Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Милләтебез сакчылары

    Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган һәм "Күңел чишмәләре" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Наилә Харисованың "Гомер йомгагын сүтәм", "Агымсулар ни сөйли" дип аталган тәүге китапларын халыкка тәкъдим итү кичәләрен берләштереп 3нче шәһәр мәктәбендә уздыру очраклы түгел. Бу шәхесләр икесе дә - милләтебез, туган тел сагында торучылар. Еллар үткән саен якыная...

    Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган һәм "Күңел чишмәләре" иҗат берләшмәсе җитәкчесе Наилә Харисованың "Гомер йомгагын сүтәм", "Агымсулар ни сөйли" дип аталган тәүге китапларын халыкка тәкъдим итү кичәләрен берләштереп 3нче шәһәр мәктәбендә уздыру очраклы түгел. Бу шәхесләр икесе дә - милләтебез, туган тел сагында торучылар.
    Еллар үткән саен якыная
    Кичәнең беренче өлеше Габдулла Тукайның туган көненә, аның вафатына багышланды. Чараны алып баручылар Чулпан Нурмөхәммәтова һәм Фәридә Хафизова моңлы "Тәфтиләү" көенә салмак кына сөйләгәндә, шагыйрьнең бөтен тормыш юлы, үлмәс шигырьләре күз алдыннан үтте. Быел Тукайның тууына - 127, вафатына 100 ел. Сөекле шагыйрьдән безне гасырлар аера. Тик ара ерагайган саен ул тагын да кадерлерәк, якынрак була бара. Сәхнә түренә Тукай оныклары - "Көмеш каләм" иҗат фестиваленең "Нәфис сүз остасы" номинациясе җиңүчеләре чыккач та күңелне шатлык хисләре биләп алды. Беренчедән, яшь сәхнә осталарының берсеннән-берсе сәнгатьле итеп сөйләүләре сокландырса, икенчедән, нәфис сүз осталары - Кадыбаштан Фәрһад Рәсүлев һәм Кичкетаңнан Инзилә Бәшәрованың шул көннәрдә Казанда Габдулла Тукай исемендәге III Россиякүләм "Тукай дәвамчылары" дип аталган шигырь укучылар бәйгесендә катнашулары турында хәбәр итүләре күңелдә горурлык хисләре уятты. Бераз алга китеп шуны да җиткерәбез: Фәрһад әлеге бәйгенең балалар төркемендә җиңү яулады. Ихлас күңелән котлыйбыз, Тукаебыз дәвамчысы!
    Туган телеңне, туган ягыңны онытма...
    Кичәнең икенче өлешендә әле генә берьюлы ике китабы табадан төшкән райондашыбыз Наилә Харисованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыруга багышланды. Актаныш районының Агыйдел куенына кереп урнашкан оҗмахка тиң гүзәл почмагы Чияледә дөньяга килгән Наилә сөекле әнисенең: "Кем булсаң да, кайда булсаң да, туган телеңне, туган ягыңны онытма", - дигән сүзләрен гомере буе күңелендә йөртә. Телебезне саклаудагы матур гамәлләре аша шушы васыятькә тугрылыгын раслап яши. Мәктәптә укыганда ук татар әдәбиятының бөтен гүзәл үрнәкләре белән диярлек танышып чыга. "Эш булмаса, көне-төне укырга да риза идем", - ди ул балачагын искә төшереп. Сүз уңаеннан: хәзер дә Әгерҗедә Наилә ханымның иң яраткан урыны китапханә икән. "Андагы рухи хәзинә дөньясыннан тәүлекләр буе чыкмаска әзер мин", - ди ул.
    Минзәлә педагогия училищесында укыганда әдәби түгәрәккә йөри студент кыз. Иҗат очкыны да шул елларда кабына. Туган авылы су басу зонасына кергәнлектән, дипломын тотып бөтенләй чит җиргә - районыбызның Кадыбаш мәктәбенә эшкә килә. Шул елны ук күрше Девәтернәдә шагыйрә Әлфирә Фәтхетдинова җитәкләгән "Чулпан" әдәби берләшмәсе белән элемтәгә кереп, аның эшендә актив катнаша башлый. Район һәм республика басмаларында беренче шигырьләре дөнья күрә. Язмыш җилләре Әгерҗегә китергәч, 34нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытуга алына. 2010 елдан районның "Күңел чишмәләре" иҗат берләшмәсен җитәкли. Наилә Ясәвиевна үткән тормыш-хезмәт юлы менә шушы берничә җөмләгә генә сыйса да, әлеге елларда язмышы таныштырган шәхесләр, дуслары, тормышында булган вакыйгалар турында язар өчен газета битләре генә җитмәс, мөгаен. Бу шәхесләр, хезмәттәшләре, якташлары әлеге кичәдә каләм иясенә иң җылы теләкләрен җиткерергә ашыктылар. Кадыбашлыларның "Наиләнең тормыштагы беренче адымнарын нәкъ безнең авылда ясавы белән горурланабыз, аны үзебезнең кызыбыз дип саныйбыз, хәзер дә бик юксынабыз", актанышлыларның "Юк, Наилә безнең кыз ул", хезмәттәшләренең "Наилә Ясәвиевна - тумыштан педагог, балалар күңеленә туган телебезнең илһамын салучы олы хәрефтән язылырга лаеклы Мөгаллимә", дусларының "Аның кебек тугры дус башка юк", иҗатташ дусларының "Син - Җир кызы, җыр кызы, моң кызы" дигән сүзләре генә дә бәйрәм хуҗасын бөтен барлыгы белән күз алдына китереп бастырды. Ә каләм остасы тәүге китапларын чыгаруга әйдәп торган, "Гомер йомгагын сүтәм" шигырьләр җыентыгына кереш сүз язган аксакал шагыйребез Чыңгыз ага Мусинга олы рәхмәтләрен җиткерде. "Туган ягын сагыну белән бергә, торган җиренә рәхмәт хисләре, яшьлек ихласлыгы белән тормыш тәҗрибәсе булган ханымның зирәклеге, мәхәббәт белән нәфрәт, халык язмышы, тормыш мәгънәсе турында уйланулар - барысы бергә үрелеп, Наилә Харисованың киңкырлы иҗат темасын тәшкил итә", - дип язган анда Чыңгыз ага.
    Әсәрләре - магнит сыман
    Шушы сүзләрнең хаклыгын раслап, кичәдә аның укучылары "Гомер йомгагын сүтәм" җыентыгындагы шигырьләрен укыганда, хезмәттәшләре "Агымсулар ни сөйли" китабындагы чәчмә әсәрләреннән өзекләрне тәкъдим иткәндә тамашачыларның күңел кыллары тибрәлми калмагандыр. "Ташландык авыл турында язган шигыреңне укыганда синең иҗат осталыгыңа бераз көнләшеп тә куйдым хәтта", - диде аксакал язучы Габдулла ага Галиев. Мәртәбәле язучының бу сүзләре белән Наилә Харисованың әсәрләрен укыган һәркем килешер. Әйе, аның иҗат җимешләре магнит сыман үзләренә тартып тора. Кичә барышында күпләрдә әлеге җыентыкларны кулларына алып, авторның барлык иҗат җимешләрен тоташтан укып чыгу теләге туганына иманым камил.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: