафият ага "Уразай каеннары"н башкарып әсир итте. Мәдәният йорты каршындагы хореография коллективы кызларының биюләрен дә зал алкышларга күмде. Кичәдә "Күңел чишмәләре" иҗат түгәрәгенең гимны да тәүге тапкыр яңгырады. Аны Наилә Харисова белән Гафият Нигъмәтуллин иҗат иткәннәр.
Йөрәкләрендә шигырь уты янучыларны хөрмәтләүгә багышлаган кичәдә "Күңел чишмәләре"нең икенче җыентыгын нәшер итүдә матди ярдәм күрсәткән район башлыгы Фәрит Габбасовка, китапны әзерләүгә күп көч куйган Наилә Харисова, Фәридә Айдарова, Чулпан Нурмөхәммәтова, Гүзәлия Исмәгыйлевага авторлар тирән рәхмәтләрен белдерделәр.
...Мин туган төбәгебездә иҗат итеп ятучы якташларымны тын гына агып яткан чишмәгә тиңләр идем. Һәм бу чишмәләр киләчәктә дә саекмасын, алар сафына яшь каләм осталары да кушылсын иде.
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев