Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Мөгаллимнәр отжимание ясый, аркан тарта

    2нче мәктәп мәгариф хезмәткәрләрен спортның кышкы төрләре буенча спартакидага җыйды. Гомумән, соңгы көннәр мәгариф хезмәткәрләре өчен чараларга бай булды. "Ел укытучысы", "Ел тәрбиячесе", "Ел белгече" бәйгеләре уңышлы үтте. Кемдер үз шәкертләрен "Созвездие-Йолдыздык" фестиваленә әзерләде. Кышкы спартакиаданың район этабы да укытучыларның өлгерлеген, чыдамлыгын сынаучы чара булды. Анда 24 коллективтан 123 педагог...

    2нче мәктәп мәгариф хезмәткәрләрен спортның кышкы төрләре буенча спартакидага җыйды.

    Гомумән, соңгы көннәр мәгариф хезмәткәрләре өчен чараларга бай булды. "Ел укытучысы", "Ел тәрбиячесе", "Ел белгече" бәйгеләре уңышлы үтте. Кемдер үз шәкертләрен "Созвездие-Йолдыздык" фестиваленә әзерләде. Кышкы спартакиаданың район этабы да укытучыларның өлгерлеген, чыдамлыгын сынаучы чара булды. Анда 24 коллективтан 123 педагог катнашты.

    Спартакиадада катнашучыларны мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев сәламләделәр.

    - Сәламәт укытучы - уңышлы укытучы, ә уңышлы укытучы - яхшы укучылар дигән сүз. Спорт бәйрәме белән сезне, хөрмәтле хезмәттәшләр, - диде Вәсилә Сафиуллина.

    Район спартакиадасы республика ярышларына барыр алдыннан уздырыла. Аңа тырышып әзерләнгәндә генә үз мәктәбеңне лаеклы күрсәтергә мөмкин.

    Ярышлар спортзалда башланып китте. Биредә укытучылар турникта күтәрелү һәм отжимание ясау осталыкларын күрсәттеләр.

    - Беренче булып чыгыш ясау куркытмыймы? - дип сорыйбыз Кичкетаң мәктәбе укытучысы Инсаф Галиевтан.

    - Сәламәт яшәү рәвеше алып барганлыктан, минем организм мондый сынауларга һәрчак әзер. 14 тапкыр күтәрелдем, бу начар күрсәткеч булырга тиеш түгел, - диде Инсаф.

    Бу төрдә 4нче мәктәптән физкультура укытучысы Руслан Закиров җиңү яулады.

    Отжимание ясаганда хатын-кызлар аеруча дулкынланды. Тик спорт өлгер дә, көчле дә булуны таләп итә. Бу уңайдан авыл хатын-кызларына тиңнәр булмавын беркем дә инкарь итмәс. Шуңа Сарсак-Омгадан Татьяна Маркитонованың барысыннан да җитезрәк булуы бер дә гаҗәп түгел.

    Педагоглар шорт-тректа да сыналдылар. Иң өлгерләр мәгариф идарәсеннән Радик Бәшәров һәм 2нче мәктәптән Гөлфия Шәймәрданова булдылар.

    - Кечкенәдән чаңгыда йөрим. Тимераякта да шуарга яратам. Шуңа спортның бу төре дә минем өчен ят түгел, - диде Сарсак-Омгадан икенче урынны алган Татьяна Байкова.

    Аркан тарту көч тә, осталык та таләп итә. Бу төр ярышта Тирсәдән Рамил Гыйнатуллин һәм Кырындыдан Елена Гельмянова җиңү яуладылар.

    Спартакиада программасына теннис уйнау да кертелгән иде.

    - Теннис уйнарга өйрәнү өчен махсус тренировкаларга йөрдек. Башта катлаулы кебек тоелса да, аннан ошап китте, - диделәр мөгаллимнәр.

    Ә иң яхшы нәтиҗәне Сарсак-Омгадан Сергей Маркитонов һәм 1нче гимназиядән Луиза Солтанова күрсәттеләр.

    Спартакиаданың иң мавыктыргыч ярышлары чаңгыда узышу булгандыр, мөгаен. Урамда 20 градустан да салкынрак булып, үзәккә үтәрдәй җил иссә дә, спорт сөючеләрнең берсе дә чаңгыга басудан баш тартмады.

    - Без бернидән дә куркымыйбыз. 25 укучыны тыңлата алабыз, төрле чараларда катнашабыз, БДИ тапшырабыз икән, димәк, бу сынауны да җиңәрбез, - диделәр битләре алсуланган укытучылар. Чаңгы юлларында җитезлектә һәм чыдамлыкта Бимадан Эдуард Михайловка һәм Күләгәштән Виктория Михайловага тиңнәр булмады.

    Быел мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары өчен аерым vip-узыш оештырылган иде. Әгәр бу тамашаны укучылар күргән булса, кемнән үрнәк алырга кирәклекне шунда ук аңлаган булырлар иде, мөгаен. Әлбәттә, әлеге үрнәк ияләре Бима директоры Эдуард Михайлов һәм Күләгәштән директор урынбасары Лидия Ишманова. Педагогика ветераннары - Күләгәш мәктәбеннән Олег Третьяков һәм Пеләмеш башлангыч мәктәп-балалар бакчасыннан Валентина Шурматованың осталыгы да ихтирамга лаек

    Төрле спорт төрләрендә җиңүчеләр Вәсилә Сафиуллина җитәкчелегендә Актаныш районына республика этабына барачаклар. Алдагы елларда безнең район командасы әлеге этапларда IV, V урыннар алган иде. Быел пьедесталга күтәрелүләрен телибез.

    Белешмә:

    Җиңүче командалар:

    Беренче - Күләгәш мәктәбе.

    Икенче - Сарсак-Омга лицее.

    Өченче - Тирсә мәктәбе.

    Любовь МИХАЙЛОВА.

    Спартакиадада төшерелгән фотоларны "ФОТОРЕПОРТАЖ" бүлегеннән карагыз.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: