Кырыгалдарлар яңа ысуллар уйлап табалар
Январь аенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенә бер ханым мөрәҗәгать итеп, аңа Саклык банкыннан шалтыратулары хакында әйтә. Шалтыратучы мошенник булып чыга. Ир кеше үзен бүлек начальнигы Павел Константинов дип таныштыра. Ул әлеге ханымнан хезмәт хакы килә торган карта мәгълүматлары, аның кайчанга кадәр гамәлдә булуы, исәптә күпме акчасы...
Январь аенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенә бер ханым мөрәҗәгать итеп, аңа Саклык банкыннан шалтыратулары хакында әйтә. Шалтыратучы мошенник булып чыга.
Ир кеше үзен бүлек начальнигы Павел Константинов дип таныштыра. Ул әлеге ханымнан хезмәт хакы килә торган карта мәгълүматлары, аның кайчанга кадәр гамәлдә булуы, исәптә күпме акчасы калганлыгы белән кызыксына. Имеш, җинаятьчеләр әлеге ханымның картасындагы акчаларны "Тинькофф" банкы картасына күчерергә телиләр һәм бу мәгълүматларны белү шуны булдырмый калу өчен кирәк.
Әлеге ханым шунда ук Саклык банкына шалтырата. Банк картасын да яба. Шулай итеп, мошенниклар аны "кармакка каптыра" алмый кала.
Халыкны алдарга тырышуның тагын берничә гади һәм популяр ысулын атыйсы килә. Кешегә таныш булмаган номердан шалтыраталар һәм шалтырату кисәк кенә өзелә. Ә ул кеше кире шалтыраткач йә озын гудок ишетелә, йә ул "автоответчик" белән аралаша. Ике очракта да абонент счетындагы акча мошенникларныкына күчә.
Телефонга "Сәлам. Бу - Саша. Минем телефонга 100 сум акча сал әле, зинһар. Бик тиз кирәк" дигән хәбәр килүе дә бар. Сез тиз генә банкоматка барып акча саласыз. Әмма ул янә мошенниклар счетына китә.
Кырыгалдарлар халыкны алдауның яңадан-яңа ысулларын уйлап табып кына торалар. Шуңа күрә уяу һәм сак булыгыз.
Валентина ДОЛЖЕНКОВА,
Әгерҗе полиция бүлеге юрисконсульты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев