Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Көзләр алып китте сине

    Ноябрь аенда аңа 48 яшь тулган булыр иде. Көз аенда тугангадыр, ул да нәкъ шушы ел фасылында шау чәчәктә утыручы кашкарыйлар, бәрхет чәчәкләрне яратты. Кем уйлаган, гомере дә әнә шул чәчәкләрнеке кебек кыска булыр дип. Үзе яраткан гөлләр шау чәчәктә чагында якты дөньядан китеп барды ул. Кинәт... Уйламаганда... Авылдашыбыз Нәсимә...

    Ноябрь аенда аңа 48 яшь тулган булыр иде. Көз аенда тугангадыр, ул да нәкъ шушы ел фасылында шау чәчәктә утыручы кашкарыйлар, бәрхет чәчәкләрне яратты. Кем уйлаган, гомере дә әнә шул чәчәкләрнеке кебек кыска булыр дип. Үзе яраткан гөлләр шау чәчәктә чагында якты дөньядан китеп барды ул. Кинәт... Уйламаганда...

    Авылдашыбыз Нәсимә МИННӘХМӘТОВА мәдәният хезмәткәрләре өчен, чын мәгънәсендә, үз эшенең остасы иде. Мәктәп китапханәчеләре аны төгәллеге һәм бик тә җаваплы булганы өчен хөрмәт иттеләр. Ә авыл халкы өчен ул һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле гап-гади кеше булды. Ни кызганыч, әле янып-көеп эшләп йөргәндә мәрхәмәтсез каты авыру аны аяктан екты һәм яшен тизлегендә якты дөньядан алып китте.

    Кеше китә, җыры кала, диләр,

    Бер җыр калсын әле бездән дә.

    Ул җыр җанга шатлык булып керсен,

    Кояш булып кунсын йөзләргә.

    Җыр калдырыйк җиргә, нур калдырыйк,

    Җырдан калсын безнең гомерләр.

    Безнең дөрләү, безнең януларны

    Киләчәккә җырлар илтсеннәр...

    Мәдәният йортында узган кичәләрдә менә шушы шигырьне яратып укый иде ул. Әйтерсең лә, ул да үзенең гомеренең йолдыздай атылачагын сизгән... Шуңа да үзеннән соң якты эз калдырырга теләгәндәй, һәр кичә-бәйрәмне зур әзерлек белән матур итеп оештырырга тырышкандыр Нәсимә апа. Бер ай элек кенә Республика көнендә ул сөйләгән шигырьләр һаман колак төбендә чыңлап тора кебек. Концерт тәмамлангач кояш кебек балкып: "Ий, кызлар, рәхмәт сезгә. Өлкәннәр көнендә дә чыгыш ясарсыз дип ышанам. Мин сезгә таянам", - дигән иде. Ни кызганыч, Өлкәннәр көнен дә, башка бәйрәмнәрне дә синсез генә уздырырга туры килә хәзер.

    Тормыш иптәше Ленарның, әле 2 сыйныфта гына белем алучы улы Алмазның, әти-әнисенең, туганнарының бик кайгылы, хәсрәтле көннәре. Без, авылдашлар, аларга сабырлык һәм түземлек телибез. Ә Нәсимә апа һәрвакыт безнең күңелләрдә булыр. Без аның каберенә эзне суытмабыз, догабыздан калдырмабыз. Ә каберенә үзе яраткан кашкарый һәм бәрхет чәчәкләре утыртырбыз. Тыныч йокла, авылдашыбыз...

    Раилә ТИМОФЕЕВА.

    Ямурза авылы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: