Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ласка, Королева, Валюта, Барби – барысы да аны яраталар

    "Ласка, Королева, Валюта, Барби... Холкына карап, элек яңа сыерларга нинди генә кушаматлар бирми идем. Хәзер яңаларын уйлап табуы да авыр", - ди "Сарсак-Омга" ширкәтенең алдынгы сыер савучысы Галина ВАСИЛЬЕВА. Шулайдыр, Галинаның фермада эшли башлавына чирек гасыр бит инде. Шушы еллар эчендә аның кулы аша ничәмә-ничә сөтлебикә узгандыр да, ничә тапкыр...

    "Ласка, Королева, Валюта, Барби... Холкына карап, элек яңа сыерларга нинди генә кушаматлар бирми идем. Хәзер яңаларын уйлап табуы да авыр", - ди "Сарсак-Омга" ширкәтенең алдынгы сыер савучысы Галина ВАСИЛЬЕВА.

    Шулайдыр, Галинаның фермада эшли башлавына чирек гасыр бит инде. Шушы еллар эчендә аның кулы аша ничәмә-ничә сөтлебикә узгандыр да, ничә тапкыр иртәле-кичле сыер саварга туры килгәндер.

    Галина Кыяс районында туып-үскән. Зоотехник әтисе биш баласының да югары белем алуын тели. Әмма аларның язмышы башкачарак юнәлеш ала. Әнисе сыер савучы булып эшләгәнлектән, Галя кечкенәдән аңа ияреп фермага йөри. Мәктәпне тәмамлагач ветеринария техникумына укырга керсә дә, шәһәрдә яши алмый, кире авылга кайта.

    - Әти-әниләр, туган як бик сагындырды. Түзмәдем, кайттым. Укып бетерәсе калган, - дип уфтана ул хәзер.

    Әмма сыер савучы һөнәрен сайлавына һич тә үкенми.

    - Сыерларымны яратам. Алар барысын да аңлыйлар, ерактан ук таныйлар, - ди Галина.

    Шушы сүзләрне раслагандай, сыерлары арасыннан узганда һәрберсе башын сузып аңа тартыла. Ул һәр сөтлебикәнең башыннан сыйпап, иркәләп, сөйләшеп ала. Әлеге мизгел генә дә аның үз һөнәрен ни дәрәҗәдә яратуын ачык күрсәтә.

    Галина 1992 елда Сарсак-Омга егетенә кияүгә чыга һәм шунда ук фермага эшкә урнаша. Дус-тату коллективта хезмәт куюына сөенеп туялмый.

    - Галина - олы йөрәкле ханым. Хәзерге вакытта аңа бик авыр, әмма ул сер бирми. Бервакытта да зарланганы юк, - ди хуҗалык җитәкчесе Разиф Харисов.

    Чыннан да, Галинага җиңел түгел бүген. Каенанасы менә инде ун ел аяксыз. Ире инфаркт кичергән.

    - Исән булуларына сөенеп туялмыйм, - ди Галина, күңелсез уйларга урын калдырмыйча.

    Васильевларның зур гаиләсендә дуслык-татулык хакимлек итә. Каенанансын ул үз әнисе кебек хөрмәт итә. Балаларына да шундый ук тәрбия бирә алганнар.

    Галина һәр көнне иртәнге дүртенче яртыдан - аягөсте. Хуҗалыктагы эшләрне тәмамлап, сәгать бишкә кырык сигез сөтлебикәсе янына ашыга. Егерме биш ел буе бер сукмактан, бер үк вакытта...

    Екатерина САМСОНОВА.

    Автор фотосы.

    ххх

    Авыл хуҗалыгы тармагында озак елларга сузылган намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен "Сарсак-Омга" ширкәте сыер савучысы ВАСИЛЬЕВА Галина Николаевна ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: